Евдокия Кулёмина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Евдокия Кулёмина latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 14 март 1928(1928-03-14)
Туу урыны Түбән Новгород өлкәсе
Үлем датасы 25 декабрь 2012(2012-12-25) (84 яшь)
Үлем урыны Түбән Новгород өлкәсе, Россия
Башкарган вазыйфа СССР Югары Советы депутаты[d]
Бүләкләр
Ленин ордены Социалистик Хезмәт Каһарманы Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Евдокия Андреевна Кулёмина (14 март 1928 - 25 декабрь 2012)совет авыл хуҗалыгы алдынгысы, Түбән Новгород өлкәсе Пүчинкә районы "Красный пахарь" звено җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1958).

Тәрҗемии хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елда Түбән Новгород өлкәсенең Починков районы Кочкурово авылында крестьян рус гаиләсендә туа.

1941 елда авыл мәктәбенең 5 сыйныфын тәмамлап, "Красный пахарь" колхозына эшкә урнаша. 1950 елда ат фермасы мөдире булып эшли башлый.

1956 елда Кулёмина кукуруз һәм шикәр чөгендере үстерү буенча яшьләр звеносын җитәкли. 1958 елда звено югары җитештерү нәтиҗәләренә иреште, моның ул Ленин орденына тәкъдим ителде.[1].

1959 елгы уңыш тагын да нәтиҗәлерәк булды. Кукуруз гектардан 120 центнер, шикәр чөгендере гектардан 350 центнер, киндер гектарыннан 11 центнер җыеп алынды.

Авыл хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен һәм уңыш җыйганда рекордлы күрсәткечләр 1958 елның 12 мартындагы СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Евдокия Андреевна Кулёминой Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале бирелә һәм Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә. Евдокия Андреевна Кулёминой авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам итә.

1962-1967 елларда трактор бригадасы бригадиры булып эшли. 1974 елга кадәр Кочкуров авыл Советы башкарма комитеты рәисе була. 1979 елда бакчачылык бригадасында бригадиры булып эшли .

5 нче чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты итепсайланды. КПССның XXI һәм XXII съездлары делегатлары булган.[2].

Соңгы вакытта үз колхозында профком рәисе булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач, Кочкурово авылында Изге Троица Храмында староста булды.

Туган авылында яшәде. 2012 елның 25 декабрендә вафат булды. Авыл зиратына җирләнгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәт уңышлары өчен лаек булды:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Герои Труда - нижегородцы. - Нижний Новгород, 2001.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]