Дуоденит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дуоденит latin yazuında])
Дуоденит
... хөрмәтенә аталган двенадцатиперстная кишка человека[d]
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d]
ICD-9-CM 535.6[1][2] һәм 535.60[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C94409[1]
 Дуоденит Викиҗыентыкта

Уникеилле эчәк ялкынсынуы (дуоденит) турында, мөгаен, күп кешеләр хәбәрдардыр. Ә менә бу авыруның ашкайнату процессын гына түгел, барлык организмны бозуын бар кеше дә белеп бетерми. Аның лайлалы тышчасындагы күзәнәкләр канга тормыш өчен кирәкле 30 дан артык гормон бүлеп чыгара. Алар ашказаны асты бизе ферментлары бүленеп чыгуына тәэсир итәләр, үт суы һәм нечкә эчәктән ферментлар бүленеп чыгуга китерәләр, бар организмның, шул исәптән, нерв системасының эчке халәтен көйләүдә катнашалар.

Уникеилле эчәк ашказанының дәвамы булып башланып китә һәм

ашказаны асты бизе ферменты, үт чыгару системасы белән тыгыз бәйләнгән. Уникеилле эчәк бар эчәклеккә активлык ритмы бирә дип исәпләнә. Аның ялкынсынуы бик еш очрый, бу афәт бигрәк тә ир-атлар арасында еш күзәтелә.

Ялкынсынуның төп сәбәпчеләре — стрептококклар, сальмонелла һәм хеликобактер бактерияләре. Бозылган ризык ашап агулану, бик әче, кайнар ризыклар ашау, кирәгеннән артык спиртлы эчемлекләр белән мавыгулар авыруга этәргеч була.

Кискен уникеилле эчәк ялкынсынуының симптомнары түбәндәгеләр: эчнең югары өлешендә көчле авырту сизелә, күңел болгана, костыра, организмны гомуми хәлсезлек чолгап ала. Вакытында дәвалаганда, авыру берничә көннән бетәргә мөмкин. Ләкин рациональ тукланмау, спиртлы эчемлекләр белән «дуслык» авыруның кабатлануына һәм катлаулануына китерә. Кабат барлыкка килгән уникеилле эчәк ялкынсынуы патологик процесска әйләнә һәм ул хроник формага күчә. Бу очракта чир бик озак | дәвам итә һәм үзен авыртулар белән генә түгел, ризык кабул иткәннән соң, ашказаны тулып тору тойгысы барлыкка килү белән дә интектерә башлый. Гадәттә, хроник уникеилле эчәк ялкынсынуы хроник гастрит авыруы белән бергә бара. Дәвалау процессының беренче өлешендә авырудан 1-2 тәүлек ач тору таләп ителә. Авыруга эчәклекне бушатырга һәм юдыртырга кирәк. Хроник уникеилле эчәк ялкынсынуын хастаханәдә дәвалыйлар. Кискен, шулай ук хроник процесслар вакытында авыруны дарулар белән дәвалау өчен бөрештерә, томалый торган, спазмолитик (эчке әгъзаларның шома 1 мускуллары спазмын бетерүче) дарулар һәм витаминнар кулланалар. Хроник уникеилле эчәк ялкынсынуы белән интеккән авырулар диспансер исәптә торырга тиеш. Чирне комплекслы дәвалауда диета мөһим урын алып тора. Рационнан әче, кыздырылган, какланган, тозлы ашамлыкларны, шулай ук консервларны, маринадларны, горчицаны, сарымсакны чыгарырга кирәк. Көненә 5-6 тапкыр кечкенә порцияләр белән ашау таләп ителә. Менюда пешерелгән ит, балык, солы, манный, дөге, кабак боткалары, яшелчә измәсе, җимеш морслары, компотлар булырга тиеш. Авыру еш кабатланып тормасын өчен, дару үләннәреннән җыелган мондый катнашма тәкъдим итәргә була: дару ромашкасы чәчәкләре — 4 өлеш, тишек яфраклы сары .1 мәтрүшкә үләне — 2 өлеш, бака яфрагы (подорожник) — 2 өлеш, бөтнек (мята перечная) — 1 өлеш, гади меңъяфрак яфраклары — 1 өлеш алына. 1 аш кашыгы катнашманы 1 стакан кайнап торган суга салып, 5 сәгать 1 төнәтергә һәм сөзгәннән соң, иртән һәм кичен ашар алдыннан яртышар I стакан эчәргә кирәк. Дәвалану өчен түбәндәге халык дәвалау ысулларын да кулланырга мөмкин.

Бака яфрагы һәм бал. 1 балкашык яңа балны 3 аш кашыгы бака яфрагы 1 согы белән болгатырга кирәк. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан 1 әр аш | кашыгы кабул итәргә. | Фәрештә чәчәге (һиндыба, цикорий). 1 аш кашыгы һиндыба порошогын 1 стакан суда кайнатырга. Термоста 12 сәгать төнәтергә. Төнәтмәне 3 өлешкә — бүлергә һәм көн дәвамында, ашарга ярты сәгать кала эчәргә тәкъдим ителә.

