Евгения Гуцул
Евгения Гуцул | |
---|---|
![]() | |
Гагаузия Башканы | |
Вазыйфага керешкән 2023 елның 19 июле | |
Президент | Майя Санду |
Аңа кадәр | Ирина Влах |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 5 сентябрь 1986 (38 яшь) СССР, Молдавия ССР, Вулканешты районы, Етулия |
Сәяси фирка | ШОР партиясе |
Белем | юрист |
Евгения Гуцул, Евгения Александровна Гуцул (молдав. Evghenia Guțul, гаг. Evghenia Guțul, кыз фамилиясе Буюклы, 1986 елның 5 сентябре, СССР, Молдавия ССР, Вулканешты районы, Етулия) ― Молдова сәясәтчесе, белеме буенча юрист, 2023 елның 14 маенда узган сайлауларда Гагаузия Башканы (башлыгы) итеп сайланган.[1] [2]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елның 5 сентябрендә Молдавия ССР Вулканешты районы Етулия[d] авылында туган. Һөнәре буенча юрист. Керемнәр һәм мөлкәт турында декларациясендә узган ел 4243 лей хезмәт хакы, 15,3 мең лей бала пособиесе, 5 мең евро күләмендә бала тууга бүләк һәм 20 мең евро күләмендә ниндидер бүләк объекты алуын күрсәткән. Шулай ук декларациядә иренең шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүе, ресторан бизнесы өчен савыт-саба һәм инвентарь җибәрүе күрсәтелгән. [3]
Сайлаулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2023 елның 14 маенда, якшәмбе көнне, Молдованың автономияле Гагаузия төбәге Башканын (башлыгын) сайлауларның икенче турында (беренче тур 30 апрельдә узган) сайлаучыларның 57,8 % ы тавыш бирү өчен участокларга килгән. Гуцул 27 376 тавыш (52%), аның көндәше, Молдова парламентының экс-депутаты, бәйсез кандидат буларак теркәлгән (әмма аны оппозициядәге Молдова социалистлар партиясе (ПСРМ) актив рәвештә хуплый) Григорий Узун 24 913 тавыш (47,61%) җыйган. [4]
Аның сайлау алды кампаниясе Россия Федерациясе белән дуслыкны ныгыту кирәклеге турында белдерүләргә нигезләнә. [5]
Евгения Гуцул сайлауларга яһүди милләтеннән Молдова олигархы (җырчы Жасминның ире) Илан Шорның[d] Россия яклы «Шор»[d] («ȘOR») партиясеннән барган. Гуцул өчен Россия эстрадасы йолдызлары: Николай Басков, Филипп Киркоров һәм Стас Михайлов агитация үткәрә, «Шор» маркалы клип төшереп, анда Гагаузия гимнын («Тарафым») рус телендә башкаралар. Россиянең ЛДПР партиясе лидеры Леонид Слуцкий Гуцулны Гагаузиянең «киләчәк Башканы» дип атый. [6]
Тоткарлану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гуцулны Төркиягә очып китәргә җыенганда, 2025 елның 25 мартында Кишинев халыкара аэропортында тоткарлыйлар һәм Милли коррупциягә каршы үзәккә китерәләр. Кишинев суды аны сайлау фондлары белән идарә итү тәртибен бозу, сайлауларда көндәшләрне законсыз финанслау һәм ялган документлар ясау турындагы эш кысаларында 20 тәүлеккә кулга алган[7][8].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Кандидат от партии "Шор" победила на выборах главы Гагаузской автономии Молдавии. ТАСС, 14.05.2023(рус.)
- ↑ Санду помогла победить новому башкану Гагаузии. Политнавигатор(рус.)
- ↑ Кто такие Григорий Узун и Евгения Гуцул, вышедшие во второй тур выборов башкана Гагаузии. noi.md, 1.05.2023(рус.)
- ↑ Согласно данным ЦИК Гагаузии, победу на выборах главы автономии одержала кандидат от оппозиционной партии «Шор»
- ↑ В молдавской Гагаузии победили пророссийские силы. topcor.ru, 15.05.2023(рус.)
- ↑ Екатерина Постникова. На выборах в Гагаузии победил пророссийский кандидат. РБК, 14.05.2023(рус.)
- ↑ В ООН заявили, что в курсе ареста Гуцул. РИА Новости, 03.04.2025
- ↑ Alina Cotoros (2025-03-26), Chișinăul nu exclude că bașcana Găgăuziei, Evghenia Guțul, planifica să fugă din Republica Moldova, adevarul.ro
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Биография Евгении Гуцул. РИА Новости, 15.05.2023(рус.)
- Евгения ГУЦУЛ Кандидат Партии «ШОР» на должность башкана Гагаузии. Telegram(рус.)