Эчтәлеккә күчү

Европа (мифология)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Европа (мифология) latin yazuında])
Европа
Рәсем
Туу урыны Сур шәһәре[d]
Ата Агенор[d]
Ана Телефасса[d], Алфесибоя[d] һәм Перимеда[d]
Кардәш Килик[d], Кадм[d] һәм Феникс[d]
Ире яки хатыны Астерион[d]
Никахтан тыш партнёр Zevs
Балалар Минос[d][1][2], Радамант[d][1][3], Карней[d], Додон[d], Сарпедон[d][4], Алагония[d] һәм Hydarnis[d]
Илаһ карый борынгы юнан дине[d]
Илаһ яки изгенең өлкәсе Европа
Киелгән гирлянда[d]
Әһәмиятле урын Сур борынгы каласы һәм археологик аланы[d][5]
Сурәтләнә Study with Allegories of Europe and Africa[d]
 Европа Викиҗыентыкта

Европа (бор. грек. Εὐρώπη) — борынгы грек мифологиясендә Финикия патшасының кызы[6]. Аның исеме финикия телендәге «баю»[7], Көнбатыш, сүзеннән килеп чыккан дип фаразлана.

Агенор (Посейдон улы) һәм Телефасса кызы[8].

Зевсның Европаны урлавы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риваять буенча, диңгез буенда дус кызлары белән уйнаган Европага Зевс ак үгез кыяфәтендә килә һәм аны, аркасына утыртып, Крит утравына алып китә. Икенче версия буенча, ул үзе үгезгә әверелмәгән, ә хайванны аның артыннан җибәргән[9]. Крит утравында Зевс бик чибәр егет кыяфәтенә кереп, Европаны үзенеке итә. Аларның уллары Минос, Радамант һәм Сарпедон туа[10].

Җирле миф буенча, Зевс аның белән Гортина янында платан астында яткан[11]. Прасия тәңкәләре буенча, платанның үз ботакларында ятканнар, өстәвенә Зевс кош булган[12]. Антимах версиясе буенча, Европа Зевс тарафыннан мәгарәдә яшерелгән була.

Икенче версия буенча, Европаны Беотиядәге Тевмесс җирлегендә яшергәннәр[13], Европаның тормыш иптәше дип Зевс-беотиялене атаганнар[14].

Соңыннан Европа Крит патшасы Астерионга кияүгә чыга. Астерион, баласыз үлеп, утрау өстеннән хакимлекне уллыкка алган һәм үзе тәрбияләгән Европа белән Зевс улларына калдыра.

Европа турындагы миф белән аның абыйсы Кадм тарихы да бәйле — Зевс Европаны урлагач, Агенор улларын аны эзләргә җибәргән, аннан башка кире кайтмаска кушкан. Ләкин Аполлонның Дельфий оракулы Кадмга «Европа турында борчылмасын» дип күрсәткән, һәм ул, сеңлесен таба алмыйча, Фивы шәһәренә нигез салган. Юлий Циркин урланган Европаның бертуганнарының аны табу омтылышларын борынгы грекларның Финикия колонизациясе процессын аңлату омтылышы буларак гомумиләштерә:

Европаның атасы, Агенор, кызы югалгач бик кайгыра. Һәм ул аны табарга була. Агенор үзе карт булганлыктан, ул улларын аны эзләргә җибәргән. Агенорның уллары Финик, Килик, Фасос, Кадм апаларын эзләргә төрле якка китәләр. Финик Эгей диңгезенең кайбер утрауларында да, Африкада да була, Тир тирәсендә сәяхәт итә. Килик Кече Азиянең көньяк-көнчыгышында, аның исеме белән Киликия дип атала башлаган өлкәдә урнаша. Фасос үз исеме белән аталган утрауга урнаша. Ә Кадм, озак маҗаралардан соң, шул исәптән Фракиядә, Эгей диңгезенең төньяк яр буенда һәм аның кайбер утрауларында булганнан соң, Грециягә килә[15].

Европа турындагы миф, Кадм һәм Минотавр турындагы риваятьләргә охшаш, зооморфизм эзе йөртә. Криттан тыш, Европа Фивыда җирле Алла буларак хөрмәт ителә. Геродот Европа турындагы риваятьне рациональләштерә һәм аны Тирдан Крит сәүдәгәрләре урлаган Финикия патшасының кызы дип саный[16]. Ул Европа Криттан соң Кече Азия Ликиясенә күчеп килгән дип саный:

Бу ил үзенең исемен Тир Европасыннан алган (элек ул дөньяның башка өлешләре кебек үк исемсез булган). Шулай да бу хатын Азиядән килә һәм хәзер эллиннарда Европа дип аталган җиргә беркайчан да килмәгән. Ул Финикиядән Критка гына, ә Криттан Ликиягә килгән[17].

Георгий Монах хәбәр иткәнчә, Европаны Крит патшасы Тавр (Ταύρος) урлаган[18].

Алексей Лосев Европаны башта хтоник Алла дип күрсәтә[6], аның исеме «киң күзле» (ай эпитеты) яки «киң авазлы» дигәнне аңлата. Зевсның Европа белән бәйле икенче хтоник варианты Эпир Додонасында хөрмәт ителгән; аларның улы булып Додон саналган. Беотиядә хөрмәт ителгән Деметра-Европа Трофоний анасы булып саналган.