Бу төнәтмә агуланган вакытта да булыша.

Кычытканлы катнашма. Төнәтмә ясар өчен 30 г кычыткан яфрагы , һәм мурт эт шомырты (крушина ломкая), 10 ар г песи борчагы һәм аир тамырлары, 20 г бөтнек яфраклары алына. Әзерләү процедурасы югарыда күрсәтелгәнчә. Иртән-кичен 1/3 стакан кабул итәргә. ( Лимон бөтнеге (мелисса) һәм ромашка. Бу очракта төнәтмәне шулай ! ук әзерлибез. 30 ар г мелисса һәм борыч бөтнек яфраклары, 40 г дару ромашкасы алына. Ашарга ярты сәгать кала 1 стакан эчәргә.

Фенхельле катнашма. Төнәтмә әзерләү өчен 20 г фенхель җимешләре, 10 г артыш (можжевельник) җимешләре, 25 әр г бөтнек яфрагы һәм әнеч (тмин) җимешләре, ромашка чәчәкләре алына, һәр 1 өлеш катнашмага 10 өлеш су кирәк. Эмаль савытка салып, 15 минутка су мунчасында болгата- болгата төнәтергә. Аннан төнәтмә 45 минут суынырга тиеш. Көндезге ашны ашаганнан соң һәм йоклар алдыннан 1 әр стакан эчәргә.

Үләннәр белән дәвалауны этапларга бүлеп уздырырга да була. Мәсәлән, беренче этапта, ялкынсыну процессын бетерү өчен, мондый төнәтмә ярдәмгә килә. 1 әр аш кашыгы сары мәтрүшкә белән меңьяфрак һәм 2 шәр : аш кашыгы ромашка чәчәкләре, бөтнек, бака яфрагы алырга. 1 аш кашыгы катнашманы 0,5 л кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтергә. Сөзгәннән соң, ашарга 15 минут кала җылы килеш чирек стакан эчәргә. Дәва курсы — 2 атнадан 1 айга кадәр. Бу үләннәр җыелмасы авыртуны гына киметеп калмый, эчәклекнең перистальтикасын, ашказаны асты бизенең, бавырның һәм үт куыгының эшен яхшырта, матдәләр алмашы процессын нормаль хәлгә китерә.

Икенче этапта авыруга китерүче бактерияләр, вируслар, паразитларга > каршы һөҗүм башлана. Аларның активлыгын киметү өчен түбәндәге төнәтмәне кулланырга мөмкин. 9 аш кашыгы меңьяфрак, 7 аш кашыгы ак каен яфраклары, 5 аш кашыгы гади әрем үләне, 4 әр аш кашыгы миләүшә (фиалка) һәм яушан (вероника) яфраклары, 3 аш кашыгы саз 1 кипкәре үләне (сушеница топяная), 2 аш кашыгы ромашка һәм тырнак гөл (календула) чәчәкләре, 1 аш кашыгы тукранбаш (клевер) һәм гөлбадран (пижма) чәчәкләреннән торган җыелма алына. Аны беренче этаптагы кебек әзерләргә һәм эчәргә.

Өченче этапта уникеилле эчәк китереп чыгарган авыруларны дәвалау өчен мондый төнәтмә тәкъдим ителә. 7 аш кашыгы урам чирәме (горец птичий), 15 аш кашыгы бака яфрагы, тузганак (одуванчик) яфраклары, сары мәтрүшкә үләне, нарат җиләге яфраклары, вакланган кылыч үлән (аир) тамыры, 10 аш кашыгы меңьяфрак алына. Барысын яхшылап болгаткач, 1 аш кашыгы чимал 0,5 л кайнар суда төнәтелә. Бераз суынгач, сөзәргә.

Төнәтмә тигез порцияләр белән, ашарга ярты сәгать кала эчелә.

Югары әчелекле гастродуоденит (ашказанының уникеилле эчәккә чыгу юлы һәм уникеилле эчәкнең лайлалы тышчасы зарарлануы) авыруы булганда, икенче төрле катнашма файдалы: 30 аш кашыгы яшел солы сабагы, 20 шәр аш кашыгы бака яфрагы һәм арыслан койрыгы үләне (пустырник), 10 ар аш кашыгы аир тамыры һәм эт шомырты (крушина) тамыры һәм әнеч (тмин) орлыклары алына. 1 тәүлеккә җитә торган дозаны ясау өчен 2 аш кашыгы катнашманы 0,5 л кайнар суда, өстен ябып, 25 минут буе пешерергә кирәк. Сөзәргә һәм ашарга ярты сәгать кала, көненә 3 тапкыр 150 мл эчәргә.

Югарыда тәкъдим ителгән дәва ысулларын, уникеилле эчәк ялкынсынуы булганда, елга 2 мәртәбә кулланыгыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]