Eurovision җыр бәйгесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Eurovision җыр бәйгесе latin yazuında])
(Евровидение җыр бәйгесе битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Eurovision җыр бәйгесе
Жанр

Җыр бәйгесе

Автор

Марсель Безенсон(ингл.)

Җитештерүче

Аурупа тапшырулары берлеге (АТБ)

Баш тема

Te Deum (Шарпантье) (кереш Marche en rondeau)

Композитор

Марк Антуан Шарпантье

Беренче тапшыру

24 май 1956 ел

Соңгы тапшыру

май, 2018

Алып бару
Ссылки
Рәсми сайт

Eurovision җыр бәйгесé (ингл. Eurovision Song Contest; фр. Concours Eurovision de la chanson, татар теленә Аурукүренү дип тәрҗемә итәргә була, ләкин кайбер очракта vision — күзәтү, күрсәтү, мәгънә, караш итеп тәрҗемә ителә[1], рус. Евровидение) — Аурупа илләре арасында эстрада җыры бәйгесе.

Һәр илдән берәр кеше яисә алты кешедән күбрәк булмаган төркем катнаша. Җыр озынлыгы 3 минуттан күбрәк булырга тиеш түгел. Җыр яңгыраганнан соң җиңүчене табыр өчен барлык илләр тавыш бирә.

Бәйге 1956 елдан бирле үткәрелә. Соңгы вакытта бәйге аудиториясе — 100 миллионнан 600 миллионга кадәр. Eurovision җыр бәйгесе Аурупадан тыш күрсәтелә, мәсәлән Казакъстан, Австралия, Канада, Кыргызстан, Мисыр, Һоңкоң, Һиндистан, Үрдүн, Лөбнан, Яңа Зеландия, Көньяк Корея, Вьетнам һәм АКШ кебек илләрдә.

Eurovision җыр бәйгесе анда катнашкан артистларның танылуына сизелерлек йогынты ясады. Мәсәлән, легендар «АББА» (ABBA, Швеция — 1974)[2], «Чыңгызхан» (Dschinghis Khan, Алмания — 1979)[3] һәм җырчы Селин Дион (Швейцария — 1988)[4] җыр фестивалендә триумфаль чыгышлардан соң бөтен дөньяга танылдылар[5][6].

Үткәрү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 нче елда Дүсселдорфта бәйгене ачу тантанасы
Коппенһагендагы Eurovision 2014 җыр бәйгесе

Бәйге кабул итүче илләрнең туристларны җәлеп итү мөмкинлеген киңәйтә. Мәсәлән, 2005 нче елда Украина Аурупа Берлеге илләрендә яшәүчелар өчен гадәти visa алу кагыйдәләрен үзгәртә.[7]

Яңа бәйгегә әзерләнүне җиңгән ил балтыргы бәйгедән соң берничә атна үткәч үк башлый. Гадәттә бәйгене үткәрүче шәһар — илнең яисә берәр административ берәмлекнең башкаласы. Ике иң зур тамаша Даниянең башкаласы Коппенгагенда (2001, якынча 38 000 тамашачы) һәм Алмания шәһәре Дүсселдорфта (2011, 36 500 тамашачы) үтте. Бәйгене үткәрүче иң кечкенә берәмлек дип Ирландиядаге Миллстрит (Ирландия) санала. Бу авылда 1993 елда якынча 1 500 кеше яши иде.

Үткәрү урынын сайлаганда кунакханәләр санына, матбугат чаралары өчен уңай шартлар тудыруына зур игътибар бирелә. Мисал буларак, 2005 нче елда Киевта кунакханәләр саны җитмәү сәбәпле, оештыручылар Украина хөкүмәтен рәсми вәкилләр өчен урыннар булмавында гаепләде.

Хуҗа ил[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ике концерт Швейцария белән Алманиядә үткәч, киләсе бәйгеләрне җиңүче илләрдә оештырырга карар кабул ителә. 1957 нче елда Нидерланд иле җиңгәч, 1958 нче елгы бәйге шунда үтте. Биш очрактан башка, барлык елларда да әлеге кагыйдә бозылмады.

