Дүсселдорф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дүсселдорф latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дүсселдорф
Flagge der Landeshauptstadt Duesseldorf.svg
DEU Düsseldorf COA.svg
Ил Алмания
Регион Төньяк Рейн-Вестфалия
Координатлар 51°13'52.12"N, 6°46'20.57"E
Мэр Дирк Эльберс
Мәйдан 217,21 км²
Климат уртача
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 588 735 кеше
Халык тыгызлыгы 2727 кеше/км²
Телефон коды 02 11
почта индекслары 40210-40629
Рәсми сайт duesseldorf.de
Кардәш шәһәрләр Хемниц[1], Редиң[2], Хайфа[d][3], Варшау[4], Чуңчиң[5], Палермо[6], Чиба[7], Чернивси[8] һәм Мәскәү[9]

Дүсселдорф (алман. Düsseldorf) — Германиянең көнбатыштагы Рейн-Рур төбәге шәһәре, Төньяк Рейн-Вестфалия федераль җирленең административ үзәге һәм Дүссельдорф округы җирле Хөкүмәте резиденциясе. Халык саны — 642,304 мең кеше[10].

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүсселдорф күренешләре

Дүсселдорф шәһәре Алманиянең иң зур елгасы булган Рейнның түбән агымында, уң ярында утыра.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүсселдорф исеме тарихи чыганакларда беренче тапкыр 1135 елда атала, шәһәр тарихы 1288 елдан башлана.

Рейн-Рур һәм Европа икътисади регионнары үзәгендә урнашкан бу шәһәр Берлин, Майнадагы Франкфурт, Мюнхен һәм Гамбург белән беррәттән Германиянең иң эре икътисади, транспорт, мәдәни һәм сәяси үзәкләрнең беренче бишлегенә керә. Анда күп кенә эре компанияләрнең штаб-фатирлары, шул исәптән E. ON һәм Henkel Group урнашкан. Шәһәр аэропорты халыкара хаб булып тора. Дүссельдорфта ике порт, шулай ук күпсанлы югары уку йортлары, аерым алганда, Дүссельдорф сәнгать академиясе һәм Генрих Гейне университеты урнашкан[11][12].

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүссельдорф аркылы Рейн елгасы ага

2005 елда шәһәрдә 573 449 кеше яшәгән, ә 2011 ел ахырына шәһәрдә 592 393 кеше теркәлгән. 2009 елдан Дүссельдорф — зурлыгы буенча Германиянең җиденче һәм Төньяк Рейн-Вестфалиянең саны буенча икенче шәһәре. Ул Дортмунд һәм Эссенны узып, Кельннән генә калыша. 2030 елга шәһәр халкы 645 600 кешегә кадәр артыр фаразлана[13].

Дюссельдорфның төп милләте булып, шәһәр халкының 82,38% ын тәшкил иткән немецлар тора. Төрек (2,37 %), юнан (1,60 %), итальян (1,10 %), япон (0,85 %) һәм БДБ илләреннән чыккан кешеләр (1,50%) иң зур милли азчылыклардан санала (2011 елның 31 декабренә). Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу мәгълүматлар Германия гражданлыгы затларны исәпкә алмый (бигрәк тә бу төрек һәм урыс телле диаспора вәкилләренә кагыла)[14].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.duesseldorf.de/internationales/partnerschaften/chemnitz.html
  2. https://www.duesseldorf.de/internationales/partnerschaften/reading.html
  3. https://www.duesseldorf.de/internationales/partnerschaften/haifa.html
  4. https://www.duesseldorf.de/internationales/partnerschaften/warschau.html
  5. https://www.duesseldorf.de/internationales/partnerschaften/chongqing.html
  6. https://www.duesseldorf.de/internationales/partnerschaften/palermo.html
  7. https://www.duesseldorf.de/internationales/freundschaften-kooperationen/chiba.html
  8. https://www.duesseldorf.de/aktuelles/news/detailansicht/newsdetail/rat-beschliesst-partnerschaft-mit-der-ukrainischen-stadt-czernowitz.html
  9. https://www.duesseldorf.de/internationales/partnerschaften/moskau.html
  10. Bevölkerung im Regierungsbezirk Düsseldorf. Information und Technik Nordrhein-Westfalen (IT.NRW). әлеге чыганактан 2012-11-15 архивланды. 2013-01-29 тикшерелгән.
  11. GaWC: Classification of cities 2010. Globalization and World Cities Research Network (2010). әлеге чыганактан 2013-02-01 архивланды. 2013-01-29 тикшерелгән.
  12. Standortprofil Düsseldorf. Landshauptstadt Düsseldorf (04.07.2012). 2013-01-29 тикшерелгән.
  13. Bevölkerungsentwicklung in den kreisfreien Städten und Kreisen Nordrhein-Westfalens 2008 bis 2030. IT.NRW. әлеге чыганактан 2013-03-09 архивланды. 2013-02-26 тикшерелгән.
  14. Amt für Statistik und Wahlen. Düsseldorf — Bevölkerung. Landeshauptstadt Düsseldorf. әлеге чыганактан 2013-02-01 архивланды. 2013-01-29 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Fritz Dross Kleine Düsseldorfer Stadtgeschichte. — Regensburg: Verlag Friedrich Pustet, 2007. — 160 p. — ISBN 978-3-7917-2051-7
  • Hugo Weidenhaupt Kleine Geschichte der Stadt Düsseldorf. — Düsseldorf: Triltsch-Verlag, 1979. — 271 p. — ISBN 3-7998-0000-X
  • Manfred Becker-Huberti; Markus Bollen Düsseldorfer Kirchen: die katholischen Kirchen im Stadtdekanat Düsseldorf. — Köln: J.P. Bachem Verlag, 2009. — 176 p. — ISBN 978-3-7616-2219-3
  • Jutta Gay Streit am Rhein. — Köln: LUND Verlagsgesellschaft mbH, 2006. — 111 p. — ISBN 3938486031