Ева Лисина
Ева Лисина | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Ева Николай кызы Лисина |
Туу датасы: | 26 июль 1939 (82 яшь) |
Туу урыны: | Чуаш АССР, Батыр районы, Имәнкисәге авылы |
Милләт: | чуаш |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | язучысы, шагыйрә, тәрҗемәче |
Иҗат итү теле: | чуаш теле, рус теле |
Дебют: | 1967 ел "Ялав" (Байрак) журналында |
Ева Николай кызы Лисина (1939 елның 26 июле, Имәнкисәге (Батыр районы) авылы, Чуаш АССР) - прозаик, шагыйрә, драматург, язучы, тәрҗемәче.
Чуваш Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе (2001), ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1988).
Ева Лисина - шагыйре Геннадий Айгиның һәм рәссам Луиза Юманкканың сеңелесе.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ева Лисина 1939 елның 26 июлендә Чуашиянең Батыр районы Имәнкисәге авылында авыл укытучысы гаиләсендә туды. Аның балачагы һәм яшьлеге шул ук районның Шәйморза авылында үтте. 1956-1962 елларда К. А. Тимирязев исемендәге Авыл хуҗалыгы академиясендә (Мәскәү) белем алды.[1]
М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты Ботаника бакчасында, И. Г. Сеченов исемендәге 1 нче Мәскәү медицина институтында, аннары - М. И. Рудомино исемендәге чит ил әдәбияты бөтенроссия дәүләт китапханәсенең өлкән мөхәррире булып эшли. М. С. Щепкин исемендәге театр училищесында чуваш әдәбиятын укыткан.[2]
1967 елда "Ялав" (Байрак) журналында басылган беренче хикәя аңа зур уңыш китерә. Шуннан бирле Е. Лисинаның әсәрләре Чувашия журналларында даими басылып тора һәм аның китаплары Чуаш китап нәшриятында нәшер ителә.Чуаш һәм рус телләрендә әкиятләр, хикәяләр, повестьлар һәм пьесалар авторы. А. Н. Островский, Э. Де Филиппо, П. Гаринеи, Ю. О’Нил, В. Т. Шаламов әсәрләрен чуваш теленә күчерде. Библия чуваш теленә тәрҗемәчеләренең берсе. Россия һәм Германиянең төрле әдәби премияләренә лаекләгән.[3]
Китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әкиятләр (1969)
- Çĕньял ачисем (Синьял балалары, 1971, 1977, 2004, 2005) ISBN 5767014027
- Хĕле кĕрес умĕн (Кышлатыр алдыннан, 1974)
- Хупах хăлха Илюк (Салпы колаклы Илюк, 1979, 1986)
- Тепĕр çул та килетпĕр (Киләсе елда да киләбез, 1989)
- Пăркка мучи калавĕсем (Пәркка бабайның хикәяләре, 1991)
- Çăкăр чĕлли (Икмәк телем, 1994) ISBN 5767007640
- Христос Çуралнă Çĕр (Раштуа төне, 2000)
- Улăхпи (Болынлык, 2002)
- «Çапкаланчӑк. Бомжик» (Сукбай, 2019) ISBN 978-5-7670-2807-8 [4]
- Sånger från nedre Tjuvasjien (Аскы чуашларын җыры, 2017) ISBN 9789187605338
- Синьял балалары (япон телендә, тәрҗемәче М. Гото, 2019)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Ева Лисина(рус.)
- ↑ Писатели : Лисина Eва Николаевна//Культурное наследие ЧувашииКультурное наследие Чувашии(рус.)
- ↑ Лисина Ева Николаевна 2018 елның 25 гыйнвар көнендә архивланган.//Литературная карта Чуваши(рус.)
- ↑ Чуаш китап нәшрияты материаллары буенча. 06.05.2020.