Евгений Кузин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгений Кузин latin yazuında])
Евгений Кузин
Туган телдә исем Евгений Андриянович Кузин
Туган 2 апрель 1933(1933-04-02)
Кече Кандал, Майна районы, Урта Идел крае, СССР
Үлгән 16 июнь 2004(2004-06-16) (71 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт рус
Һөнәре театр артисты, мөгаллим
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1981)

Евгений Кузин, Евгений Андриян улы Кузин (рус. Евгений Андриянович Кузин, 1933 елның 2 апреле, СССР, Урта Идел крае, Майна районы, Кече Кандал ― 2004 елның 16 июне, РФ, ТР, Казан) – театр артисты, мөгаллим, ТАССР халык (1975), РСФСР атказанган (1981) артисты, Тукай бүләге иясе (1981).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елның 2 апрелендә Урта Идел крае (хәзерге Сембер өлкәсе Майна районы Кандал авыл җирлеге) Кече Кандал авылында туган. 2004 елда Казанда вафат.

Казан дәүләт университетының геология факультетын (1956) тәмамлый. Геолог булып эшли.

1958 елдан язмышын Казан дәүләт академия рус Зур драма театры белән бәйли. 1985 - 1987 елларда театрның директоры.

35 ел дәвамында Казан театр училищесында актёр сәнгате фәненнән укыта, сәнгать җитәкчесе була[1].

Казан шәһәр һәм Татарстанның Югары советына сайлана. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе комитеты әгъзасы[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студент чакта ук Качалов театрында яшь Максим Горькийны уйный[3].

Мәскәүдә Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә уйнау өчен тайгадан чакыртып кайтаралар[4].

40 ел буена бик күп образлар тудыра. Алар Татарстанның театр сәнгате тарихына кергән. Ул гади халыктан чыккан, эшчән, намус төшенчәсе югары булган каһарманнарны уйный.

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сергей Сорокин ("Затейник"),
  • Канунин ("Мәхәббәт турында эш”),
  • Позднышев ("Коеп яуган арада”),
  • Садовник ("Бердәнбер шаһит”),
  • Старосельский ("Озату”),
  • Михай Груя ("Изгедән дә изге”),
  • Лоншаков ("Катнашучылар”),
  • Коновалов ( "Астория" кунакханәсе”),
  • Хлудов ("Чабу" М. Булгаков),
  • сэр Томас ("Әйе я юк” У. Гибсон),
  • Василий Кузякин ("Мәхәббәт һәм күгәрченнәр” В. Гуркин).

Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1981) – В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында М. Шатровның “Большевиклар” һәм А. Штейнның “Асториякунакханәсе” спектакльләрендә баш каһарманнарны уйнаган өчен.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Александр Воронин. Судьба Евгения хранила. Казанские ведомости.01.04.2003
  2. Ю.А. Благов. Качалов и качаловцы.Казан, 2008.
  3. Память и надежда. Республика Татарстан.18 июня 2004г. http://www.tatpin.ru/karta.php?t=0&id=103

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]