Эчтәлеккә күчү

Дәүләт бурычы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәүләт бурычы latin yazuında])
Дәүләт бурычы
Сурәт
 Дәүләт бурычы Викиҗыентыкта
2012 елга илләрнең дәүләт бурычы, тулаем эчке продуктка карата процент нисбәте

Дәүләт бурычы — бюджет дефицитын каплау өчен алынган хөкүмәт финанс заемнары һәм шәхси һәм дәүләт компанияләренең бурычлары өчен хөкүмәт гарантияләре нәтиҗәсе. Дәүләт бурычы узган еллардагы дефицитлар суммасына, бюджет профицитын алып ташлауга тигез[1].

Дәүләт бурычын караганда, гадәттә, бу дәүләтнең башкаларга каршы дәгъвалары исәпкә алынмый, ягъни башка дәүләтләрнең яки физик һәм юридик затларның бу дәүләткә бурычы исәпкә алынмый<[2]. Социаль һәм пенсия тәэминаты өлкәсендәге дәүләт йөкләмәләре дә исәпкә алынмый.

Дәүләт бурычының күләме милли валютада яки аның башка валютадагы эквивалентында күрсәтелә[3]. Төрле илләр арасындагы бурыч дәрәҗәсен чагыштыру өчен, дәүләт бурычының тулаем эчке продуктка (ТЭП) нисбәте еш кына процент рәвешендә чагыштырыла.

Дәүләт бурычы формалашуының төп сәбәбе — дәүләт бюджеты дефициты.

Дәүләт бурычы ике төрле була:

1) эчке — үз иле гражданнары, банклары һәм фирмалары, шулай ук эчке заемнар кыйммәтле кәгазьләре сатып алган чит ил кешеләре каршында;

2) тышкы — хөкүмәтләр килешүе нигезендә заемга акча биргән хөкүмәтләр, халыкара банклар һәм финанс оешмалары каршында.

Дөньянын күпчелек илләре хәзерге вакытта зур күләмле дәүләт бурычлары белән яши. Мәсәлән, АКШның мондый бурычы бер елда җитештерелгән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр бәясенен 63%-ын тәшкил итә.

Эшләрне акыл белән алып барганда зур дәүләт бурычы ил икътисадын жимерми һәм кискен социаль каршылыкларга китерми. Ә бурычка алынган акчалар тиешенчә файдаланылмаса, бурычны түләү бюджетка авыр йөк булып төшә.

Бурыч зур булганда дәүләт сайлау зарурлыгы алдында кала: яки бурычны түләүне туктатырга (яхшырак вакытка кадәр); яки социаль программаларга чыгымнарны һәм гомумдәүләт икътисадына ярдәм итүне кыскартырга; яки тагын бурычка кереп, элек алган бурычларны түләргә.

Әлеге юлларның берсе дә ил җитәкчелегенә дә, гражданнарга да шатлык вәгъдә итми.

  1. Государственный долг РФ. Сущность и формы государственного долга.. әлеге чыганактан 2018-03-28 архивланган. 2012-04-16 тикшерелгән.
  2. Маммаева З.М Государственный долг России: оценка современного состояния // УЭПС: управление, экономика, политика, социология. — 2017. — В. 1. — С. 109–114. ISSN 2412-2025.
  3. Сидорин Никита Ильич, Шовгуров Станислав Евгеньевич ГОСУДАРСТВЕННЫЙ ДОЛГ (ВНУТРЕННИЙ И ВНЕШНИЙ) И ПУТИ ЕГО ПОКРЫТИЯ // Скиф. Вопросы студенческой науки. — 2021. — В. 6 (58). — С. 72–76. ISSN 2587-8204.
  • Солдатова Е. И. Воздействие внешнеэкономической задолженности на ВВП стран с переходной экономикой : автореферат дис. ... кандидата экономических наук : 08.00.14 / науч. рук. Осьмова М. Н.. — М. : Моск. гос. ун-т им. М. В. Ломоносова. Экон. фак., 2007. — 21 с. — ББК У682.641.11-01,0.
  • Шиманович Г. Внешний долг Беларуси: опыт постсоциалистических стран // Исследовательский центр ИПМ. — Минск, 2009. — 20 с., 4 л. ил.
  • Domar D. Evsey. Capital Expansion, Rate of Growth, and Employment // Econometrica. — 1946. — Апрель (т. 14, вып. 2). — С. 137—147. — ISSN 0012-9682. — doi:10.2307/1905364.
  • Robert M. Solow. A Contribution to the Theory of Economic Growth // The Quarterly Journal of Economics. — 1956. — Т. 70, вып. 1. — С. 65-94. — ISSN 0033-5533. — doi:10.2307/1884513. — JSTOR 1884513.
  • Paul R Krugman. Financing vs. Forgiving a Debt Overhang (англ.) // Journal of Development Economics. — National Bureau of Economic Research, 1988. — Vol. 29, no. 2486. — P. 253—268.
  • Guillermo A. Calvo. Growth, Debt and Economic Transformation: The Capital Flight Problem (англ.) // New Theories in Growth and Development. — London: Palgrave Macmillan UK, 1998. — P. 251—269. — ISBN 9781349262724, 9781349262700.
  • Jeffrey D. Sachs. Conditionality, Debt Relief, and the Developing Country Debt Crisis. — In: Developing Country Debt and the World Economy : [англ.] // University of Chicago Press. — Chicago, 1989. — С. 275—284. — doi:10.3386/w2644.
  • Pattillo Catherine, Poirson Helene, and Ricci Luca, «External Debt and Growth», IMF Working Paper, International Monetary Fund, January 2002.
  • Pattillo Catherine, Poirson Helene, and Ricci Luca, «What Are the Channels Through Which External Debt Affects Growth?», IMF Working Paper, International Monetary Fund, January 2004.
  • Carmen M. Reinhart, Kenneth S. Rogoff, «Growth in a time of debt», Working Paper 15639, National Bureau of economic research, January 2010.
  • Tilemahos Efthimiadis, Panagiotis Tsintzos, «The Share of External Debt and Economic Growth», Centre of Planning and Economic Research (KEPE), Athens, March 2011.
  • Safia Shabbir, «Does External Debt Affect Economic Growth: Evidence from Developing Countries», [http: aysps.gsu.edu/ECON_MA_ShabbirS.pdf], (дата обращения 16.06.2018).
  • Schclarek A., Ramon-Ballester F., External Debt and Economic Growth in Latin America, (дата обращения 16.06.2018).
  • Amassoma D., «External Debt, Internal Debt and Economic Growth Bound in Nigeria using a Causality Approach», Current Research Journal of Social Sciences 3(4), pp. 320–325, July 30, 2011.
  • Abid Hameed, Hammad Ashraf, Muhammed Ali Chaudhary, «External Debt and its Impact on Economic and Business Growth in Pakistan», International Research Journal of Finance and Economics, Is 20 (2008), pp. 132–140.
  • Janice Abilene S. Patenio, Agustina Tan-Cruz, «Economic Growth and External Debt Servicing of the Philippines: 1981—2005», 10-th National Convention on Statistics (NCS), October 1-2, 2007.