Европа Зәрдөштлек Траст Фондлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Европа Зәрдөштлек Траст Фондлары latin yazuında])
Зәрдөштлек Үзәге, Лондон.

Европа Зәрдөштлек Траст Фондлары (The Zoroastrian Trust Funds of Europe, ZTFE) ул Европада, күбесенчә Берләшкән Корольлектә яшәүче Атәшпәрәстләрнең дини, мәдәни һәм иҗтимагый оешмасы. Ул 1861 елның 31 октябрендә Манчердҗи Хормусдҗи Кама һәм Дадабһаи Наородҗи тарафыннан нигезләнгән булган.[1][2]
Нигезләү вакытында Англиядә 50 кеше тирәсе Атәшпәрәст булуы турында игълан ителгән булган, алар күбесенчә студентлар булган. Шулай да, Зәрдөштлек тарафдарлары Берләшкән Корольлектә ZTFE нигезләвенә кадәр озак вакыт элек булган; беренче мәгълүм килгән Парси кешесе 1721 елда яки 1724 елда Ноуроҗи Рустом Манек Сетт (Ноуроҗи Рустомҗи) булган.[3] [4] Хәзерге вакытта ZTFE-да якынча 5000 әгъза бар.
Сәркатип урыны һәм төп оешмага беркетелгән төп очрашу урыны ул Лондонның Һәрроу даирәсендә Рейнерс Лэйн даирәсендә урнашкан Зәрдөштлек Үзәге. Үзәк Арт Деко II* дәрәҗә бина, элеккеге Эйс кинотеатры. [5][6] Соңгы елларда Зәрдөштлек Үзәгенә кайбер мәшһүр килгән шәхесләр - Эдинбург герцогы, патшазадә Филип; Доктор Роуэн Вильямс; Кентербери архиепископы; Уэссекс графы, патшазадә Эдуард; һәм Уэссекс графинясы, София.[7][8][9]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

51°34′26″ т. к. 0°22′14″ кб. о.HGЯO

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Rose, Jenny. Zoroastrianism: A Guide for the Perplexed. 
  2. Palsetia, Jesse S.. The Parsis of India: Preservation of Identity in Bombay City. 
  3. Chatterji, Joya; Washbrook, David (2014-01-03) (in en). Routledge Handbook of the South Asian Diaspora. Routledge. ISBN 9781136018244. https://books.google.com/books?id=-xCUAgAAQBAJ&q=nowroji+rustamji&pg=PA129. 
  4. Rustom Maneck of Surat (1635–1721 CE). Intercessor Extraordinaire. Heritage Institute.
  5. Калып:NHLE
  6. In pictures: 20 years of saving London's buildings, BBC.
  7. Prince Philip 'delighted' to attend Harrow Zoroastrian association's 150th anniversary, Get West London (6 October 2011).
  8. Archbishop makes first official visit to a Zoroastrian place of worship. әлеге чыганактан 2017-12-16 архивланды. 2022-02-03 тикшерелгән.
  9. ZTFE News 2009. әлеге чыганактан 2016-10-03 архивланды. 2022-02-03 тикшерелгән.