Интернет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Интернет latin yazuında])
(Дөнья челтәре битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бөтендөнья пәрәвезе белән бутамагыз.

www.opte.org/maps сайтыннан 2005 елның 15 гыйнварынан алынган бирелмәләр нигезендә төзелгән Интернетның өлешчә харитасы. IP-адресларны тоташтырып һәрбер сызык ике төен арасында төшерелгән. Сызыкның озынлыгы төеннәр арасындагы вакыт тоткарлануын (пиң-ны) күрсәтә. Бу харита 2015 елда җыюга үтәрлек булган бирелмәләрнең 30 % кимрәк C сыйныфы челтәрләрен тәкъдим итә. RFC 1918 буенча сызык төсе аның урынына туры килә. Чираттагы төсләр файдаланыла:
     зәңгәр: net, ca, us      яшел: com, org      кызыл: mil, gov, edu      сары: jp, cn, tw, au, de      шәмәхә: uk, it, pl, fr      алтын: br, kr, nl      ак: ru, ws, tv, pro

Интернет (ингл. Internet, ХФӘ: [ˈɪn.tə.net]) — мәгълүмат саклау һәм тапшыру өчен берләшкән компьютер челтәрләренең бөтендөнья системасы. Бөтендөнья челтәре һәм Глобаль челтәр, яисә Челтәр генә дип тә йөртелә. TCP/IP протоколлары стәке нигезендә төзелгән.

Интернет нигезендә бик күп төрле бирелмәләр тапшыру системалары эшли. Мәсәлән, Бөтендөнья пәрәвезе (рус. «Всемирная паутина», ингл. World Wide Web, WWW) — үзара һиперсылтамалар белән тоташкан документлар системасы (челтәре).

2015 елның уртасына Интернет белән кулланучылар саны 3,3 млрд-ка барып җитте. Күбесеннән бу Интернетка үтәрлек кәрәзле элемтәләрнең, 3G һәм 4G стандарларның, иҗтимагый челтәрләрнең киң таралуы белән, һәм интернет-трафикның бәясе төшүе белән аңлатыла.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Интернет төзелә торган принциплар беренче тапкыр ARPANET челтәрендә кулланыла. ARPANET — 1969 елда Америка DARPA агентлыгы заказы буенча төзелгән. ARPANET эшләнмәләрен файдаланып, 1984 елда АКШ-ның Милли фәнни фонды университетлар һәм исәпләү үзәкләре арасында элемтә өчен NSFNET челтәрен төзи. Ябык ARPANET-тан аермалы буларак, NSFNET янына тоташу ирекле иде һәм 1992 елга аңа 7500 дән артык вак челтәр, шул исәптән Руссиядән читтә 2500 дән артык челтәр тоташтырылган иде. NSFNET опера челтәрен коммерция куллануга тапшыру белән заманча Интернет барлыкка килде.

Эшләү концепциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәбәрләрне тиз тапшыру юнәлешендә америка тикшеренү програмы белән Җозеф Ликлайдер (ингл. Joseph Carl Robnett Licklider) җитәкчелек итә, ул 1962 елда «Galactic Network» дигән эшен бастыра. Ликлайдер ярдәмендә компьютер челтәренең җентекләп эшләнгән беренче концепциясе барлыкка килде. Бу концепция Леонард Клейнрокның (ингл. Leonard Kleinrock) бирелмәләрне тапшыру пакетларын коммутацияләү тәгълимате өлкәсендәге эшләре белән ныгытылды (19611964).

1962 елда Пол Бэран (ингл. Paul Baran) RAND Corporation-нан «On Distributed Communication Networks» дигән доклад әзерләде. Ул бер-берсе белән бәйле үзәкләштерелмәгән компьютер челтәре белән кулланырга тәкъдим итте. Аның буенча бу челтәрдә бөтен компьтер да тигез хокуклы булырга тиеш. Шушы челтәрнең нинди булса да өлеше таркалса-җимерелсә дә ул эшкә сәләтле булып калырга тиеш. Шулай итеп ике мөһим мәсьәлә эшләнеп чыгарыла — беренчедән, челтәрнең эшкә сәләтлелеге тәэмин ителә, икенчедән, бирелмәләрнең юкка чыгуыннан сакланып калуы шулай ук тәэмин ителә, чөнки ул бирелмәләр бер-берсеннән аерылган компьютерларда сакланып калынган булалар. Хәбәрләр аналог төрендә түгел, ә санлы төрдә тапшырылачаклар дип уйланылган иде. Хәбәрне үзен кечкенә өлешләргә — «пакетларга» таркатырга һәм бүленгән челтәр аша бөтен пакетларны берьюлы тыпшырырга уйланылган иде. Барып ирешкән урында алынган дискрет пакетлардан хәбәр яңадан «җыелган».

