Дәште Кыпчак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Куман-Кыпчак конфедерациясе гербы.
Дәште кыпчак. XIIXIII гасырлар
Азиянең XII гасырдагы харитасы, кыпчак җирләрен һәм аларның күршеләрен күрсәтә

Дәште кыпчак (фар. دشت قپچاق, кырымтат. Deşt-i Qıpçaq, кырг. Дештэ-кыпчак, каз. Дешті Қыпшақ, Қыпшақ даласы, баш. Дәштеҡыпсаҡ; тат. Дәштекыпчак, Dəşteqıpçaq; үзб. dashti-qipchoq; фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә «кыпчак даласы») — Ауразиядәге Дунайдан Сырдәрья һәм Балхаш күленә кадәр җәелеп ятучы тарихи өлкә.

Беренче тапкыр «Дәште кыпчак» атамасы фарсы язучысы Насыйр Хөсрәү әсәрләрендә XI гасырда очрый. Бу вакытта кыпчаклар Иртыш буеннан күчеп килеп, 1030 елдан Харәзмнең күршеләре булалар һәм бүгенге Казакъстан җирләрен һәм Идел буендагы далаларны билиләр.

Бүгенге көндә кыпчак даласы Русия, Украина, Казакъстан, Молдова һәм берникадәр дәрәҗәдә Румыния арасында бүленгән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монгол яуларына кадәр бу җирләрне нигездә кыпчак кабиләләре били торган була. Алар бу җирләрдә күчмә дәүләт коралар, шәһәрләр төзиләр, аларның җирләре аша сәүдә юллары уза. Монгол яуларыннан соң кыпчак җирләре Алтын Урданың нигезе булып китәләр. Монголлар кыпчак ассимиляциясенә дучар булалар. Кыпчак теле бүгенге көндәге шушы җирләрдә яшәүче төрки халыклар телләренең нигезендә ята (татарча, башкортча, нугайча, кыргызча, казакъча, кумыкча, алтайча һәм каракалпакча).

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]