Дунгуань мәчете
Дунгуань мәчете | |
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-zh-hans" does not exist. | |
Нигезләнү датасы | 1380 |
---|---|
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Чэндун[d] |
Архитектура стиле | Кытай архитектурасы[d][1] |
Сыйдырышлык | 3000[1] |
Мирас статусы | Кытайның сакланган һәйкәлләре[d][2][3] |
![]() |
Дунгуань мәчете (кыт. 东关清真大寺) ― Кытайның Цинхай (Чиңхәй) өлкәсе административ үзәге Синин[d] (Шинин) шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Шәһәрдәге иң зур мәчет һәм Кытайда иң зур мәчетләрнең берсе..
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1380 елда Мин династиясе чорында төзелгән һәм күптән түгел генә реставрацияләнгән[5]. Яшел гөмбәзле мәчет архитектурасы Кытай һәм Урта Азия архитектурасы катнашмасыннан гыйбарәт булган. Мәчет XIX гасыр ахыры ― XX гасыр башында төзекләндерелгән. Шуннан соң мәчет сәяси бәхәсләр нәтиҗәсендә җитди зыян күрә. Әмма аны XX гасыр ахырына кадәр реставрацияләүне дәвам иткәннәр[6].
Генераллар Ма Ци[d] (1869–1931) һәм аның улы Ма Буфан[d] (1903—1975, мөселман динендәге дунган[d] милләтеннән) Цинхайның хәрби губернаторлары булганда мәчетне контрольдә тотканнар[7] [8].
Мәчет 1986 елдан Цинхай провинциясе һәйкәлләре[d] исемлегенә һәм 2013 елдан Кытай Халык Республикасының Милли һәйкәлләр[d] исемлегенә (7нче исемлеккә) кертелгән.
1989 елда дистәләгән мең мөселман ислам һәм Кытай мөселманнарына карата кимсетүле язылган китапка каршы протест белдереп, мәчет тирәсенә җыелган. 1993 елның октябрендә мәчеттә мөселманнар башка китапка каршы протест белдерә; аннары Кытай армиясе мәчеткә бәреп керә һәм протест белдерүчеләрне куып чыгара[9].
2000 елда реконструкция барышында мәчетнең яшел гөмбәзе һәм манаралары сүтелгән. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу корылмага күбрәк «кытай» кыяфәтен бирү өчен ККП[d] инициативасы буенча эшләнгән (имеш, мәчет үзенең беренчел «кытай» стилендә торгызылган)[10][11]. Мәчет җитәкчелеге сүтелгән өлеш мәдәният һәйкәле буларак беренчел корылманың өлеше булмавы турында белдергән.
Абдулла Ма Чанцин[d] (1936―2018) озак вакытлар мәчет имамы булган[12]. Аны җирләү вакытында мәчеткә өч йөз меңнән артык мөселман килгән, һәм ул Сининдагы мөселман зиратына җирләнгән[13].
Архитектура
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мәчетнең мәйданы 11 940 квадрат метр тәшкил итә. Мин династиясе идарә иткән чорда мәчет намаз залы һәм күп катлы ике манаралы бер ишегалдыннан торган. Хәзерге заман мәчете Кытай Ислам архитектура стилендә төзелгән һәм анда көнбатыш архитектурасы элементлары бар.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
«Бу саклана торган төп тарихи һәм мәдәни объект»
-
Мәчет ảркасы
-
Мәчет
-
Мәчет
-
Мәчет
-
Мәчет
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 https://www.chinahighlights.com/travelguide/muslim-china/mosque-in-china.htm
- ↑ 国家文物局全国文物地理信息平台
- ↑ 中华人民共和国国务院 国务院关于核定并公布第七批全国重点文物保护单位的通知 — 2013.
- ↑ OpenStreetMap — 2004.
- ↑ Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified pp. 498. Eye Witness Travel Guides.
- ↑ Steinhardt, Nancy Shatzman (2018). China's Early Mosques (en) pp. 249. Edinburgh University Press.
- ↑ Stéphane A. Dudoignon (2004). Devout societies vs. impious states?: transmitting Islamic learning in Russia, Central Asia and China, through the twentieth century : proceedings of an international colloquium held in the Carré des Sciences, French Ministry of Research, Paris, November 12-13, 2001. Schwarz. S. 68. ISBN 3-87997-314-8.
- ↑ Stéphane A. Dudoignon (2004). Devout societies vs. impious states?: transmitting Islamic learning in Russia, Central Asia and China, through the twentieth century : proceedings of an international colloquium held in the Carré des Sciences, French Ministry of Research, Paris, November 12-13, 2001. Schwarz. 2010-06-28 тикшерелгән.
- ↑ Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specifiedChebbi, Leila (2021). pp. 14.
- ↑ Feng, Emily. China is removing domes from mosques as part of a push to make them more 'Chinese' (ингл.), NPR.org (24 October 2021).
- ↑ Misra, Shubhangi (2021-09-13). China removes green dome, minarets from 14th century mosque in Qinghai (en-US).
- ↑ cpc.people.com.cn: 马长庆同志生平 & 马长庆阿訇逝世 - abgerufen am 4. Dezember 2019
- ↑ وفاة إمام المسلمين في الصين الإمام عبد الله ما چانغ چينغ - msf-online.com (abgerufen am 4. Dezember 2019)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Great Mosque of Xining, Dongguan - China
- Film
- Imame 2024 елның 3 декабрь көнендә архивланган.