Эчтәлеккә күчү

Дөге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дөге latin yazuında])
Дөге
Сурәт
Углерод эзе 2,6 kilogram of carbon dioxide equivalent per kilogram[1] һәм 3,1 kilogram of carbon dioxide equivalent per kilogram[2]
Водный след 1673 cubic metre per ton[3] һәм 2172 cubic metre per ton[3]
Җитештерү ысулы выращивание риса[d]
Чыганагы рис[d] һәм O. sativa[d]
 Дөге Викиҗыентыкта

Дөге (лат. Orýza) — чирәмле беръеллыкларның һәм күпъеллыкларның, кыяклылар гаиләлегенең ыругы; ярма культурасы.

Борынгы татар телендә Түге – «төелгән ярма» сүзеннән булса кирәк. Татар диалектларында түтары ярмасы.[4]

Игүле дөге (Oryza sativa) инде 4—5 мең еллар буе игелә торган борынгы культура. Ул Җирнең 60 % ка якын халкының төп ризыгы. Меңнән артык сорты билгеле. Cy белән капланган кырларда игелә, ләкин коры туфракта үсүче сортлары да бар. Саламы төрле әйберләр үрү һәм кәгазь ясау өчен файдаланыла.[5]

Үстерү шартларына бик таләпчән үсемлек, кырауга бирелүчән. Орлыклары 10-12 градус җылыда шытып чыга. Дөгенең туган ягы – Һиндстан һәм Кытай.

Дөге саламыннан бик юка һәм нык кәгазь, югары сыйфатлы катыргы ясыйлар, сумкалар, эшләпәләр үрәләр.

Дөгене ясалма сугару ярдәмендә игәләр. Татарстан җирендә дөге үсми, аны тамагында чәчеп үстерәләр. Элекке ССРБда дөгене Приморье краенда, Казахстанда, Урта Азиядә, Иделнең түбән өлешендә һәм Кубань елгасы елгасы тамагында чәчеп үстерәләр. Әлеге районнарда җылы ярата торган бу үсемлек өчен эссе көннәр җитәрлек, ә сугару өчен суны елгалардан алалар.

Дөгене дымлы туфракка чәчәләр. Үсемлек 15—20 см биеклеккә җит¬кәч, үсемлекләрнең югарыгы өлеше судан чыгып торырлык итеп басуга су җибәрәләр.

Дөге сабагы һаваны тамырларында һава йөри торган махсус куышлыкларлардан ала. Дөгене турыдан-туры суга да чәчәргә мөмкин. Ә дөге үрентеләрен махсус үренте түтәлләрендә үстереп, кечкенә үрентеләрне плантацияләргә күчереп утыртсаң, бер үк кырдан елга ике яисә өч уңыш җыеп алырга мөмкин.

Уңышны җыеп алырга ике-өч атна калгач, басудагы суны агызалар. Дөгене машиналар белән яисә кулдан уралар. Дөге бөртекләре каты һәм нык ябышкан элпә белән капланган. Бу элпәне кубаргач, бик әйбәт ак дөге ярмасы килеп чыга. Анардан пылау, ботка пешерәләр. Дөгедән тагын крахмал, шикәр, спирт, дөге пудрасы алалар.

Иң күп дөге җитештерүче илләр (2012, млн метрик тонналарда): Кытай (204.3), Һиндстан (152.6), Индонезия (69.0), Вьетнам (43.7), Таиланд (37.8), Баңладеш (33.9), Мьянма (33.0), Филипин (18.0), Бразилия (11.5), Япония (10.7).[6] Иң күп дөге экспортлаучы илләр (2014, дөнья дөге экспортының %-ы): Һиндстан (31%), Таиланд (21%), Вьетнам (9.4%), Пакстан (9%), АКШ (7.9%), Италия (2.7%), Уругвай (2.1%), Бразилия, Кытай (икесе дә 1.6%), Испания (1.2%), Камбоҗа, Аргентина (икесе дә 1.1%), Гаяна (1%). Иң күп дөге импортлаучы илләр (2014, дөнья дөге импортының %-ы): Согуд Гарәпстаны (6.7%), Иран (5.3%), Кытай (5.3%), АКШ (3.1%), Гыйрак (3%), БГӘ, Нигерия (икесе дә 2.8%), Бенин (2.7%), Берләшкән Кыйраллык (2.5%), Филипин (2.1%), Малайзия, Франция (2%).[7]

Киң кулланыла торган дөге төре Басмати сортына карый. Ул озынча, ак төстә. Аны Гималай таулыкларына якын җирләрдә үстерәләр. Әлеге сорт барлык төр ризыклар өчен дә туры килә. Хуш исле.

Ясминә сортлы дөгенең исендә ясминә чәчәгенекенә охшаш хуш исне тоемларга мөмкин. Аның төзелеше бик нәфис, пешергән вакытта дөгеләр бер-берсенә ябышып бетәргә мөмкин. Моннан тыш мондый дөге тиз сынучан.