Шул үк вакытта Доналд Дейвис (ингл. Donald Watts Davies) Англиядә Челтәр концепциясен дөньяга китергән, һәм ул аңа әһәмиятле өлеш өстәгән — компьютер төеннәре бирелмәләрне генә тапшырырга түгел, төрле телләрнең һәм компьютер системнарының тәрҗемәчесе булырга тиеш тә. Аерым җибәрелә торган файллар фрагментларын аңлатыр өчен «пакет» термины белән беренче булып нәкъ Дейвис куллана башлады.

ARPANet[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елда Ларри Робертс (ингл. Lawrence G.Roberts) ARPA компьютерларын бер-берсе белән ялгарга тәкъдим итте. Шулай итеп ARPANet дигән беренче интернет-челтәрен ясау эше башланды. Лос-Анҗелестагы Калифорния университеты (ингл. UCLA, University of California, Los Angeles), Стэндфорд университеты (ингл. Stanford Research Institute), Санта-Барбарадагы Калифорния университеты (ингл. University of California, Santa Barbara) һәм Юта штаты университеты (ингл. Utah State University) арасында махсус элемтә кабеле үткәрелә. BBN-нан Фрәңк Һартның (ингл. Frank Hart) белгечләр төркеме ARPANET челтәрен оештыру буенча техник проблемнарны карар итергә тотындылар[1][2].

Шундый челтәрне эшләргә Лос-Анҗелестәге Калифорния университетына, Стэндфорд университетына, Юта штаты һәм Санта-Барбарадагы Калифорния штаты университетларына кушылды. Компьютер челтәре ARPANET (ингл. Advanced Research Projects Agency Network) дип аталды, һәм 1969 елда проект кысаларында шушы дүрт күрсәтелгән фәнни учреждениеләрне бу челтәр берләштерде. Барлык эшләр АКШ-ның Саклау министырлыгы белән финансландылар. Аннан соң, ARPANET челтәре тиз итеп үсә һәм ныгый башлады. Аның белән төрле фән өлкәләре галимнәре куллана башладылар.

ARPANET-ның беренче серверы 1969 елның 2 сентябрь көнендә Калифорния университетында (Лос-Анҗелес) урнаштырылган иде. Honeywell DP-516 компьютерында 24 Кб оператив хәтер булган иде[3].

1969 елның 29 октябрендә 21: 00 сәгатьтә Лос-Анҗелеснең Калифорния университетында (UCLA) һәм Стәнфорд тикшеренү институтында (SRI) беренче ике ARPANET челтәре төене арасында элемтә сеансы үткәрелә. Чарли Клайн (Charley Kline) ерактан торып тоташтыруны Лос-Анҗелестән Стәнфордтагы компьютерга ясарга маташты. Кертелгән һәр символны аның коллегасы Билл Дүвалл (Bill Duvall) уңышлы тапшыруын Стәнфордтан телефон аша раслады.

Беренче тапкыр «LOG» дигән сүзнең нибары «LO» ике символын гына җибәреп булды, шуннан соң челтәр эшли башлады. LOG — ул LOGIN (системга керү) дигән сүзнең кыска язылышы. Системның эш торышына 22:30-га инде кире кайтарып җитештеләр, һәм киләсе омтылыш уңышлы булды. Нәкъ менә шул датаны Интернетның туган көне дип санарга мөмкин[4].

1971 елга челтәр буенча электрон почта җибәрү өчен беренче програм эшләнде. Бу програм шунда ук бик популяр булды.

1973 елда челтәргә трансатлантик телефон кабеле аша Бөекбритания һәм Норвегиядән беренче чит ил оешмалары тоташтырылды, шуннан бу челтәр халыкара челтәргә әйләнде.

1984 елда домен исемнәре системы эшләнде (ингл. Domain Name System, DNS).

