Дрейссеналар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дрейссеналар latin yazuında])

Дрейссе́налар (Dreissena) - ике кабырчыклы моллюсклар ыругы. 10 нан артык төре билгеле, Татарстан территориясендә ике: күпрәвешле дрейссеналар (D. polymorpha) һәм Буг дрейссеналары (D. bugensis). Дрейссеналар кабырчыгы яшькелт-сары төстә, 3-5 см озынлыкта, алгы өлеше очланган. Личинкалары - иркен йөзүче велигерлар. Су асты предметларына беркетелү өчен биссус сыекчасы бүлеп чыгаручы махсус бизләре белән башка кабырчыклы моллюсклардан аерыла. Үрчемле, нык булулары аркасында дрейссеналар, 1 м2 га 16 меңгә кадәр үрчеп, 10 м тирәнлеккә кадәр колонияләр барлыкка китерә.

Татарстанда дрейссеналар елга тамакларында, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында очрый. Дрейссеналар колонияләре гидротехник корылмаларның - су агызгычлар, торбалар эшен кыенлаштыра.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]