Эчтәлеккә күчү

Дутар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дутар latin yazuında])
Дутар
Рәсем
Чыгыш иле  Иран[1]
Үзәк Азия
Матди булмаган мәдәни мирас статусы Кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлеге[d][1]
Нинди веб-биттә тасвирланган ich.unesco.org/en/RL/01492(ингл.), ich.unesco.org/fr/RL/01492(фр.) һәм ich.unesco.org/es/RL/01492(исп.)
Нинди вики-проектка керә Проект:Матди булмаган мәдәни мирас[d]
Һорнбостель-Закс классификациясе 321.322
 Дутар Викиҗыентыкта

Дутар (фарс. دو تار/dutār < دو «ике» и تار «кыл»; таҗ. дутор; төрекм. dutar, tamdyra; үзб. dutor; уйг. dutar/دۇتار) – Иран, Үзәк һәм Көньяк Азия халыкларында таралган ике кыллы чиртмә музыка коралы. Дутарда уйнау - бәхшеләр иҗатының аерылмас өлеше.

Дутарлар гадәттә 1150-1200 мм озынлыктагы груша калыбындагы резонатор һәм көчле муен белән аерыла. Корпусы нечкә агач пластиналардан ябыштырыла. Дутарга, кагыйдә буларак, 13-17 эчәктән ясалган пәрдәләр һәм ике җеп озын ефәк кыллар тартыла[2].

Тавыш тәртибе астан хроматик һәм өстән диатоник. Аралыгы: 12 октава. Тавышы нечкә, үзенчәлекле яңгырау белән (дека буйлап тырнакларның шуышуыннан) [3].

Дутарны халык һәм профессиональ башкаручылар соло һәм ансамбль коралы, шулай ук җырлау өчен аккомпанемент буларак кулланалар. Кечкенә пьесалар һәм мәкамнең инструменталь өлешләрен башкаралар.

Урыс рәссамы Верещагинның "Җырлаучы уйгыр" картинасы, "Төркестан сериясеннән", 1870 ел.
  1. 1 2 Representative List of the Intangible Cultural Heritage of Humanity, Liste représentative du patrimoine culturel immatériel de l’humanité, Lista Representativa del Patrimonio Cultural Inmaterial de la Humanidad
  2. Дутар // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: «Қазақ энциклопедиясы», 2005. — Т. II. — ISBN 9965-9746-3-2.
  3. Дутар // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: «Қазақ энциклопедиясы», 2005. — Т. II. — ISBN 9965-9746-3-2.

Сокровища Самаркандского музея. Проспект. Ташкент. 1983. Тираж 10000