Евгений Бикбов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгений Бикбов latin yazuında])
Евгений Бикбов
Туган 14 август 1914(1914-08-14)
Чиләбе өлкәсе
Үлгән 14 июль 1983(1983-07-14) (68 яшь)
Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Күмү урыны Чиләбе өлкәсе
Катнашкан сугышлар/алышлар Хәсән күле бәрелеше[d] һәм Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1945)

Ленин ордены Кызыл Байрак ордены

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929-1936 елларда туган авылы колхозында, 1938-1942 елларда Эчке эшләр халык комиссарлыгының Нагайбәк районы бүлекчәсендә эшли. 1936 елдан Кызыл Армиядә. Хәсән күле янында япон гаскәрләренә каршы сугышта катнаша (1938). 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 25 нче гвардияче танк бригадасы автоматчыларының моторлаштырылган батальонында бүлекчә (отделение) командиры (11 нче гвардияче армиянең 2 нче гвардияче танк корпусы). 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Беларус (1944) һәм Көнчыгыш-Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның 30 июнендә Черневки авылы янында Березина елгасын кичкәндә (БССР, Минск өлкәсе Борисовский районы) батырлык күрсәтә: Бикбов командалыгындагы солдатлар каршы як ярда яна торган күпергә кереп, өч дзотны басып алалар, кул сугышы белән дошманның күп көчен юкка чыгарып, батальонга елга аша кичеп чыгарга булышлык итәләр. 1945-1947 елларда Нагайбәк районы милисәсе бүлегендә участок милисәнире, 1954 тән Югары Урал урман хуҗалыгының Арсин урманчылыгында эшли.

Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, мидәлләр, ССРБның Югары Шурасы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Челябинская область: Энцикл. Челябинск, 2003. Т. 1;
  • Хакимов М.С., Сафаров М.А. Татары: Воины. Труженики. Патриоты. М., 2006.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]