Евгений Дементьев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгений Дементьев latin yazuında])
Евгений Дементьев
Туган 10 апрель 1939(1939-04-10)
Смоленск өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 27 февраль 2021(2021-02-27) (81 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Һөнәре зоотехник, галим, университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт аграр университеты
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Евгений Дементьев (10 апрель 1939 ел — 27 февраль 2021 ел) — галим-ветеринар врач, югары мәктәп укытучысы. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1991), профессор (1992). Башкорт АССРның атказанган ветеринар врачы (1980), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2000).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евгений Павлович Дементьев — 1939 елның 10 апрелендә Смоленск өлкәсе Иске Широкий авылында туган[1]. 1964 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын тәмамлаганнан соң, 1969 елга кадәр Башкорт АССР-ның Мәчетле районында ветеринар булып эшли. 1969 елдан Евгений Павлович һөнәри язмышын Башкортстан авыл хуҗалыгы институты белән бәйли. Башта ветеринария клиникасы мөдире, аннары ассистент, доцент, профессор булып эшләп, Башкортстанның агросәнәгать комплексы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә актив катнаша. Аның тарафыннан 50 ел эчендә Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләгән белгечләр әзерләнә.

19942009 елларда Евгений Дементьев зоогигиена, эпизоотология һәм ветеринария нигезләре кафедрасын җитәкли. Гыйльми эшчәнлеге 1975 елдан башлана — кандидатлык диссертациясен, 1991 елда докторлык диссертациясен уңышлы яклый.

Гыйльми тикшеренүләре һәм хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дементьев Евгений Павловичның гыйльми кызыксынулары һәм эзләнү даирәсе техноген факторлар тәэсире шартларында малларның һәм кошларның табигый каршы торучанлыгы, хайваннарның, кошларның, кыйммәтле тиреле киекләрнең һәм тирә-юнь мөхитне саклауга интенсив технологиясен оптимизацияләү буенча ветеринария-санитария чараларын әзерләү закончалыкларын ачыклый. Галим-практик Евгений Павлович «Башкортстанда малчылыкны алып баруның фәнни-нигезләнгән системасы» тәкъдимнәрен әзерләүдә актив катнаша, шулай ук «Башнефть» акционерлар нефть компаниясе «акционерлар нефть компаниясе хуҗалыкларында мал, балык һәм бал кортларының төп авыруларын искәртү буенча ветеринария-санитария чаралары» тәкъдимнәрен әзерләүдә зур эш башкара[2]. Биш уйлап табылган фәнни-гамәли тәкъдим Башкортстан Республикасы һәм Россия Федерациясе хуҗалыкларында киң кулланыла. Аның тарафыннан һаваны ясалма рәвештә ионлаштыру технологиясе эшләнә, ул Башкортстан Республикасының, РФ һәм Белоруссиянең дуңгызчылык комплексларында кертелә[1].

Евгений Дементьев 200-дән артык фәнни хезмәт нәшер итә, шул исәптән 4 монография. 11 фән кандидаты әзерли.

    • «Влияние аэроионизации на естественную резистентность и иммунный статус телят, вакцинированных против сальмонеллёза». Өфө, 2006 (автордаш);
    • Гигиеническое и экологическое значение аэроионного спектра атмосферы и воздуха животноводческих помещений.Уфа, 2008 (автордаш).

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул күп еллар биотехнологияләр һәм ветеринария факультетының методик комиссиясе рәисе, Башкорт дәүләт аграр университетының диссертация советы рәисе, Башкортстан Фәннәр академиясенең гыйльми совет рәисе, ветеринария медицинасы мәсьәләләре буенча бүлек рәисе була. «Сельские узоры» һәм «Вестник Башкирского университета» журналларының редакция коллегиясе әгъзасы, «Ветеринария эше» гыйльми-җитештерү журналының редколлегия әгъзасы[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]