Эчтәлеккә күчү

Дуһалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дуһалар latin yazuında])
Дуһалар
Үз аталышы

духа, туъhа, урянхай уйгырлары

гомуми сан

208 (2020)[1]

яшәү җире

Монголия Монголия

Теле

дуһа, монгол

Дине

шаманизм, буддачылык

Бүтән халыкка керүе

төрки халыклар, монгол халыклары

Кардәш халыклары:

сойотлар, тофалар, тывалар, монголлар

 Дуһалар Викиҗыентыкта

Дуһалар, цаатаннар (монг. цаатан, үзатамалары дуһа) — Монголиядә яшәүче азсанлы төрки телле халык [2]. «Цаатан» этнонимы шулай ук монгол телле урянхайларда һәм калмык-тургут ыруларында очрый[3][4]. Дуһа кабиләсе шулай ук Монголиядәге дүрт төрки кабиләнең берсе.

2000 ел җанисәп нәтиҗәләре буенча дуһалар саны якынча 303 кеше тәшкил иткән, 2010 ел җанисәп буенча 282 кешегә калган. 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча 208 кеше. Дингә ышанучы дуһалар ― шаманизм тарафдарлары (57 %) һәм буддачылар (10 %), дингә ышанмаучылар ― 33 % [5].

Монголиянең төньяк-көнбатышында Дархад казанлыгында(рус.), Хөвсгөл аймагында(рус.) яшиләр. Альтернатив атамалары — тувиннар (Lattimore 1965: 455). Күбесенчә боланчылык белән шөгыльләнәләр. Ел әйләнәсе традицион яшәү тораклары булган урц (чумда) яшиләр. Хәзерге вакытта туристларга курчак сувенирлар сатып һәм аларны кулга ияләштерелгән боланнарда йөртеп тә акча эшлиләр.

Яши торган чумнары
Россиядәге тывалар һәм Монголиядәге дуһаларның яшәү ареалы
Дуһа шаманы йолага әзерләнә. Төньяк Монголия, Хөвсгөл аймагы

Дуһалар монгол, төрки һәм самоед(рус.) кабиләләре кушылып килеп чыккан дип фараз ителә[6].

«Цаа» – «болан», «цаатаннар» — «боланнарга ия булган кешеләр», ягъни «болан үрчетүчеләр» дигәнне аңлата. Берничә ел дуһаларның мәдәниятен өйрәнгән монгол этнографы Бадамхатан раслаганча, дуһалар үзләрен урянхай уйгырлары дип, телләрен — уйгыр теле дип саныйлар икән[7].

Г. О. Авляев фикеренчә, монголларда «цаатан» этнонимы ― «цагатан» сүзенең кыскартылган формасы, ул «ниндидер ак әйбергә ия булганнар» мәгънәсендә йөри[8].

Дуһаларның этник составында: уруд[9] (урат) [3], каштаг, балгаш (балыкчи [9], балигч [10], балыкшы [3]), додот (тоду [9], аг-тоду, кара-тоду [11]), соён[9] (соян)[3]), соён (соян) (хертек, белмей, салчакларны кертеп [11]), зоот [9] (жогд [11], чооду, чота [12], чооды[13])), сорс, даргалар, дэмжээ [9] (демчи)[3], хэрдэг [9], хойюк, тарга, найдан [3], хуулар (хара хуулар, цагаан хуулар) [11], соён кыргиз, ханачи, маат ырулары бар дип исәпләнә [14].

«Цаатан» этнонимы Хөвсгөл урянхайларында (баруун цаатан, зуун цаатан нәселләре) [9] һәм калмыклар арасында очрый. Калмык-торгутлар составына цаатан, кереит-цаатан (цаадин керәд), аха-цаатан, бага-цаатан, ики-цаатан, эркетен-цаатан,тривуд-цаатан, хорняхин-цаатан ырулары керә [15]. Генетикларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, торгутлар составындагы цаатаннар HLA маркерлар системасы буенча Хөвсгөл дуһаларына караганда халха-монголларга якынрак[16].

  1. https://www.1212.mn/en/statistic/file-library/view/47811308
  2. Elisabetta Ragagnin (2011). Dukhan, a Turkic Variety of Northern Mongolia, Description and Analysis, Harrassowitz Verlag, Wiesbaden.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Тувинцы Монголии и Китая. docplayer.ru. әлеге чыганактан 2018-11-16 архивланды. 2018-11-15 тикшерелгән.
  4. Авляев Г. О. Происхождение калмыцкого народа. — Калмыцкое книжное издательство, 2002. — С. 124. — 325 с.
  5. Результаты переписи населения 2010 года(монг.)
  6. Нанзатов Б. З. {{{башлык}}} // Сибирский сборник. — № 4. — С. 552—561.
  7. Жуковская Н.Л. Цаатаны — имеющие оленей. Вокруг Света. Январь 1994.
  8. Бакаева Э. П. {{{башлык}}} // Вестник Калмыцкого института гуманитарных исследований РАН. — № 2. — С. 68—74.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 9,6 9,7 Нанзатов Б. З. {{{башлык}}} // Известия Иркутского государственного университета. Серия: Геоархеология. Этнология. Антропология. — № 2.
  10. Очир А. Монгольские этнонимы: вопросы происхождения и этнического состава монгольских народов. Элиста: КИГИ РАН, 2016, стр. 175-178. ISBN 978-5-903833-93-1
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 Нанзатов Б. З. К этногенезу цаатанов, дархатов и хубсугульских урянхайцев (по материалам этнонимии) // Мир Центральной Азии-2. — Улан-Удэ, 2008. — С.51—56.
  12. Монгол овог аймгууд. 2019-01-04 тикшерелгән.
  13. Черемисина М. И., Тазранова А. Р. Языки коренных народов Сибири. Новосибирск: Изд НГУ, 2006, стр.25
  14. Үндэстний цөөнхийн эрхийн асуудал 2019 елның 6 март көнендә архивланган.. — Улаанбаатар, 2018. — 144 с.
  15. Хойт С. К. Кереиты в этногенезе народов Евразии: историография проблемы. — Элиста: Изд-во КГУ, 2008. — 82 с. — ISBN 978-5-91458-044-2.
  16. Болдырева В. М. Эркетеневские калмыки: субэтнические особенности культуры (на материале ритуала жертвоприношения огню). Известия АлтГУ, 2009, № 4—2, стр. 22—27
  • Lattimore O. Rev.: Mongolia: Unknown Land. by Jorgen Bisch by Reginald Spink. Pacific Affairs 37, 1965. P. 455—456.