Евгений Варакин
Евгений Варакин | |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Вазыйфага керешкән сентябрь 2024 ел | |
Аңа кадәр | Марат Зыятдинов |
![]() вице-премьеры | |
Вазыйфада 2022–2024 | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 21 ноябрь 1975 (49 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Белем | Сембер дәүләт университеты |
Евгений Варакин, Евгений Анатольевич Варакин (рус. Евгений Анатольевич Варакин; 1975 елның 21 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― хуҗалык-хөкүмәт эшлеклесе, 2024 елның сентябреннән Татарстанның Югары Ослан муниципаль районы башлыгы, 2022―2024 елларда ― Татарстан хөкүмәте вице-премьеры.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1975 елның 21 ноябрендә Казанда туган. Бабасы ― өч сугышта (совет-фин, Бөек Ватан, совет-япон[d]) катнашкан офицер[1].
2002 елда Сембер дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хезмәт эшчәнлеген 1996 елда Балтач авыл хуҗалыгы техникасы хезмәткәре булып башлаган.
2003―2006 елларда ― Казанның Авиатөзелеш районы «Кадыш» ТК ТКХ башлыгы, торак фондының техник торышын контрольдә тоту бүлеге башлыгы, торак фондына техник хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт буенча башлык урынбасары, ТКХ МУП башлыгы.
2006―2010 елларда ― Казанның Вахитов районы администрациясе башлыгы урынбасары.
2010―2011 елларда ― Казан башкарма комитетының административ-техник инспекция идарәсе башлыгы урынбасары, беренче урынбасары.
2011―2016 елларда ― Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары, беренче урынбасары.
2016 елдан ― Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе.
2021―2022 елларда «Иске шәһәр» префектурасы территориясе префекты[2].
2022―2024 елларда ― Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары[3]. Луганск өлкәсенең, кайбер бәяләүләр буенча 60 процентка кадәр җимерелгән Лисичанск һәм Рубежное фронт яны шәһәрләрен торгызуны җитәкләгән[4]. Аның җитәкчелегендә су белән тәэмин итү, җылыту системаларын торгызу эшләре актив бара, күп кенә Лисичанск һәм Рубежное кешеләренең йортларына электр уты кайтарыла һ.б. эшләр эшләнелә[5].
2024 елның июнендә Татарстанның Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе в.б. итеп билгеләнгән, июльдән – башкарма комитет җитәкчесе.
2024 елның сентябрендә Татарстан Республикасының Югары Ослан районы башлыгы итеп сайланган[6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2006 ― Татарстан Республикасы премьер-министры Рәхмәте
- 2009 ― Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау Грамотасы
- 2012 ― III дәрәҗә «Казанга намуслы хезмәте өчен» мактау билгесе
- 2018 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- 2018 ― Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте
- 2024 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― төбәкара хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[7][8]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләле[9].
Футбол белән шөгыльләнә. Казан шәһәре чемпионатында «Технолог» командасы администраторы буларак катнаша[10].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Верхний Услон: впереди – крутой поворот. protatarstan.ru, 9.12.2024
- ↑ Дмитрий Катаргин, Вероника Ваганова, Иван Скрябин. «На острие иглы: очень много работы, нужен опыт, авторитет и желание». Бизнес-Онлайн, 9.03.2021(рус.)
- ↑ Указ Президента РТ № УП-662 от 23.09.2022(үле сылтама)
- ↑ Татарстан взял шефство над Лисичанском и назначил куратора для этой территории. kazanfirst.ru, 24.09.2022(рус.)
- ↑ Глава с позывным «Татарин»: Евгению Варакину после «вахты» в зоне СВО доверили Верхний Услон. БИЗНЕС Online, 14.06.2024(рус.)
- ↑ Евгений Варакин. Биография. Татар-информ
- ↑ Евгений Варакин возглавит Верхнеуслонский район. Сайт Дрожжаное, Вконтакте, 14.06.2024
- ↑ Признание заслуг. «Республика Татарстан», 18.06. 2024
- ↑ Нусрет Муфталиев. Евгений Варакин: «Наш район перспективный, просто надо много работать». «Волжская новь», 20.12.2024(рус.)
- ↑ Варакин Евгений - официальный представитель команды. Федерация футбола города Казани(рус.)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәкаләләр
- Татьяна Вафина. Югары Ослан: Ярларыңа кага биек дулкын. «Татарстан», 2024 ел, №12. – Б.4-9.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Варакин Евгений Анатольевич. realnoevremya.ru(рус.)
- Варакин Евгений Анатольевич. Татцентр.ру(рус.)
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- 21 ноябрь көнне туганнар
- 1975 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Татарстан муниципалитетларының гамәлдәге җитәкчеләре
- Район башлыклары
- Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Сембер дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Шәхесләр:Россиянең 2022 елгы Украина хәрби чаралары
- Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр