Дэвастхан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дэвастхан latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Дэвастхан
Ил Таиланд
Төбәк / район Баңкок,Пхра Накхон районы
Дин Һинд дине
Баңкокта Дэвастханның алдынгы капкасы.

Дэвастхан яки Браминнар Гыйбадәтханәсе (Таи телендә: เทวสถานโบสถ์พราหมณ์); (Thewasathan Bot Phram); мәгънәсе 'Ходайлар яшәү урыны') Таиландта, Баңкокта, Пхра Накхон Районында Ват Сутхат янында Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханә Таиландта Һинд диненең, бигрәк тә Брахманизмның рәсми үзәге. Гыйбадәтханә Сарай яны Браминнарның өе, алар борынгы каһиннәр шәҗәрәсе токымнары. Браминнар һәр елны Таиланд Монархиясе өчен күп мөһим патша һәм дини церемонияләре башкаралар. Гыйбадәтханә 1784 елда Чакри династиясенең нигезләүчесе Патша Рама I тарафыннан төзелгән.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә ак дивар тарафыннан уратып алынган. Гыйбадәтханәдә Көнчыгыштан Көнбатышка таба күчәрдә төп өч зур турыпочмак бина бар. Бу өч ак биналарның һәрберсе махсус Һинд дине Ходаена багышланган гыйбадәтханә.

  • Пхра Исуан яки Пхра Шива (สถานพระอิศวร) - Шива. Иң зур гыйбадәтханә көньякка таба урнашкан һәм Шайвист табынуның үзәге. Аның көнбатыш очында алтарь. Ак тент астында алкышлаучы Шиваның зур бронза сыны тора, һәрбер якта биюче Шиваларның сыннары. Башка фигуралар арасында Парвати (Шиваның хатыны) һәм (Шиваның Ваханасы) Нанди (үгезе) бар. Уртада билгеле церемония вакыйгалары өчен кечкенә таган беркетелгән ике стойка бар.
  • Пхра Пикканет (สถานพระพิฆเนศวร) - Ганеша. Гыйбадәтханә уртадагысы. Гыйбадәтханәдә граниттан, комташтан һәм икесе яшел таштан биш утыручы Ганеша сыны бар.
  • Пхра Нарай яки Пхра Виссану (สถานพระนารายณ์) - Вишну. Гыйбадәтханә төньякта урнашкан һәм Вайшнавизм табынуның үзәге булып тора. Гыйбадәтханәдә зур Вишну сыны һәм кечерәк Лакшми (Вишнуның хатыны) сыны бар. Уртада билгеле церемониаль очраклар өчен ике стойкага беркетелгән таган бар.
  • Кечкенә бинадан тыш табыну урыны Пхра Пхромга (ศาลท้าวมหาพรหม) - Брахмага табыну урыны. Ул тышкы кыяфәте буенча Эраван Гыйбадәтханәсенә охшаган.
  • Гигант Таган, гыйбадәтханә каршысында урнашкан, ул берьюлы Триямфвай Церемониясе "(Трийямпавай-Трипавай)" церемониясе өчен кулланылган булган. Ул 1935 елда туктатылган булган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]