Дүшәнбе җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дүшәнбе җәмигъ мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Дүшәнбе җәмигъ мәчете
таҗ. Масҷиди ҷомеъи ш. Душанбе
Мәчет макеты
Мәчет макеты
Ил Таҗикстан
шәһәр Дүшәнбе
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни, хәнәфи
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 20092019 еллар
Төп даталар:
2019 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Дүшәнбе җәмигъ мәчете (таҗ. Масҷиди ҷомеъи ш. Душанбе) — Таҗикстан башкаласы Дүшәнбе шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Үзәк Азиядә иң зур мәчетләрнең берсе[1]. Бер үк вакытта мәчеттә 150 меңгә кадәр кеше намаз укый ала. Мәчет төзелешенә Катар хөкүмәте акчалата ярдәм иткән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елда Таҗикстан ССРда рәсми теркәлгән 18 мәчет эшли.

XXI гасыр башында, рәсми мәгълүматлар буенча, Таҗикстанда яшәүчеләрнең 90% ы ислам динен тота. Таулы Бадахшан(рус.) шигый-исмәгыйлиләреннән(рус.) кала, Таҗикстанның күпчелек мөселманнарыхәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр.

Яңа зур мәчет төзелгәнче (2019 елга кадәр) Дүшәнбенең җәмигъ мәчете — Ягъкуб Хаҗи мәчете(алм.). Ул 19972001 елларда төзелгән. Биредә мөфтият, казыят, голәмәләр шурасы эшләгән [2]

Ягъкуб Хаҗи мәчете

Дүшәнбе җәмигъ мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Катар хөкүмәте төзелеш өчен кирәк булган 100 миллион долларның 70 миллионын бүлеп биргән. Беренче килешү 2007 елда имзаланган. Төзелеш дүрт ел дәвам итәр дип ниятләнелгән. Объектны төзү белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Adnan Saffarini компаниясе шөгыльләнә[3]. 2009 елның 5 октябрендә, дөнья хәнәфи мәзһәбенә нигез салучы имам Әбү Хәнифәнең тууына 1 310 ел тулуны билгеләгәндә, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон мәчет нигезенә беренче ташны сала[4].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет проекты Таҗикстан һәм Катар белгечләренең уртак тырышлыгы белән эшләнгән. Проектны төзегәндә архитекторлар Таҗикстанның үз архитектура традицияләрен дә, дөнья тәҗрибәсен дә игътибарга алган.

Мәчет территориясе Таҗикстан картасы формасында. Мәчет эчендәге 7 бизәкле колонна җәннәтнең җиде капкасын символлаштыра. Мәчет тирә-ягын Таҗикстанның чиста сулар иле булуын гәүдәләндерүче күп кенә сулыклар һәм фонтаннар бизи. Бер үк вакытта мәчеттә 150 меңгә кадәр кеше намаз укый ала.

Мәчетнең 75 метр биеклектәге 4 манарасы, үзәк гөмбәзе һәм 20 кече гөмбәзе бар. Мәчет 12 гектар мәйданда урнаша. Мәчеттән тыш биредә музей, китапханә, конференц-заллар, кабул итү заллары һәм ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә намаз уку заллары урнашкан. Мәчетнең барлык биналарының мәйданы 30 мең квадрат метр[5]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]