Дэвид Уайнлэнд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дэвид Уайнлэнд latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Дэвид Уайнлэнд
Туган телдә исем David J. Wineland
Туган 24 февраль 1944(1944-02-24) (80 яшь)
Милуоки, Висконсин, АКШ
Милләт американ
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер Гарвард университеты[1], Берклидәге Калифорния университеты[d][1] һәм Энсина[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Стандартлар һәм технологияләр милли университеты[d], Боулдердагы Калифорния университеты[d], Орегон университеты[d], Вашиңтон университеты[d] һәм Университет штата Колорадо[d]
Бүләк һәм премияләре Физика өлкәсендә Нобель премиясе

 Дэвид Уайнлэнд Викиҗыентыкта

Дэ́вид Уа́йнленд (ингл. David J. Wineland) — АКШ галиме, физик, Америка физика җәмгыяте һәм Америка оптика җәмгыяте әгъзасы. 1992 елдан — АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы. Физика өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2012).

Дэвид Уайнленд 1944 елның 24 февралендә Висконсин штатының Милуоки шәһәрендә туа. Энсин мәктәбен тәмамлагач, 1965 елда ул Берклидагы Калифорния университетында бакалавр дәрәҗәсенә ирешә. 1970 елда Гарвард университетында PhD дәрәҗәсенә лаек була.

Диссертацияне яклаганнан соң Уайнленд Вашингтон университетында эшли. 1975 елда ул хәзерге NIST институтына (Боулдер) күчә. Аның тикшеренү эшләре оптика фәненә бәйле.

2012 елда Серж Һарош белән бергә «аерым квант элементларын үлчәү һәм идарә итү мөмкинлеген тудырган яңа эксперименталь методлар өчен» Физика өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. 1,0 1,1 https://physics.uoregon.edu/profile/djw34/