Ева Яниковски
Ева Яниковски | |
---|---|
Туган | 23 апрель 1926 Сегед, Маҗарстан |
Үлгән | 14 июль 2003 (77 яшь) Будапешт, Маҗарстан[1] |
Күмү урыны | Фаркашрети[d] |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | язучы, балалар язучысы |
Җефет | Бела Яниковски[d] |
![]() | |
Википедиядә Яниковски фамилияле башка кешеләр дә бар.
Ева Яниковски (мадьярча Janikovszky Éva; тумыштан Ева Этелька Наметта Кучеш; 23 апрель 1926, Сегед — 14 июль 2003, Будапешт) — венгр язучысы. Дөнья телләренең утыздан артыгына тәрҗемә ителгән балалар өчен язган китаплары белән киң танылу яулаган әдип.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ева Этелька Наметта Кучеш 1926 елның 23 апрелендә Венгриянең көньягында урнашкан, зурлыгы ягыннан илнең өченче булган Сегед шәһәрендә туган. 1944 — 1948 елларда Сегед университетында фәлсәфә һәм халык ижатын (фольклор), аннары ике ел Будапешттагы Лоранд Этвеш исемендәге университетта — фәлсәфә, психология һәм политэкономия өйрәнә. 1950 елда укуын тәмамлый һәм педагог дипломы ала.
1950 — 1953 елларда Мәгариф министрлыгының уку әсбаплары бүлегендә референт булып эшли, аннары дүрт ел буенча Ifjúsági Könyvkiadó яшьләр китап нәшриятында мөхәррир була. Соңрак Ференц Мор нәшриятында баш мөхәррир вазифасын башкара.
Csip-Csup дип исемләнгән беренче китабын Ева Яниковски 1957 елда бастырып чыгара. Аның әсәрләре тематик яктан башлыча балаларның һәм олыларның көндәлек кичерешләр һәм капма-каршылыклар фонындагы мөнәсәбәтләренә багышланган. Язучының кайбер китаплары буенча анимацион һәм телефизион фильмнар төшерелгән.
Янковскиның күп китапларына рәсем-сурәтләрне график Ласло Ребер (1920-2001) ясый.
Язучы шулай ук фильмнар өчен сценарийлар яза, журналларда эшли, радио - һәм телетапшыруларда даими катнаша.
Ева Яниковски 2003 елның 14 июлендә вафат була. Будапештның Фаркашрети зиратында җирләнгән.
Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1952 елда табиб Бела Яниковскига кияүгә чыга, 1955 елда аларның уллары Янош туа.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ева Яниковски әсәрләре дистәдән артык төрле әдәби премияләргә лаек булган. Алар арасында иң мәртәбәлеләре — балалар әдәбияты өлкәсендәге немец һәм Венгриянең Кошут исемендәге дәүләт премиясе.
Язучы Будапештның Эржебетварош районының Мактаулы гражданы.
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Язучы хөрмәтенә 2003 елда Будапешттагы мәктәпкә Ева Яниковски исеме бирелә.
- 2004 елда Ева Яниковски фонды оештырыла.
Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сайт о Еве Яниковски(маҗар.)
- Felnőttek iskolája - Janikovszky Éva és a meseírás bei Magyar Narancs (маҗар.))