Арборио Италиядә киң кулланыла торган дөге буларак билгеле. Киң булып өдгергән дөге ярмасы үтә күренмәле, шуңа күрә аның уртасында үзәге дә күренеп тора. Бу төр дөге бик йомшак, пешкән вакытта савытта булган башка ингредиентларның бөтен тәмен үзенә сеңдереп бетерә.

Кыргый дөге – ялтырап тора торган коңгыртсу яисә кара төстәге дөге төре. Бездә үстерелә торган дөгенең "туганы". Кайчандыр әлеге культура индеецларның яратып ашый торган ризыклары булган. Каты дөге бөртекләрен башта суда җебетәләр, бары тик шуннан соң гына пешерәләр. Составындагы туклыклы матдәләр, витаминнарының күплеге буенча бу дөге беренче урында тора.

Индика – озын бөртекле культура. Ул Азия, Америка һәм Австралия илләрендә үстерелә. Ул пешеп чыккач та формасын югалтмый, коры вакытындагы кебек сибелеп тора. Көнчыгыш кухнясы рецептлары өчен менә дигән ингредиент булып санала. Уртача озынлыктагы дөге үзенең крахмалга бай булуы белән игътибарга лаек.

Түгәрәк бөртекле дөге Кытай, Япония кырларында уңа. Ул суши, пудинг, ботка һәм бәлешләр пешерергә кулай.

Дөгенең бер үк төрле сорты, ничек эшкәртелүенә карап, төрле үзенчәлекләргә ия булырга мөмкин. Аның төсе дә, тәме дә үзгәрә ала. Эшкәртелүе буенча дөгенең өч төрен аерып чыгаралар.

Коңгырт дөге идеаль продукт булып санала. Аны тышчасыннан арындыралар, шул ук вакытта тышчаның бер өлеше кискән вакытта дөгедә кала. Менә шул тышча кисәкләре витаминнарга, минералларга бик бай. Шулай ук бу бөртекләр эфир майларына да бик бай. Шул сәбәпле аларны бик озак саклап булмый. Саклаган очракта, дөгене суыткычта тоту зарур.

Ак дөгенең файдасы юк диярлек. Аның башка дөгеләрдән аермасы озак саклана алу үзенчәлегендә генә.

Парландырылган дөге ак дөгегә караганда файдалырак, ди белгечләр. Чөнки мондый дөгене тышчасы эчендә эшкәртәләр. Шунлыктан тышчада булган байтак кына файдалы матдәләр бөртеккә дә күчә. Мондый дөге алтынсу төстә була, әмма пешергәннән соң бу алтынсу краска юкка чыга, ул башкалары төсле үк ак дөге булып кына кала. Парландырылган дөгеләр бер-берсенә хәтта кабат-кабат җылытканнан соң да ябышмыйлар. Бу төр пылау пешерү өчен кулай санала.

Туклану продукты буларак кыйммәте

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөге күп калорияле ярмалар исәбенә керә. Шуңа күрә дөге боткасы, манный кебек үк, ябыклар өчен бик файдалы. Анда организмдагы барлык күзәнәкләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итәрдәй В1 витамины күп. Дөгедә клетчатка бик аз, шуңа күрә ул җиңел үзләштерелә. Әмма аның шушы ук үзенчәлеге, туя белми ашаган очракта, эч катуны китереп чыгарырга, кешене симертергә мөмкин. Шуңа күрә ул билгеле бер авырулардан интегүчеләр һәм өлкән яшьтәгеләргә тәкъдим ителә. Ә менә эчәк авыруларыннан тилмерүчеләр, юанаюдан куркып яшәүчеләр дөге боткасын чамасын белеп кенә кулланырга тиеш. Мондыйларга көрән төстәге дөгене тәкъдим итәргә була. Чөнки аның калориясе агындагыга караганда азрак.[8]

  1. Teran T. D., Suckow T. So schmeckt Zukunft: Der kulinarische Kompass für eine gesunde Erde / Hrsg.: WWF Deutschland — 2021.
  2. Reinhardt G., Gärtner S., Wagner T. Ökologische Fußabdrücke von Lebensmitteln und Gerichten in DeutschlandInstitut für Energie- und Umweltforschung Heidelberg, 2020.
  3. 3,0 3,1 Hoekstra A. Y., Mekonnen M. M. Table 3 // The green, blue and grey water footprint of crops and derived crop products // Hydrology and Earth System SciencesCopernicus Publications, 2011. — ISSN 1027-5606; 1607-7938doi:10.5194/HESS-15-1577-2011
  4. Рифгать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. Казан:ТКН, 2001. 62нче бит.
  5. Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит399, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-20 
  6. https://web.archive.org/web/20110713020710/http://faostat.fao.org/site/339/default.aspx
  7. http://atlas.media.mit.edu/en/profile/hs92/1006/
  8. Ботканың кайсы файдалырак, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-09 
  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.
  • Кайсы дөге файдалы? (үле сылтама)