Дуло
Дуло (төрки Дулу, Ту-ли (кытай елъязмалары)) — Бөек Болгар илендә һәм Беренче Болгар дәүләтендә идарә итүче династия. Дуло нәселеннән Кубрат хан һәм аның улы Идел буе Болгарына нигез салучы Котраг килеп чыккан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күпчелек тарихчылар буенча Дуло нәселе төрки мәшһүр Ашина ыругына караган.
631 елда Кубань һәм Кырым җирләрендә Бөек Болгар иленә нигез салган Кубрат хан Дуло нәселеннән чыга. Кубрат ханның абые Моходу бүтән төрки кабиләләрен (нөшеби һәм хәзәрләрне) җиңеп, Бөек Болгар иленә барлыкка килергә булышкан.
Кайбер тарихчылар (Г. В. Вернадский, С. Рансиман, J. B. Bury, J. Marquart и Л. Мюссе) буенча Дуло нәселенең бабасы Авитохол - мәшһүр Аттила булгандыр, ләкин бүтән тарихчылар буенча Дуло нәселе Ашина нәселеннән чыкканын саныйлар.
Кубрат хан үлгәннән соң Бөек Болгар иле таркалган, уллары төрле юлларны сайлаганнар:
- Аспарух Дунай елгасына китеп, 681 елда көнбатышта яңа болгар дәүләте — башкаласы Плиска шәһәре белән Дунай Болгариясенә (шулай ук Беренче Болгар патшалыгы буларак билгеле) нигез салган,
- Батбай Төньяк Кавказда үз җирләрендә торып калган һәм хәзәрләргә буйсынган,
- Әлчек үз гаскәре белән Италиягә күчкән,
- тагы бер улы Македониягә киткән,
- һәм Котраг җитәкчелегендәге болгарлар урта Идел буена күченеп, Идел буе Болгары дәүләтенә нигез салган.
Дуло нәселеннән чыккан болгар ханнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче болгар ханнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Идел буе Болгары хакимнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дуло нәселеннән чыккан Котраг хан беренче Идел буе Болгары династиясен нигезләгән. Шиһабетдин Мәрҗаниның «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабы буенча һәм табылган тәңкәләрдә хакимнәр исемнәре буенча Идел буе Болгары дәүләтенең билгеле хакимнәре:
- Котраг
- Ирхан
- Тукый
- Айдар
- Шилки
- Батыр-Мөэмин
- Алмыш Җагфар ибн Шилки
- Микаил ибн Җагфар
- Әхмәд ибн Җагфар
- Абдуллаһ ибн Микаил
- Талиб ибн Әхмәд
- Мөэмин ибн Әхмәд
- Абд ар-Рахман ибн Мөэмин
- Абу Исхак Ибраһим ибн Мөхәммәд
- Нәзир әд-Дин
- Мустансир
- Алтынбәк
- Галимбәк
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Czamańska I. Słownik dynastii Europy. — Wydawnictwo Poznańskie. — S. 109—111.