Дәүләкән педагогика укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәүләкән педагогика укуханәсе latin yazuında])
Дәүләкән педагогика училищесы
Элеккеге исемнәр Дәүләкән татар педагогика училищесы
Нигезләү елы 1930
Ябылу елы 1955
Урын РСФСР байрагы Дәүләкән, БАССР

Дәүләкән педагогика училищесы (рус. Давлекановское педагогическое училище) – 1930-1955 елларда Башкортстан АССРның Дәүләкән шәһәрендә эшләп килгән мөгаллимнәр әзерләүче урта һөнәри уку йорты.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йортына, милли мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында укыту өчен мөгаллимнәр әзерләү максатында, 1930 елда нигез салына.

1946 елда башкорт бүлекчәсе укытучыларын, шәкертләрен, матди чыганакларның бер өлешен Башкортстан АССР Күгәрчен районы Морак авылына күчерәләр һәм Морак башкорт педагогика училищесы оештыралар.

1955 елда татар бүлекчәсен Бәләбәй педагогика училищесынә кушалар.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йорты ачылган вакытта бары тик көндезге татар бүлекчәсе генә була. Соңрак көндезге башкорт бүлекчәсе , ә 1939 елдан рус читтән торып уку бүлекчәсе (1945 елдан көндезге рус бүлекчәсе) ачыла.

Уку йортында китапханә, ярдәмче хуҗалык, тәҗрибәләр өчен җир кишәрлеге була.

Һәр елны укырга 250 студент кабул ителә. Эшләү дәверендә барлыгы 2 000 белгеч әзерләнгән.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге уку йортының тарихы белән татар һәм башкортның күп кенә күренекле шәхесләренең исемнәре бәйле:

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан (белешмәлек)

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәләбәй педагогика көллияте сайты