Хәзерге үсеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елда Бөтендөнья пәрәвезе Интернетта ачык була, ә 1993 елда атаклы NCSA Mosaic веб-браузеры барлыкка килә. Бөтендөнья пәрәвезе популярлаша бара.

1995 елда NSFNet тикшеренү челтәре роленә әйләнеп кайта, хәзер Интернет трафигын маршрутизацияләү белән Милли фәнни фондының суперкомпьютерлары түгел, ә челтәр провайдерлары шөгыльләнә.

Шул ук 1995 елда Бөтендөнья пәрәвезе, трафик буенча FTP файлларының беркетмәсен узып, Интернетта мәгълүматны төп тәэмин итүче була. Бөтендөнья пәрәвезенең консорциумы (W3C) оеша. Бөтендөнья пәрәвезе Интернетны үзгәртте һәм аның заманча кыяфәтен булдырды дияргә була. 1996 елдан Бөтендөнья пәрәвезе «Интернет» төшенчәсен тулысынча диярлек алыштыра.

Хәзерге вакытта Интернетка элемтә иярченнәре, радио-каналлар, кабельле телевидение, телефон, кәрәзле элемтә, махсус оптик-җепселле линияләр яки электр чыбыклары аша тоташырга мөмкин. Бөтендөнья челтәре алга киткән һәм үсеп килүче илләрдә тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде.

Биш ел дәвамында Интернет 50 миллионнан артык кулланучы аудиториясенә җиткән. Башка коммуникация чараларына мондый популярлыкка ирешү өчен күбрәк вакыт кирәк иде[5]:

Мәгълүмати мохит Вакыт, ел
Радио 38
Телевидение 13
Кабельле телевидение 10
Интернет 5

2008 елның уртасына Интернет белән даими рәвештә файдаланган кулланучыларның саны 1,5 млрд кешегә якынайды.[6]

2010 елның 22 гыйнварында Халыкара галәми станция экипажына Интернет белән турыдан туры куллану мөмкинлеген бирелде[7].

2012 елның 30 июненә Интернет белән даими кулланучылар саны 2,4 млрд-тан ашып китте. Җир шары халкының өчтән бер өлешеннән күбрәге Интернет хезмәтләре белән файдалана иде.

2017 елның сентябрендә БМО Интернетка керү мөмкинлеге Җирдә яшәгән халыкларның 48 %-ында бар икәне турында хәбәр итте. Шуның белән бергә 2010 елдан бирле интернет-кулланучыларның саны 1,5 млрд кешегә арткан.[8]

Телләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Интернеттан файдаланучыларның мәгълүмати ресурсларга керү иреге дәүләт чикләре һәм/яки милли доменнар белән чикләнми, әмма тел чикләре саклана. Интернетның өстенлек алып торучы теле булып Инглиз теле тора. Рус теле 2-нче урында[9].

Татнет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Татнет

Татар Интернеты, яки кыскача — Татнет — Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә (татар һәм/яки рус телләре) төзелгән һәм Татарстан һәм/яки татар халкы турында (альтернатив билгеләмә нигезендә, Татнет — Интернет челтәрендә төп эчтәлеге татар халкы һәм/яки Татарстан турында материаллар булган) барлык ресурслар җыелмасы.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Интернет, краткая история и влияние на общество / 978-3-659-81847-9 / 9783659818479 / 365981847X. www.lap-publishing.com. 2016 елның 1 март көнендә тикшерелгән.
  2. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Хроники ИТ-революции - Батыр Каррыев - Ridero. ridero.ru. 2016 елның 1 март көнендә тикшерелгән.
  3. Hobbes' Internet Timeline 10.1 by Robert H’obbes' Zakon
  4. Денис Борн. Интернету — 40 лет. Как всё начиналось…
  5. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Новое лицо аукциона. Компьютерра–Онлайн (2 март 1999). 2009 елның 4 октябрь көнендә тикшерелгән.(үле сылтама)
  6. http://www.internet.ru/node/18678
  7. Экипаж МКС получил прямой доступ к интернету
  8. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. ООН: 52% населения Земли недоступен интернет (19.09.2017).
  9. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Russian is now the second most used language on the web. 2013 елның 24 май көнендә төп чыганагыннан архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]