Евгений Ткаченко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евгений Ткаченко latin yazuında])


Евгений Ткаченко
Туган 9 гыйнвар 1938(1938-01-09)
Үлгән 12 июль 2020(2020-07-12) (82 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
Һөнәре парашутис, акрабат

 Евгений Ткаченко Викиҗыентыкта

Евгений Васильевич Ткаченко (1938 елның 9 гыйнвары2020 елның 12 июле) — совет парашютчысы, очучы. ССРБ атказанган спорт мастеры, парашют спорты буенча Украинаның атказанган тренеры. 1 нче класс очучысы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евгений Ткаченко 1938 елның 9 гыйнварында туган. Урал политехник институтын тәмамлаган[1].

Парашют белән беренче сикерүне 1955 елның 18 гыйнварында ССРБ спорт мастеры Иван Филиппович Сикорский җитәкчелегендә ДОСААФ Свердловск аэроклубында ПО-2 очкычыннан ясый.

1962 елда АКШта узган VI дөнья чемпионатында 2000 метр биеклектән акробатик сикерүдә алтын медаль яулый (тренеры атказанган спорт мастеры К. Лушников).

Ике елдан ФРГда VII дөнья чемпионатында дөньяның иң көчле акробаты исемен раслый. Тагын ике елдан соң ГДРда VIII чемпионатта янә дөнья чемпионы була.

1967 елда ССРБ халыкларының өченче Спартакиадасында күп төрле ярыш буенча абсолют чемпион була.

1968 елда Австриядә узган IX дөнья чемпионатында дөньяның 129 иң көчле парашютчысы арасында берничә ярышны берләштергән дисциплинада беренчелекне ота. Төгәллеккә төркемле сикерүләрдә өченче дөнья рекорды куя.

1969—1972 елларда парашют спорты буенча ССРБ җыелма командасының өлкән тренеры булган. 1969 елда «Парашютчы әзерләү теориясе һәм практикасы» дәреслеген бастыруда катнаша.

Үзәк берләшкән очу-техник мәктәбен инструктор парашютчы белгечлеге белән, Ленин ордены Дәүләт үзәк физик культура институтын (хәзер — Россия физик тәрбия, спорт, яшьләр һәм туризм дәүләт университеты) тренер-укытучы белгечлеге белән тәмамлаган.

Зур спорттан киткәннән соң, үзен Чкалов исемендәге ССРБ Үзәк аэроклубында инструкторлык эшенә багышлый. Тушинода авиация бәйрәмнәреннән репортажлар алып барган. Алга таба дөнья буенча аэрошоу үткәрү буенча фирма булдырган (Франция, Чехословакия, Болгария, Алмания, Югославия, АКШ).

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике баласы бар. Хатыны, Ткаченко (Мухина) Ирина Борисовна — парашютчы-спортчы, парашют спорты буенча 40 тан артык дөнья рекорды иясе, халыкара класслы спорт мастеры, социалистик чемпионатлары, ДОСААФ һәм ССРБ чемпионатлары чемпионы һәм призёры, ССРБның абсолют чемпионы.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1968 елда Австриядә абсолют дөнья чемпионы.
  • 1962 елда АКШта акробатика буенча дөнья чемпионы.
  • 1964 елда ФРГда акробатика буенча дөнья чемпионы.
  • 1966 елда ГДРда дөнья чемпионы.
  • 1961, 1963, 1965, 1967 елларда ССРБ чемпионы.
  • 1967 елда ССРБ халыклары Спартакиадасының абсолют чемпионы.
  • Берничә тапкыр парашют спорты буенча дөнья һәм ССРБ рекордчысы (35 тән артык).

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ткаченко Евгений Васильевич. Биография

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]