Искәрмәләр:

  • 1960 — Нидерланд иле бәйгенең кыйммәтлеге өчен, аны үткәрүдән баш тарткач, бәйге BBC тарафыннан Лондонда оештырылды. Бөекбритания хуҗа буларак бәйгедә икенче урын яулаган өчен билгеләнде.
  • 1963 — Франция бәйгенең кыйммәтлеге өчен, аны үткәрүдән баш тарткач, бәйге BBC тарафыннан Лондонда оештырылды. 1962 нче елда Бөекбритания дүртенче урында иде, әмма икенче һәм өченче урыннардагы Монако һәм Люксембург та бәйгене үткәрмәскә булды.
  • 1972 — Монако бәйгенең кыйммәтлеге өчен, аны үткәрүдән баш тарткач, бәйге BBC тарафыннан Эдинбургта оештырылды. Бу юлы бәйге Британиянең уңай тәҗрибәсе булганга, Шотландиядә үтте.
  • 1974 — Люксембург бәйгенең кыйммәтлеге өчен, аны үткәрүдән баш тарткач, бәйге BBC тарафыннан Брайтонда оештырылды.
  • 1980 — Исраил иле бәйгенең кыйммәтлеге өчен, аны үткәрүдан баш тарткач, бәйге Нидерландта үтте.

2015 нче елдан башлап Австралия катнашуы сәбәпле, кагыйдәләргә әлеге дәүләт җиңсә дә, бәйге анда үткәрелмәячәк дигән үзгәрешләр керде.

Eurovision'ның логотибы һәм темасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элеккеге логтип Төркиядә 2004 нче елда бәйгенең визуаль аермалыгын булдыру максатыннан тәкъдим ителгән иде. Логотипның йөрәк элементы эченә хуҗа илнең байрагы куела. Ел саен кабул итүче дәүләт өстәмә темаларны һәм шигарьләрне башкара.

Ун елдан соң, ягъни 2014 тә, логотип бераз үзгәртелде. Яңа логотип беренче тапкыр 2015 нче елда, бәйгенең 60 еллык юбилеенда кулланылды.

Шигарьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 нче елдан башлап, һар бәйгенең диярлек (2009 елдан башка) үзенең шигаре бар. Шигарьгә туры китерелеп, визуаль темалар да ясала.

Ел Кабул итүче ил Шәһәр Шигарь (тема)
2002 Эстония Таллин Заманча әкият (A Modern Fairytale)
2003 Латвия Рига Тылсымлы очрашу (Magical Rendezvous)
2004 Төркия Истанбул Бер күк астында (Under The Same Sky)
2005 Украина Киев Уяну (Awakening)
2006 Юнан иле Афин Ритмны сиз! (Feel The Rhythm!)
2007 Финляндия Һелсинки Чын хыял (True Fantasy)
2008 Сербия Белград Тавыш берләшүе (Confluence of Sound)
2010 Норвегия Осло Мизгел белән бүлеш (Share The Moment)
2011 Алмания Дүсселдорф Йөрәк тибүеңне сиз! (Feel Your Heart Beat!)
2012 Әзербайҗан Баку Үз утыңны яндыр! (Light Your Fire!)
2013 Швеция Малмө Без бергә (We Are One)
2014 Дания Коппенһаген #БезгәКушыл (#JoinUs)
2015 Австрия Вена Күперләр салып (Building Bridges)
2016 Швеция Стокһольм Берләшегез (Come Together)
2017 Украина Киев Төрлелек бәйрәме (Celebrate Diversity)
2018 Португалия Лиссабон Бортка! (All Aboard!)
2019 Исраил Тель Авив Хыялланырга җөрьәт ит (Dare To Dream)

Eurovision атнасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Eurovision атнасы" бәге үтә торган атнаны билгеләү өчен куллана. Җанлы шоу буларак, Eurovision бихисап репетицияләр үткәрә. 2008 нче еллан бирле шоу 3 өлешетән тора: гадәттә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе кичләрендә үтә торган ике ярымфинал һәм шимбә кичендәге финал). Һәр өлеш ахырыннан соң матбугат конференцияләре үза.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]