Драхле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Драхле latin yazuında])
Драхле
Карта
Ил Польша
Координатлар 53°23'тн, 23°34'кнч

Драхле (пол. Drahle) — Польшаның Подлясье воеводалыгы Соколка повяты Соколка гминында урнашкан татар авылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

8 гасырдан бу территориядә ятвяглар дигән литвалыларга якын Балтыйк буе халкы яшәгән. 13-14 гасылардан алып 1795 елга кадәр авыл Бөек Литва кенәзлеге составында булган.

1679 елда патша Ян III Собесский ярдәме белән татарлар Драхлах, Боһоники һәм Малавич-Гурнега күченә. Ян III җирләрне 1679 елның 12 мартында Гродно өстенлекләре буенча татарларга бүләк иткән. Монда татарлар күчеп килгәнче яшәгән Драхле авылының элеккеге кешеләре Номики һәм Зашпичи авылларына күчеп китә.

1853 елда Драхлены эштән азат ителгән татар Юзеф Кричинский дигән кече лейтенанттан суд киңәшчесе Адольф Веверн сатып ала. Ул вакытта милек 309 дисәтинә йорт яны һәм крестьян җире булган; 35 крепостьлы крестьян яшәгән.

1860 елда Драхле улы Иоахимга пенсиядәге майордан мирас итеп кала. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр ул Иоахимның улы полковник Александр Вевернга карый.

1980 елларда утарда 300 дисәтинә, ә 1914 елга кадәр 167 дисәтинә төрле билгеләнештәге җир була.

1975-1998 елларда шәһәр административ рәвештә Белосток воеводалагы карамагында була.

Драхле Боһоники авылына татар юлында урнашкан. Авыл югары үсеш алган икътисад белән аерылып тора. Авылда һәм аның тирә-юнендә күп санлы гравий калкулыклары бар, аларда тау чыгару предприятиеләрендә масштаблы казу эшләре алып барыла.[1]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елныж 7 мартына авылда 144 кеше яшәгән, шулардан 66 ир-ат һәм 78 хатын-кыз. Хезмәт яшендә 88 кеше (44 ир, 44 хатын-кыз), хезмәткәчә яшьтә 30 кеше (15 ир, 15 кыз), хезмәт яшеннән узучылар 26 кеше (7 ир, 19 хатын-кыз) тәшкил итә.[2][3]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Lila Asanowicz. Żwirownie.
  2. GUS. Ludność w miejscowościach statystycznych według ekonomicznych grup wieku. Stan w dniu 31.03.2011 r. [Населення статистичних місцевостей за економічними групами віку. Стан на 31.03.2011].
  3. Згідно з методологією GUS працездатний вік для чоловіків становить 18-64 років, для жінок — 18-59 років GUS. Pojęcia stosowane w statystyce publicznej [Терміни, які використовуються в публічній статистиці].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Rąkowski Grzegorz: Polska egzotyczna I. Oficyna Wydawnicza "Rewasz", Pruszków 2005. ISBN 83-89188-37-6
  • Darmochwał Tomasz: Północne Podlasie, wschodnie Mazowsze. Agencja "TD", Białystok 2000. ISBN 83-911266-3-3
  • Podlaski Szlak Tatarski — Bohoniki. Muzułmańska Gmina Wyznaniowa w Bohonikach przy pomocy finansowej Starosty Sokólskiego, Bohoniki 2006. ISBN 83-922665-2-8