Эчтәлеккә күчү

Дәрбәнт

42°03′28″ т. к. 48°17′20″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәрбәнт latin yazuında])
Дәрбәнт
рус. Дербент
Илтамга
Нигезләнү датасы 438
Сурәт
Кушамат/тәхәллүс Второй Иерусалим[1], Российский Иерусалим[1], Дагестанский Иерусалим[1] һәм Кавказский Иерусалим[1]
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Дербентский район[d], Городской округ город Дербент[d][2] һәм Дербентское ханство[d]
Административ-территориаль берәмлек Городской округ город Дербент[d][2], Дербентский район[d], Дагстан өлкәсе, Кубинское ханство[d] һәм Дербентское ханство[d]
Сәгать поясы MSD һәм UTC+03:00
Башкарма хакимият башлыгы Пирмагомедов, Рустамбек Седретдинович[d]
Әгъзалык Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасы[d][3]
Халык саны 127 084 (2024)[4]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 0 метр
Кардәш шәһәр Якима, Кронштадт, Гәнҗә, Хадера[d] һәм Псков
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы[5]
Мәйдан 69,63 км²[6]
Почта индексы 368600
Рәсми веб-сайт derbent.ru
Төнге күренеше
Коллаж
Беренче язма телгә алу БЭК VI гасыр
Максималь температура 39,8 °C
Шәрәфле ватандашлар төркеме [d]
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Дәрбәнт Викиҗыентыкта

Дәрбәнт (рус. Дербент, әзери. Dərbənd, Дәрбәнд, лезг. Кьвевар, авар. Дербенд, Фарсыча: دربند, Darband) — Дагыстан җɵмһүрᴎятсында урнашкан борынгы шәһәр.

Дәрбәнт Хәзәр диңгезенең көнбатыш ярында, Рубас елгасы тамагыннан төньяктарак урнашкан. Дәрбәнт янында Кавказ таулары диңгезенә бик якын килә — диңгез һәм таулар арасында 3 километрлы тигезлек полосасы гына кала — бу урын Дәрбәнт үтү юлы яки Каспий капкасы дип атала.

Дәрбәнт климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Абсолют максимум, °C 17,0 25,0 18,0 24,0 31,0 41,0 38,0 40,0 34,0 27,0 23,4 19,0
Уртача максимум, °C 5,0 4,3 7,5 13,2 19,4 24,6 27,9 27,5 23,3 16,7 11,6 7,7
Уртача температура, °C 2,7 2,0 5,0 10,2 16,1 21,4 24,7 24,2 20,0 13,8 9,2 5,3
Уртача минимум, °C 0,6 −0,2 2,8 7,4 12,7 17,7 21,3 20,7 16,6 10,9 6,7 3,1
Абсолют минимум, °C −14 −10,9 −14 0,1 1,9 10,0 12,9 9,0 6,0 −1 −3,9 −12
Явым-төшем нормасы, мм 13 21 19 12 16 17 34 16 26 34 18 29
Су температурасы, °C 4,1 3,2 4,9 9,7 15,2 21,1 24,8 25,4 22,0 16,9 11,3 6,6
Чыганак: ЕСИМО http://www.webcitation.org/69g2ueffv

Якынча б.э.к VIV гасырларда биредә массагет кабиләсе кешеләре торган урыны урнашкан. Якынча б.э.к. II гасырда биредә Чола исемле шәһәр корыла, соңрак ул массагет дәүләтенең башкаласына әверелгән. Б.э. I гасырда Чола, бөтен массагет дәүләте белән Кавказ Албаниясенең вассаллык бәйлелеккә эләгә.

VI гасырда шәһәр Сасанидлар хакимиятенә буйсындырылган. VI гасырның азагында Хосров Әнүширван шахы тарафыннан Чола ныгытмасы үзгәртеп төзелә һәм аңа Дәрбәнт исеме кушыла.

630-елларда шәһәр хәзәрләр тарафыннан басып алына.

652 елда шәһәр Гарәп хәлифлегенә кушылган. Шәһәрда мәчетләр төзелгәннәр, торучыларның зур өлеше исламга күндерелгән. VIII гасырда Дәрбәнт — зур хәрби-сәяси үзәк, биредә хәлифнең калгае резиденциясе урнашкан. VIII—Х гасырларда Дәрбәнт диңгез сәүдәсе үзәге, Каспий портларының иң мөһиме булып торган.

1071 елда шәһәр сәлҗүк төрекләре тарафыннан алынган. Монголлар тарафыннан басып алынган Дәрбәнт (13 гасыр) таркалышка төшкән. 16—18 гасырларда шәһәр Фарсы иле cастaфында булган.

1722 елда шәһәр пөтр Іның Фарсы явы нәтиҗәсендә Русигә кушылгән, әмма 13 ел үткәч, Гәнҗә килешүе буенча, Фарсы иленә кайтарылган. 1743 елдан — Дәрбәнт ханлыгы башкаласы. 1796 елда руслар тарафыннан басып алынган, ә 1813 елда, Гүлистан солых килешүе буенча Россия империясенә кушылган.

1840 елдан — Каспий өлкәсе, 1846—1860 елларда — Дагстан губернасы үзәге. 1898 елда Дәрбәнткә тимер юл килә.

1856[7]1897[8]1926[7]1939[7]1959[9]1970[10]1979[11]1989[12]2002[13]2010[14]
~13 90014 649~23 100~34 10047 31857 19269 57578 371101 031119 200

Милли cастaф (2010 ел): ләзгиләр — 33,7%, әзериләр — 32,3%, табасараннар — 15,8%, даргиләр — 5,6%, руслар — 3,7%, агуллар — 3,1%.[15]