Венера Думаева-Вәлиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Венера Думаева-Вәлиева latin yazuında])
(Думаева-Вәлиева Венера битеннән юнәлтелде)
Венера Думаева-Вәлиева
Туган телдә исем Венера Сәлах кызы Думаева-Вәлиева
Туган Кушнаренко, Башкортстан
Һөнәре шагыйрә, тәрҗемәче

Венера Сәлах кызы Думаева-Вәлиевататар шагыйрәсе, тәрҗемәче.

Венера Думаева-Вәлиева Башкортстанның Кушнаренко районы Кушнаренко авылында туа. 1957 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый, 1969-1983 елларда Мәскәү электрон техникасы институтында укыта. Беренче әдәби тәрҗемәләре матбугатта 1977 елда басыла башлый. Татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Ренат Харис, Зөлфәт һ. б.; алман шагыйрьләре Һ. Һейне, Л. Фюрнберг, Э. Штритматтер һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итә.