Дүңкәл
Дүңкәл | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Amelanchier Medik., 1789 |
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | алмагачлылар[d] |
Таксономик төр | A. ovalis[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 36[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 36[d] һәм Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] |
Нәрсәнең чыганагы | serviceberry[d] |
Дүңкәл, шулай ук ирга, ыргай (лат. Amelánchier) — розачалар гаиләлегенең алмагачлар трибасына керүче үсемлек төре, яфрак коючан, татлы җимеш бирә торган куак яки биек булмаган агач. 20 дән артык төре бар. Декоратив бакчачылыкта яшел киртә буларак кулланыла. Шулай ук кулинариядә (шәраб ясау һ .б. өчен), медицинада (кан басымыннан һ. б.) кулланылыш таба.
Дүңкәл бүгенге көндә РФ үсемлекләр дөньясына куркыныч тудыра дип исәпләнә, шуңа күрә галимнәр (аерым алганда, КФУ доценты Вадим Прохоров) дүңкәлне (ирга агачын) Татарстанның «Кара китабына» кертергә тәкъдим итә[1].
Атама этимологиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Ирга» сүзе монгол телләреннән (монг. irgai, калм. jarɣä — «каты үзәкле (үзагачлы) куак») кергән дип карала.
Төрнең фәнни атамасы, Amelanchier, окситан телендәге amelanche («бал җыючы») сүзеннән ясалган[2].
Таралу ареалы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дүңкәлнең туган ягы булып Төньяк Америка исәпләнә. Анда әлеге үсемлек saskatoon (саскатун) буларак билгеле. Урта гасырлардан Аурупада тарала. 1800-еллардан аны шәраб ясау өчен махсус үстерә башлыйлар. XX гасыр башында җимеш агачы һәм декоратив үсемлек буларак, Россия империясенә кертелә.
Ботаник тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Салкынга да, корылыкка да чыдам. 4 метр (Канада иргасы 8 метр) биеклеккә кадәр үсә. Тамырлары 2 метр тирәнлеккә төшеп, як-якка 2-2,5 метрга тарала. Яфраклары эллипс формасында. Чәчәкләре ак төстә. Июль аенда куе кызыл төстәге, диаметры 15 мм булган әчкелтем татлы җимешләр бирә. 7-8 яшьлек бер куактан 6-10 кг җимеш алырга була. Уңышны июль башыннан урталарына кадәр берничә кат җыялар, җимешләре бервакытта өлгерә. Тамырдан үрчи, чик-киртәләрне белми, бик тиз кыргыйлаша.
Кулланылуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дүңкәлдән йорт шәрабе, джем, кайнатма, желе, компот, как, цукат ясыйлар. Җиләкләрен киптерергә, суыткычта катырып куярга, консервларга мөмкин. Җыеп, бер атна узгач, җиләгеннән сутын сыгарга була.
Йөрәк-кан тамыры һәм ашказаны авыруларыннан профилактика чарасы буларак тәкъдим ителә. Җимешләре кан басымын түбәнәйтә дип исәпләнелә. Составында Р витамины күп булу миокард инфарктыннан саклый. Йокыны, йөрәк, бавыр, бөерләр эшчәнлеген яхшырта, аппетитны ача. Согы ангина һәм аңкау шешкәндә кулланыла. Авитаминоздан файдалы: өлгергән вакытында җиләгендә С витамины туплана, шулай ук А, В, В2 витаминнары, каротин, минераль тозлар, микрокисәкчекләр (бакыр, тимер, кобальт, йод, марганец) була.
Файдасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дүңкәл җимешләре бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр өчен файдалы. Мәсәлән, бу җимеш ярдәмендә инфаркт, инсульт авырулары барлыкка килү куркынычын киметергә була. Моның өчен көн саен иртән, көндез, кич ашар алдыннан 2 аш кашыгы ирга ашау зарур.
Дүңкәл төнәтмәсе варикоз чире борчыганда, күрү сәләте начарланганда, катаракта авырулары булганда ярдәм итәчәк. Моның өчен яңа җыелган җимешләргә ярты литр кайнар су салалар. 1 сәгать төнәтеп, марля аркылы сыгалар. Төнәтмәне, ашарга ярты сәгать кала, 1 аш кашыгы күләмендә , эчү файдалы.
Дүңкәл согы эчәклек эшчәнлеге бозылганда яхшы тәэсир итә, чи җимешләре йокысызлыктан арынырга, нерв системасын тынычландырырга булыша (йокларга ятарга 1 сәгать алдан 1 стакан тирәсе җимеш ашау шарт). Үсемлектә С витамины, В, Р группасы витаминнары бар; составында бакыр, кобальт, кургаш кебек микроэлементлар, органик кислоталар, дуплау матдәләре табылган.
Дүңкәлдәге каротин (көчле оксидант) бар организм эшчәнлеген көйләр гә ярдәм итә: ул экологиягә бәйле проблемаларны (аерым алганда элек тромагнит нурланыш тәэсирен) киметә; иммунитетны һәм организмның инфекцияләргә каршы көчен арттыра. Дүңкәл составындагы пектиннар организмнан агулы матдәләрне, начар холестеринны, авыр металл тоз ларын чыгаралар, шул рәвешле йөрәк эшчәнлеге һәм кан тамырларының эластиклыгы яхшыра. Дүңкәл авитаминоздан саклый, кан басымын төшерә.
Аның ярдәмендә үлекле ангинаны, парадонтит һәм стоматитны (согына 1:1 күләмдә су кушып авызны чайкарга) дәваларга була.
Атеросклероз, тромбофлебит, гипертония һәм тромбозга һәвәс кешеләр көн саен 1-2 стакан җимеш ашап дәвалана ала. Дүңкәл согына марляны манчып, үлекле яра өстенә куярга ярый, ул яраны тизрәк төзәлтергә ярдәм итә.
Гастрит белән авыручыларга кипкән җиләкләрдән ясалган төнәтмә файдалы: моның өчен 1 стакан дүңкәл салынган термоска 1 литр кайнар су өстиләр һәм 6 сәгать тотарга. Көненә 4 тапкыр ярты стакан төнәтмә эчәргә.
Экология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]РФ көнбатышында (мәсәлән, Брянск өлкәсендә) дүңкәл кыргыйлашып, нарат урманнарын басып алган. Нарат астында дүңкәл үсә, дүңкәл астында бернәрсә дә үсми, яңа үсентеләргә үсәргә ирек бирми.
Көрәшү юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бакчадан читкә чыккан дүңкәлне үстермәү, үрчетмәү, чабып тору.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Amelanchier alnifolia
-
Өлгереп килүче җимешләре һәм яфраклары
-
Чәчәк атучы куак
-
Канада иргасы чәчәге
-
Канада иргасы яфрагы көз көне
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: дүңкәл. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 1-7 февраль.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Рәмис Латыйпов. Татарстанның Кара китабы(үле сылтама). Интертат.ру, 11.10.2018
- ↑ Николай Хромов. Ирга. «Королева задворков» 2018 елның 30 июнь көнендә архивланган.. «Садовник» № 8, август 2008(рус.)