Евгений Батенчук

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Евгений Батенчук
Тулы исем:

Евгений Никанорович Батенчук

Һөнәре:

төзүче - гидротехник

Туу датасы:

28 февраль 1914(1914-02-28)

Туу җире:

Балта, Подолье губернасы, Русия империясе

Ватандашлыгы:

РусияССРБ

Милләт:

украин

Үлем датасы:

30 май 1999(1999-05-30) (85 яшь)

Үлем җире:

Яр Чаллы

Хатыны:

Людмила Кривко

Бүләк һәм мөкәфәтләре:

Социалистик Хезмәт Каһарманы ордены, 3 Ленин ордены, Октябрь Инкыйлабы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Евгений Батенчук (Евгений Никанор улы Батенчук, русча Евгений Никанорович Батенчук) – төзүче-гидротехник, оештыручы, Социалистик Хезмәт Каһарманы. Яр Чаллы шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елның 28 февралендә Подолье губернасы (хәзерге Украинаның Одесса өлкәсе) Балта шәһәрендә туган. 1999 елның 30 маенда вафат. Милләте буенча украин.

Одессада җидееллык мәктәпне бетерә һәм 14 яшьтән эшли башлый. 1931 елда комсомолга керә. Найфеево дигән яһүдләр авылында авыл хуҗалыгын күмәкләштерүдә катнаша.

1931 елда, 17 яшьлек вакытта, ССРБ да иң беренчеләрдән булып оешкан Шевченко МТС ында АКШтан җибәрелгән “Фордзон” тракторларын ремонтлауны оештыруны тапшыралар. “Икенче бишьеллык” исемендәге заводның директоры итеп куялар.

Харьковта рабфакта укып, аттестат ала, химия-технология институтының химия машиналары төзү факультетын тәмамлый.

Сугышта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Бөек Ватан сугышын Неман елгасы буенда чиктә каршылый. Контузия алгач, алманнарга әсирлекккә төшә. Тильзит, Падерборн концлагерьларында 3,5 ел әсирлектә була. Яшерен оешма эшендә катнаша. Совет сугышчылары азат иткәч, тоткыннардан төзелгән батальон белән җитәкчелек итә. Г. К. Жуков ставкасының союздаш гаскәрләрдәге элемтәче офицеры штабында хезмәт итә.

Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены.

Төзелеш оешмалары җитәкчесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Армиядән кайткач, 1946 елның 26 апреле башлап – “Сочи ГЭСтөзелеш” оешмасында Кызыл Алан ГЭСының баш механигы.

1950 елданИркутск ГЭСы төзелешендә.

1957 елдан – ВилюйГЭС төзелешен җитәкли.

1971 елның 26 февраленнәнЧаллыда, “Камгэсэнерготөзелеш” оешмасы башлыгы. Зәй ГРЭсын, Түбән Кама ГЭСын, КамАЗны, Яр Чаллы шәһәрен төзүче.

1989 елда 75 яшьтән лаеклы ялда. ССРБ хөкүмәте шәхси пенсия билгели.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якутиядәге Мирный һәм Татарстандагы Яр Чаллы шәһәрләренең шәрәфле ватандашы.

РСФСРның, Татарстан АССРның һәм Якутиянең атказанган төзүчесе.

Социалистик Хезмәт Каһарманы.

Өч Ленин ордены, Октябрь Инкыйлабы ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены.

Кама политехника институтының шәрәфле профессоры.

Яр Чаллыда, Мирныйда, Ленскида, Чернышевский бистәсендә Е.Батенчукка һәйкәлләр һәм бюстлар куелган.

Чаллыдагы мәйданга һәм урамга, Чернышевскийдагы мәйданга, Чаллы икътисад-төзелеш техникумына һәм 64,67 каратлы ювелир алмазга Батенчук исеме бирелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Яр Чаллы шәһәре тарихы музее фонды.
  2. Ф.К.Видрашку. Набережная надежды. 1984 ел.
  3. Ф.Таурин. Ангара (повесть). 1952 ел.
  4. Ю.Д.Полухин. Ломаная прямая. (Мәскәү, 1962 ел); Заколдованные берега. Мәскәү, 1976 ел; һ.б.
  5. А.Арбузов. Иркутская история (пьеса). 1959 ел.