ФИФА Дөнья чемпионаты
![]() | |
Оештыручы | Футбол Ассоциацияләренең Халыкара Федерациясе |
---|---|
Нигезләнгән | 1930 |
Сайт | fifa.com/tournaments/mens/worldcup(ингл.)(алм.)(фр.)(исп.)(гар.)(рус.)(кыт.) |
ФИФА Дөнья чемпионаты (ингл. FIFA World Cup, фр. Coupe du monde de football) — ФИФА тарафыннан 1930 елдан башлап дүрт елга бер тапкыр үткәрелә торган турнир.
Дөнья чемпионаты, дөнья футболы белән идарә итүче орган - FIFA – тарафыннан үткәрелә, һәм анда барлык континентлардан FIFAга кергән ил әгъзаларында исәпләнгән ир-ат җыелма командалары да катнаша ала.[1]
Дөнья чемпионатының соңгы турнирлары, Олимпия уеннары кебек үк, 4 ел саен үткәрелә, ләкин региональ турнирларны исәпкә алсак, һәр мундиаль чемпионаты 3 елдан артык дәвам итә. 2018нче ялда дөнья чемпионатына сайлану ярышларында 209 команда көч сынашты. 1998 елдан бирле дүрт елга бер уза торган финал турнирында, бер ай буе чамасы алдан ук сайланылган чемпионатны кабул итүче илдә 32 команда катнаша (сайланма турнир нәтиҗәсендә мондый хокук 31 командага, һәм , 1938 елдан алып, кабул итүче илнең җыелма командасы да).[2]
Турнирны бер ук вакытта берничә илдә үткәрү тыелмаган, тик моңа карамастан 85 елдан артын тарихында ФИФА бер генә тапкыр ДЧ үткәрүне ике илгә тапшырганы булды. Соңыннан, оешма берничә тапкыр турнирны ике һәм аннан артык илләрдә үткәрергә җыенмаганын ачыклады (мәсәлән, шул ук УЕФАдан аермалы буларак, соңгысы Евро-2000нән башлап, берничә тапкыр Ауропа чемпионатын берничә илгә ышанып тапшырган). Шулай да, 2018 елның 13 июнендә 2026 елгы Дөнья чемпионаты өч илдә узуы билгеле булды.
1938 елдан алып 2002 елга кадәр узган Дөнья чемпионаты ярышы җиңүчесе финал турнирда квалификацияне расламыйча уйнады; 2006 елдан башлап, узган Дөнья чемпионаты җиңүчесе дә гомуми квалификацияне башка командалар белән беррәттән раслый.[3]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Рәсми сайт 2010 елның 17 июль көнендә архивланган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ World Cup. britannica.com. 2022-07-07 тикшерелгән.
- ↑ História do Mundial. casasdeapostas24.com. 2022-07-07 тикшерелгән.
- ↑ History of the FIFA World Cup Preliminary Competition. yumpu.com. 2022-07-07 тикшерелгән.