Евгений Лансере
Евгений Александрович Лансере (12 [24] август 1848, Моршанск — 23 март [4 апрель] 1886, Нескучное авылы, Харьков губернасы — русия скульптор-анималисты, Сынлы сәнгать академиясенең почётлы ирекле общенигы (1876).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Статский советник Людвиг Пауль (Александр Павлович) Лансереның улы (1815-1869).
Моршанскида туган, урындагы гимназиядә укыган. Бала чактан үзенең яраткан темаларын таба — атларны сынландыра. Соңрак яшь скульптор Үзәк Азия, Кавк һәм Төньяк Африкага ерак сәфәрләр кылып, ижадына күп кенә этник образлар өсти (Афганец, "Гарәп", "Ике ана"), бу аның сәнгати эшләрен баетып җибәрә.
1861 ел гаиләсе белән бергә Петербургка күчеп килә. Икенче Санкт-Петербург гимназиясен тәмамлагач, Санкт-Петербург дәүләт университетының юридик факультетында белем ала[7]. Мәхсус сәнгатьле белем алмый, сыннар эшләгәндә скульптор Либерих Николай Ивановичның [1] киңәшләренә таяна [8].1872 елда әсәрләре өчен Сынлы сәнгать академиясына 1нче дәрәҗә синыфлы рәссам исеме ала [9]. 1874 елда Сынлы сәнгать академиясенең почётлы ирекле общнигы дип таныла. 1879 елдан Мәскәү сынлы сәнгать сөючеләр җәмгыяте әгъзасы була.
Күренекле анималист булып таныла, атларны 2018 елның 16 июль көнендә архивланган оста сынландыра, шулай ук тарихи сюжетларда да бу образларга мөрәҗәгать итә. Барлыгы 400 тирәсе әсәр иҗат итә[9]. Аның хезмәтләре Сарытаудагы Радищев музеендагы, Беларусь Республикасының Милли сынлы сәнгать, Россия Дәүләт музейларындагы, Дәүләт Третьяков галереясындагы һ.б. экспозицияләрдә куела.
Аның улы — Лансере Евгений Евгеньевич белән кызы Серебрякова Зинаида Евгеньевна да рәссам булып китәләр[8], төпчек улы Лансере Николая Евгеньевич — архитектор һөнәрен сайлый.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
«Башкорт. Көчле җил!». Ф. Ю. Шопен бронза сыннар фабрикасында коелган. 1886-1893
-
Ике ана. Җайдак башкорт хатыны баласы белән. Ф. Ю. Шопен бронза сыннар фабрикасында коелган
-
Йөк өстендәге чумак. 1870 ел, Ф. Ю. Шопен бронза сыннар фабрикасында коелган
-
Сабанчы-малоросс. 1877 ел, Ф. Ю. Шопен бронза сыннар фабрикасында коелган
-
Атлы чиркәс белән хатын (ел?) Сарытаудагы Радищев музее
-
Е. А. Лансере. Бөркет тоткан кыргыз. 1876 ел. Скульпторның 150 яшенә чыгарылган марка Россия, 1998 г.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #132767252 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Лансере Евгений Александрович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 3,0 3,1 https://www.wga.hu/bio_m/l/lanceray/biograph.html
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Union List of Artist Names — 2004.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Statuette van brons, voorstellende een Mongoolse ruiter, een wild paard met een lasso vangende, ca. 1870 — 1870.
- ↑ 6,0 6,1 Art UK — Art UK.
- ↑ Лансере Евгений Александрович (1848—1887)
- ↑ 8,0 8,1 Большая Советская Энциклопедия. Гл. ред. Б. А. Введенский, 2-е изд. Т. 24. Кукуруза — Лесничество. 1953. 620 стр., илл.; 62 л. илл. и карт.
- ↑ 9,0 9,1 Казьмина Е., Казьмин О. Лансере Евгений Александрович // Созвездие «Тамбовская лира»: справочник. — Тамбов: Юлис, 2006. — С. 228-229. — 260 с.