Дхурджати

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дхурджати latin yazuında])
Дхурджати
Туган 1500[1]
Ватандашлыгы  Һиндстан
Һөнәре язучы, шагыйрь

 Дхурджати Викиҗыентыкта

Дхурджати (Телугу телендә:ధూర్జటి; як. XV - XVI гасырлар) — Һиндстанның һинд шагыйре. XVI гасырның беренче яртысында иҗат иткән. Телугу телендә язган.
Калахастида туган булган.
Дхурджати Кришнадевараяның сарай яны шагыйрьләренең берсе булган. Аның эшчәнлеге Виджаянагар империясендә классик телугу шигърияте чәчәк ату периодына карый. Әдәбият тарихында шул чорның сигез иң яхшы шагыйре буларак калган.
Империя сарай янында әдәби җыенның баганалары (Аштадиггаджас) дип саналган сигез атаклы галим булган. Шагыйрьләр арасында Нанди Тиммана (Мукку Тиммана), Айялараджу Рамабхадра, Мадайягари Маллана, Бхатту Мурти (Рамараджа Бхушана), Пингали Сурана һәм Дхурджати булган. Анда аштадиггаджасларның (тәрҗемәдә "Сигез куәтле фил"нең) берсе булган. Бу шул вакытның телугуда иҗат итүче шагыйрь Шринатханың гасыры булган.
Шиваизмның (Һинд дине юнәлешнең берсе) тарафдары булып, Дхурджати Илаһка мәхәббәтне дәгъва итә торган «Калахасти Бөеклеге» («Калахасти махатмияму») поэмасын һәм сатака жанрында "Калахасти хөрмәтенә йөзьюллык" ("Калахастишвара сатакаму") иншасын калдырган.
Шул чорның башка замандашлары кебек Пураналардан темаларны алган һәм эшләренә асаба хикәяләрне өстәгән.
Сәнгать һәм әдәбиятка ярдәм иткән хөкемдар Кришнадеварайя Тулува аны мактаган булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Краткая литературная энциклопедия

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]