Евгений Жуков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгений Жуков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Евгений Жуков
Туган телдә исем рус. Евгений Михайлович Жуков
Туган 10 (23) октябрь 1907 яки 25 август 1948(1948-08-25)
Варшау[1] яки Салтыково[d], Земетчино районы, Пинзә өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 9 март 1980(1980-03-09)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Яшәгән урын Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[2]
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Ленинград көнчыгыш университеты[d]
Һөнәре тарихчы, дириктыр, баш мөхәррир
Эш бирүче Ленинградский институт истории, философии и лингвистики[d], Петербург дәүләт университеты, ССҖБ ФА тарих институты[d], Государственный комитет СССР по телевидению и радиовещанию[d], МДУ тарих факультеты[d], СБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе[d], «Правда» газетасы, РФА шәркыятьчелек институты[d] һәм РФА гомуми тарих институты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] һәм витиринария фәннәре дуктыры[d]
Могила академика Евгения Жукова.JPG

Евгений Михайлович Жуков (10 (23) октябрь 1907, Варшава, Польша патшалыгы, Русия империясе9 март, 1980, Мәскәү, РСФСР, СССР) — совет тарихчысы, академик , СССР Фәннәр Академиясе ( 20.06.1958) академикы, 1968-1979 елларда ССРБ ФА Гомуми тарих институты директоры, Совет тарих энциклопедиясенең баш мөхәррире

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдә Е М. Жуковның кабере Новодевич зиратында

Ленинград Көнчыгыш институтының Япон бүлеген (1927) һәм аспирантураны (1929) тәмамлый. 1929-1932 елларда тарих-лингвистика институтында һәм Ленинград университетында укыта. 1933-1937 елларда-ВКП(б) Үзәк Комитеты аппаратында. 1939-1941 елларда-СССР ФА Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, 1941-1943 елларда-СССР радиокомитетының бүлек башлыгы һәм рәисе урынбасары. СССР Фәннәр академиясенең Тын океан институты директоры (1943-1950). Бер үк вакытта 1944-1946 елларда М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында укыта — тарих факультетының Ерак Көнчыгыш илләре тарихы кафедрасы мөдире, доцент, профессор. 1946-1980 елларда-КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясе кафедрасы мөдире. «Правда» газетасы мөхәррире (1946—1949). СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары (1950—1953). Сектор мөдире, СССР Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры урынбасары (1953-1957), СССР Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты директоры (1968-1979). СССР ФА Тарих бүлеге академигы-сәркатибе (1958-1969, 1975-1979).

Улы — тарихчы-япон белгече Александр Жуков (1954 елда туган).

1980 елның 9 мартында Мәскәүдә вафат була. Новодевич зиратына җирләнгән[3].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Е.М. Жуков — Японияны өйрәнүче совет белгечләре мәктәбенең күренекле вәкилләренең берсе, Япония тарихының берничә төп мәсьәләләрен, бигрәк тә яңа һәм иң яңа заманнардагысын (Япониянең тарихи үсеше процессының гомуми характеристикасы, Япон милитаризмы тарихы һ. б.) эшли. Яңа заманның халыкара мөнәсәбәтләре һәм колониаль проблемалар, тарихның гомуми методологик мәсьәләләре, тарихны периодизацияләү проблемалары буенча эшләр авторы.

«Всемирная история» (1953-1965) һәм Совет тарих энциклопедиясенең (1961-1976) баш мөхәррире. СССР тарихчыларының милли комитеты рәисе (1972-1980). СССР һәм НРБ Комиссиясенең совет өлеше рәисе (1971). Китап сөючеләрнең Бөтенсоюз ирекле җәмгыяте рәисе (1975).

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монографиялар
  • История Японии. М., 1939;
  • Японский милитаризм — враг свободолюбивых народов. М., 1945;
  • Японский милитаризм. М., 1972 (редактор);
  • Очерки методологии истории. 1980; 2-е изд. М., 1987. — 256 с.
Мәкаләләр

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • [Жуков Евгений Михайлович Евгений Жуков] — ЗСЭ
  • Дружинин Н. М., Ковальченко И. Д., Рыбаков Б. А., Тишков В. А. К 70-летию академика Евгения Михайловича Жукова // История СССР. 1977. № 5;
  • Бромлей Ю. В., Коростовцев М. А., Минц И. И. 70-летие академика Е. М. Жукова // Вопросы истории. 1977. № 10;
  • Ларина Т. О. 80-летие академика Е. М. Жукова // Вопросы истории. 1988. № 2;
  • Фурсенко А. А. Штрихи к портрету академика Е. М. Жукова // Новая и новейшая история. 2007. № 6;
  • Искендеров А. А. Академик Е. М. Жуков // Вопросы истории. 2008. № 2.

Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]