Дон аты
Дон аты (рус. донская) — менге-җигем атлар токымы. Токымны XV–XIX гасырларда җирле дала һәм көнчыгыш (фарсы, карабаг, гарәп, төрекмән) атлары нигезендә Дон елгасы һәм аның кушылдыклары дала җирләрендә дон казаклары китереп чыгардылар. Ахырда дон атларын рус менге (орлов-ростопчин һәм стрелецк) һәм инглиз асыл менге атлары белән кушылдырганнар. Төсе күбесенчә җирән, еш кына алтынсыман төсмерле. Җилкә биеклеге 160–163, гәүдә кыек озынлыгы 162–165, күкрәк колачы 195–198, уч колачы 20–21 см. Чыдам, ашауга талымсыз һәм салкын климат шартларында көтүдә йөртеп асрау өчен яраклы атлар. Иярле (кыдырма һәм спорт буларак) һәм җигүле (транспорт эшләрендә) кулланыла. Иң югары ипподром йөгереклеге: 2 яшьлекнең 1200 м — 1 мин 20 с; 3 яшьлекнең 2400 м — 2 мин 43,2 с. 200 км 16 сәгать эчендә узган. Русиянең Ростов өлкәсе, Казакъстанның Җамбыл һәм Алматы өлкәләрендә үрчетәләр. Токым айгырлары Төньяк Кавказ, Түбән Идел буе, Казакъстан, Кыргызстанның көтү атчылык җирләрендә җирле атларны яхшыртучы буларак кулланыла. Дон атлары нигезендә будённый аты токымы китереп чыгарылган.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.