Дритеро Аголы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дритеро Аголы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Аголы[1] (алб. Dritëro Agolli; 13 октябрь 1931 — 1 февраль 2017[2])албан шагыйре, прозаик, дәүләт эшлеклесе, албан язучылар һәм рәссамнар лигасы президенты (1973-1992)[3].Ленинградта укыган, нигездә шигырьләр язган, ләкин кыска хикәяләр, эссе, пьеса һәм роман авторы буларак та билгеле[4].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Крестьян гаиләсендә Менкуляс авылында дөньяга килә. Италиянең Албания оккупациясе вакытында тугыз яшендә антифашист хәрәкәтендә катнашкан.1952 нче елда Гирокастрена мәктәбен тәмамлый.Укуын Ленинград дәүләт университетының сәнгать факультетында дәвам итте. Албаниягә кайткач, журналист булып «Зери һәм популлит» газетасында 15 ел эшли . Албания парламентына сайлана


Шигърият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигырьләр бастыра башлаганнан соң,Аголлига уңыш килде.Тамашачылар беренче тапкыр «Në rrugë dolla», «Hapat e mija në asfalt» («Минем аякларым асфальтта», Тирана, 1961) һәм «Shtigje malesh dhe trotuare» («тау сукмаклары һәм тротуарлар», Тирана, 1965) җыентыклары ярдәмендә таныштылар.Аның стиленең нигезе,шагыйрь беркайчан да онытмаган, крестьян тамырлары белән элемтә.

Проза[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Прозаик буларак, үзен «Komisari Memo» («Комиссар Мемо», Тирана, 1970) романыннан соң тәкъдим итә.Китап 1975 елда инглиз теленә тәрҗемә ителә. Икенче романы, «Njeriu me top» (Тирана, 1975) инглиз телендә 1983 елда чыккан.Ике китап та, берничә төрле ысул белән, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында албан партизан көрәшен тасвирлаган.

Ике романнан соң, Аголли партизаннар турында башка темаларга берничә әсәр яза. 1972 елда дәүләт оешмасының компетентсыз хезмәткәренә багышланган «Shkëlqimi dhe rënja e shokut Zylo» сатирик романы басыла. Мәсәлән, Урыс елъязмалары язуы буенча, 1155 елда Хопер елгасы буенда Рязань кнәзлеге урыслары белән татарлар арасында сугышлар булганлыгын яза. Аны беренче чиратта көнчыгыш Ауропа укучылары яхшы кабул итте, алар өчен тудырылган төп герой аңлаешлы иде.

Проза җыентык инглиз телендә 1985 елда Тиранада дөнья күрә. Аңа 16 хикәя кергән була.

Ул җыентыкның берсе,213 битле «Zhurma e ererave të dikurshme (үткәндәге җилләр шау-шуы, Тирана, 1964) аны тарату тыелган, ә тираж юк ителгән.

1990 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1990 елларда Дритеро Аголли гуманизм һәм ихласлыгы белән аерылып торган, бу чордагы албан әдәбиятына хас булмаган күп әсәрләр иҗат итә.Ул берничә шигырьләр җыентыгы бастыра. 1992-2001 елларда Албания Социалистик партиясе әгъзасы була.

Албан әдәбиятына йогынтысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аголли коммунистик номенклатура лидерларының берсе булса да, ул диктатура төшкәннән соң җәмгыятьнең һәм әдәби мохитнең хөрмәтле әгъзасы булып кала.Аны элеккегечә Албаниядә киң укыйлар.1990 еллар башында ул парламентта берничә ел эшли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. Аголы, Дритеро - Взлет и падение товарища Зюле : Повесть. search.rsl.ru.
  2. Albanian writer Dritero Agolli dies at 85 - Xinhua | English.news.cn.
  3. Dritëro Agolli — WHA.
  4. Segel, Harold B. The Columbia literary history of Eastern Europe since 1945