Евгений Завойский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгений Завойский latin yazuında])
Евгений Завойский
Туган 28 сентябрь 1907(1907-09-28)[1]
Моһылив-Подилскый, Подолия гөбернәсе, Россия империясе[1]
Үлгән 9 октябрь 1976(1976-10-09)[1] (69 яшь)
Мәскәү, СССР
Үлем сәбәбе миокард инфаркты[1]
Күмү урыны Кунцево зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре физик, төшче галим
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Фән өлкәсе: физика[2] һәм магнитлы-резонанслы томография[2]
Эш урыны: Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

 Евгений Завойский Викиҗыентыкта

Евгений Завойский (Евгений Константин улы Завойский, 28 сентябрь 1907(1907-09-28)[1], Моһылив-Подилскый, Подолия гөбернәсе, Россия империясе[1] — 9 октябрь 1976, Мәскәү, СССР) — физик, Казан магнит радиоспекторскопиясе мәктәбенә нигез салучы, ССРБ ФА хакыйкый әгъзасы (1964). 1947 елдан И.В.Курчатов исемендәге Атом энергиясе институтында (Мәскәү). Яңа физика бүлегенә (магнит радиоспектроскопиясенә) нигез салган электрон парамагнит резонасы күренеше ачкан (1944). Термотөш плазмасына һәм тиз үтүчән процессларга караган фәнни хезмәтләр авторы. ССРБ дәүләт (1949) һәм Ленин (1957) премияләре лауреаты.

Казан шәһәренең Идел буе районында Завойский урамы бар, 1984 елдан Казан физика-техника институты Завойский исемен йөртә, 2004 елда Казан дәүләт университетының Физик факультеты алдында Завойский һәйкәле ачылган. 1991 елдан парамагнит резонансы өлкәсендәге казанышлар өчен Завойский исемендәге бүләк бирелә.

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Semerok A., Soulié E., Zavoïskaya N. E. Evguenii Konstantinovitch Zavoïskii (1907-1976) et la découverte de la résonance paramagnétique électronique // Reflets de la physiqueSFP, 2019. — ISSN 1953-793X; 2102-6777doi:10.1051/REFDP/201962038
  2. 2,0 2,1 Czech National Authority Database