Думбыра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Думбыра latin yazuında])
Думбыра

Думбыралар төрләре, Казакъстан
Классификация кыллы чиртмә
Тугандаш уен кораллары
Гөслә, канун, саз
Мәшһүр музыкантлар
Хәсән Кайгы, Г.М.Макаров

Думбыра, шулай ук думбрататар халыкының кыллы чиртмә уен коралы[1]. Шулай да кыргызларда (комуз), казакъларда, үзбәкләрдә (дутар), калмыкларда, удмуртларда (домро крезь), чувашларда (тăмра), башкортларда һәм башка кардәш төрки халыкларның мәдәниятендә урын алган[1].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар думбырасының муены казакныкыннан гадәттә кыскарак һәм кыллар саны икәү.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Думбырага охшаш уен кораллары Себер, Урта һәм Үзәк Азия, Көнчыгыш Ауропа халыклары арасында таралган. Думбыра кебек уен коралы төрки, славян, фин-угыр этносларында мөһим урын биләп тора[1].

Мәҗүси чорлардан бирле думбыра халык тарафыннан яратып кулланылган[2]. Күп очракларда думбырада уйнаучы осталар әкиятчеләр булган. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында ул хан-вәзирләр сарайларындагы әкиятчеләр һәм бәет әйтүчеләре даирәсендә киң таралган уен коралы булган[3]. Шул талант ияләренең бер исеме безгә мәгълүм. Ул Сарай, Казан шәһәрләрендә иҗат иткән Хәсән Кайгы[4]. Бу чорда татарларда көчле думбыра осталары мәктәбе барлыкка килүе фараз[5].

Казан ханлыгы җимерелү белән, думбыра халык осталарында гына кала. Әмма шул вакыттан рус халкында балалайка шәкелендә киң тарала башлый[5]. Татар думбырасының соңгылары XX гасыр башында кулланыла. Бу җәһәттән безгә Вафа Бәхтияров һәм Солтан Габәшинең истәлекләре мәгълүм.[6]


« Аючылар авыл халкын җыяр өчен барабан суга, быргы кычкыртып йөри булганнар. Халык җыелып беткәч, аючылар аюларын думбыра сугып, төрле такмаклар әйтеп биетәләр. Курайчылар курай уйнап, думбырачылар думбыра сугып яшь киленнәрдән көлеп, чәнчеп, такмаклар әйтә булганнар. Аю биетеп йөрүчеләр дурт-биш кеше булып, араларында курайчы, думбырачы, җырчы, такмакчы, көлдерүчеләре була
Әхмәтвафа Бәхтияров, балачак хатирәләре (XIX гасырның уртасы)[7]
»

Думбыраны тергезү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар думбырасы рекоструцияләре: 1) Т. Ялчыгол 2) Г.Макаров

XX гасыр башында думбыра татар халкының яшәешеннән югалган диярлек. Уен коралын кайтаруга зур көч куйган шәхес - Нәкый Исәнбәт. "Татар халык табышмаклары" һәм 3-томлык "Татар халык мәкальләре" җыентыкларының кереш мәкаләләрендә ул татар халкында кулланган думбырага ифрат зур әһәмият бирә[1]. Бу карашын татар әкиятләреннән, мәкальләреннән, табышмакларынан һәм әйтемнәреннән мисаллар китереп дәлилли[1].

Уен коралын татар халкына кайтаруга зур өлеш керткән икенче шәхес - М.Нигъмәтҗанов[8]. XVIII-XIX йөзләрнең рус сәяхәтчеләре язмаларына нигезләнеп, фольклор белгече думбыра уен коралының татарларда киң кулланышын исбатлый. Татар думбырасын кайтару эшендә Т.Ялчыголның исемсез трактатында[9] бирелгән сурәтләр зур урын уйнаган. Бу сурәтләр нигезендә Г.Макаров үз реконструкция вариантын булдыра[10].

Татар халык мәкальләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Аңлаганга чебен тавышы да саз, аңламаганга думбра тавышы да әз»
  • «Думбырачы думбырачыны күрсә, кылы өзелә, ди»
  • «Туйда думбырага думбыра белән, тукмакка тукмак белән кайтаралар»
  • «Думбыра туй төшкән өйгә килешер»
  • «Ни думбыра белмәгән, Ни сызгыра белмәгән»
  • «Кызыңны үз иркенә куйсаң, думбрачыга барыр»
  • «Туй үткәч, думбыра какмыйлар»[11]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Өч томда. - 1 т . - Казан, 1959.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Макаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. - С.6.
  2. Макаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. - С.9.
  3. Макаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. - С.10.
  4. Макаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. - С.11.
  5. 5,0 5,1 Макаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. - С.20.
  6. Габяши С. Моя краткая (музыкальная) биография (рукопись) хранится в архиве ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова. Ф.60, оп.1.
  7. Бахтияров В. Аю биетеп йөрүчеләр. (Письменные воспоминания об этнографии татар мишарей Симбирской губ. сер. XIX в.) - хранятся е личном архиве археографа М.Ахмедзянова.
  8. Нигмедзянов М. Народная музыка (очерк) / / Татары Среднего Поволжья и Приуралья. - М., 1967.
  9. Монасыпов Ш. Сызылып моң чыкканда // Казан утлары, 1977. - №2 - С .158.
  10. Макаров Г. М. Домбра татар Среднего Поволжья. Страницы истории татарской музыкальной культуры. — Казань, 1991. - С.23.
  11. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Өч томда. - 1 т . - Казан, 1959.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык иҗаты