Eurovision җыр бәйгесе 2011

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Eurovision җыр бәйгесе 2011 latin yazuında])
(Евровидение 2011 битеннән юнәлтелде)
Eurovision җыр бәйгесе 2011
Дата 2011 елның мае
1-нче Ярымфинал 2011 елның 10 мае
2-нче Ярымфинал 2011 елның 12 мае
Финал 2011 елның 14 мае
Телеканал хуҗасы ARD/NDR
Үткәрү урыны Алмания
Кире кайту Австрия байрагы Австрия, Маҗарстан байрагы Маҗарстан
Eurovision җыр бәйгесе 2011
2010        2012

Eurovision җыр бәйгесе 20112011 елның 10 маеннан башлап 14 маена кадәр Алманиядә узган 56 нчы Eurovision җыр бәйгесе. Алманиягә җиңүне «Satellite» (Юлдаш) җыры белән Лена Майер-Ландрут китерде.

Ярымфиналлар 2011 елның 10 һәм 12 май көннәрен үткәрелде. Финал 14 май көне узды. Бәйгенең алып баручылары — Анке Энгельке, Юдит Рейкерс һәм Штефан Рааб.

Бу ел бәйгесенең шигаре — «Feel Your Heart Beat!» (Йөрәк тибешеңне сиз!). Бәйге эмблемасы исә — нурлардан тупланган йөрәк. Дизайн 2011 елның 14 гыйнварында ЕВС тарафыннан расланды.

Бәйгедә Азәрбайҗан җиңү яулады. Аның вәкилләре — Ell һәм Nikki — 221 балл җыйды[1].

Үткәрелү шәһәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Esprit Arena»

Озак бәхәсләрдән соң ЕВС бәйгене үткәрү өчен 4 шәһәр-намзәтне сайлады. 2010 елның 12 октябрендә соңгы нәтиҗә ясалды — NDR телеканалы тәкъдим иткән Дюссельдорф шәһәре бәйгене уздыру хокугына иреште. Берлин, Ганновер һәм Гамбург шәһәрләре бәйгене үткәрүгә ирешә алмадылар.

Дюссельдорфта булган «Esprit Arena» футбол аренасы бәйге өчен махсус үзгәртелде. Футбол стадионыннан 24 000 кешене сыйдырышлы концертлар залы ясалды.

Тарихи фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моңа кадәр Евровидениене Алмания үзендә инде ике тапкыр үткәргән — 1957[2] һәм 1983[3] елларда. Ләкин беренче тапкыр ул бәйгене берләшкән дәүләт булып кабул итә. Шулай ук, Евровидениене нигезләнгән 5 ил арасында ул 21 гасырда бәйгене үзендә үткәргән беренче ил.

Җыр бәйгесенә Австрия, Маҗарстан, Италия һәм Сан-Марино дәүләтләре кайтты.

Уен барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйгене алып баручылар — Анке Энгельке, Юдит Рейкерс һәм Штефан Рааб

Финалда 25 ил чыгыш ясаячак дип килешенде. 5 ил — бәйгене оештыручылар һәм 10шар ил ике ярымфинал нәтиҗәсе буенча. Шобага 2011 елның 17 гыйнварында салынган иде.

1 нче ярымфинал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биредә 19 ил чыгыш ясады. Ярымфинал 10 май көнне узды. Финалга үтүчеләргә Бөекбритания һәм Испания тавыш бирде.

Финалга Сербия, Литва, Греция, Азәрбайҗан, Грузия, Швейцария, Маҗарстан, Финляндия һәм Исландия илләре узды[4].

2 нче ярымфинал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биредә 19 ил чыгыш ясады. Ярымфинал 12 май көнне узды. Финалга үтүчеләргә Алмания, Италия һәм Франция тавыш бирде.

Финалга Эстония, Румыния, Молдова, Ирландия, Босния һәм Һерцеговина, Дания, Австрия, Украина, Словения һәм Швеция үтте[5].

Финал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ил Тел Фото Артист Җыр Тәрҗемә Баллар Урын
1 Финләндия байрагы Финляндия Инглиз Paradise Oskar «Da Da Dam» «Да-да-дам» 57 21
2 Босния һәм Герцеговина байрагы Босния һәм Герцеговина Босния, Инглиз Дино Мерлин «Love In Rewind» «Яңадан карауда мәхәббәт» 125 6
3 Дания байрагы Дания Инглиз A Friend In London «New Tomorrow» «Яңа иртәгә» 134 5
4 Литва байрагы Литва Инглиз Эвелина Сашенко «C’est ma vie» «Бу минем тормышым» 63 19
5 Маҗарстан байрагы Маҗарстан Инглиз, Маҗар Кати Вульф «What about my dream?» «Ә минем хыялларым нәрсә?» 53 22
6 Ирландия байрагы Ирландия Инглиз Jedward «Lipstick» «Ирен иннеге» 119 8
7 Швеция байрагы Швеция Инглиз Эрик Сааде «Popular» «Популяр» 185 3
8 Эстония байрагы Эстония Инглиз Геттер Яани «Rockefeller Street» «Рокфеллер урамы» 44 24
9 Греция байрагы Греция Инглиз, Грек Лукас Йоркас һәм Stereo Mike «Watch My Dance» «Биюемне кара» 120 7
10 Россия байрагы Россия Инглиз, Рус Алексей Воробьев «Get You» «Синең белән булу» 77 16
11 Франция байрагы Франция Корсикан Амори Вассили «Sognu» «Хыял» 82 15
12 Италия байрагы Италия Итальян, Инглиз Рафаэль Гуалацци «Madness of Love» «Мәхәббәт юләрлеге» 189 2
13 Швейцария байрагы Швейцария Английский Анна Россинелли «In Love For A While» «Кыска вакытка гашыйк» 19 25
14 Бөек Британия байрагы Бөекбритания Инглиз Blue «I Can» «Булдырам» 100 11
15 Молдавия байрагы Молдова Инглиз Zdob şi Zdub «So Lucky» «Шундый уңышлы» 97 12
16 Алмания байрагы Алмания (хуҗа) Инглиз Лена Майер-Ландрут «Taken by a stranger» «Таныш булмаган белән мавыгу» 107 10
17 Румыния байрагы Румыния Инглиз Hotel FM «Change» «Үзгәртү» 77 17
18 Австрия байрагы Австрия Инглиз Надин Бейлер «The Secret Is Love» «Бөтен сер мәхәббәттә» 64 18
19 Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан Инглиз Ell һәм Nikki «Running Scared» «Куркып качу» 221 1
20 Словения байрагы Словения Инглиз Майя Кеуч «No One» «Беркем» 96 13
21 Исландия байрагы Исландия Инглиз Sigurjón's Friends «Coming Home» «Өйгә кайтканда» 61 20
22 Испания байрагы Испания Испан, Галисий Люсия Перес «Que Me Quiten Lo Bailao» «Бөтен яхшы һәрчак минем белән» 50 23
23 Украина байрагы Украина Инглиз Мика Ньютон «Angel» «Фәрештә» 159 4
24 Сербия байрагы Сербия Серб Даница Радойчич «Чаробан» «Тылсым» 85 14
25 Грузия байрагы Грузия Инглиз Eldrine «One More Day» «Тагын бер көн» 110 9

Харита[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

     Евровидения 2011 бәйгесе финалистлары      Финалга үтә алмаган илләр      Быел бәйгедән баш тарткан илләр      Катнашырга хокуклары булмаган яки теләмәгән илләр

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]