Лукиан Самосатский Сидонда хөрмәт ителгән Европа, Селена һәм Астартаның тәңгәллеген күрсәтә:

Финикиядә шулай ук сидонлылар ия булган башка бөек изге урын бар; җирле халык әйтүенчә, ул Астартага багышланган. Миңа калса, Астарта — шул ук Селена. Финикия каһиннарының берсе миңа бу гыйбадәтханәнең Европага, Кадмның апасына һәм Агенор патшаның кызына багышланганлыгын сөйли. Европа юкка чыкканнан соң, финикиялеләр аңа гыйбадәтханә салганнар; алар Европаның матурлыгы Зевста мәхәббәт уятканлыгы һәм аның, үгезгә әверелеп, аны урлап алып Критка килүе турында изге риваять сөйлиләр. Мин башка финикиялеләрдән дә шуны ук ишеттем. Сидон тәңкәләрендә дә даими рәвештә Зевс-үгездә утырган Европа сурәте очрый. Шуңа да карамастан, сидониялеләр үзләренең гыйбадәтханәсе Европага багышланган булуын кире кагалар[19].

  • Европа — Эсхилның «Карийлылар, яки Европа» (фр. 99 Радт) трагедиясенең, Евбул һәм Платон комедияләренең катнашучысы.
  • Европаны урлау күп кенә рәсемнәрнең сюжеты (Тициан, Веронезе, Рембрандт, Гвидо Рени, Клод Лоррен, Франсув Буше, Гюстав Моро, Валентин Серов, Франческо Альбани, Берхем, Лука Джордано һ. б.):
  • Мәскәүдә Европа мәйданында Киев вокзалы янында «Европаны урлау» фонтаны корылган[20]: никель, хром һәм титан эретмәсеннән торбалар үрелеше йөзүче үгез мөгезен символлаштыра. Башка мәгълүматлар буенча, күгәрми торган корычтан ясалган торбалар үрелеше үгез башы — Зевсны, аның мөгезләрендә тотылган кыз — Европаны гәүдәләндерә[21].
  • «Европаны урлау» эше Бельгия скульпторы-авангардист Оливье Стребель тарафыннан иҗат ителгән һәм Бельгия тарафыннан Мәскәүгә бүләк ителгән[22].
  • Одессада Зур фонтан юлында (Зур фонтанның 9 станциясе) 1994 елда шәһәрнең 200 еллыгы уңаеннан «Европаны урлау» фонтаны куелган (скульпторы Токарев А. П., архитекторы Чепелев В. Н.).
  • Критта Агиос Николаос шәһәрендә яр буенда Үгез-Зевс һәм Европа скульптурасы урнаштырылган.
  • Миф темасына Америка скульпторы Пол Маншип Европа очышы скульптурасын ясый.
  • Константин Фединның бер романы «Европаны урлау» дип атала.

Юпитерның XVII гасыр башында Галилео Галилей ачкан иярчене — Европа һәм 1858 елда ачылган астероид (52) Европа Европа хөрмәтенә аталган. Иярченгә исем 1614 елда Симон Марий тарафыннан бирелә, ә тагын да элегрәк Иоганн Кеплер тарафыннан тәкъдим ителә[23][24].

Нумизматикада һәм бонистикада

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 1948 елның 5 маркалы алман банкноталарында Европаны урлау күренешләре сурәтләнгән.
  • Европаны урлау XX гасырның 90 нчы елларында кулланылган 50 центлы Кипр тәңкәсендә сурәтләнгән.
  • Шулай ук үгез өстендәге Европа илнең Евро зонасына кушылуы вакытында Греция банкы чыгарган һәм бүгенге көнгә кадәр кулланылышта булган 2 евролы тәңкә аверсында сурәтләнгән.
  • Яңа евробанкнотларда грек мифологиясеннән «Европа» су тамгасы төшерелгән. Яңа башкаруда беренче булып 5 евро (02.05.13), икенчесе — 10 евро (23.09.14) банкнотасы чыгарылган.
  1. 1 2 Любкер Ф. Europa // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  2. Любкер Ф. Minos // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  3. Любкер Ф. Rhadamanthys // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
  4. Сарпедон // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1900.
  5. Ἁλικαρνᾱσσεύς Ἡ. 4.45 // Ἱστορίαι — 0440.
  6. 1 2 Европа / А. Ф. Лосев // Мифы народов мира : Энцикл. в 2 т. / гл. ред. С. А. Токарев. — 2-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1987. — Т. 1 : А—К. — С. 419—420.
  7. Тантлевский И. Р. История Израиля и Иудеи до разрушения Первого Храма. СПб, 2005. С.9
  8. Овидий. Метаморфозы II 858; Гигин. Мифы 155; Лукиан. Морские разговоры 15, 1
  9. Псевдо-Эратосфен, 14
  10. Псевдо-Аполлодор. Мифологическая библиотека II 5, 7 далее
  11. Феофраст. История растений I 9, 5; Плиний Старший. Естественная история XII 11 // Лосев А. Ф. Мифология греков и римлян. М., 1996. С. 226
  12. Лосев А. Ф. Мифология греков и римлян. М., 1996. С. 216
  13. Павсаний. Описание Эллады IX 19, 1
  14. Филострат. Письма 47 // Лосев А. Ф. Мифология греков и римлян. М., 1996. С.211
  15. Циркин Ю. Б. Мифы Финикии и Угарита. М., 2003.
  16. Геродот. История I 2 (Геродот. История. Книга первая. Клио. 2007 елның 2 ноябрь көнендә архивланган)
  17. Геродот. История, IV, 45
  18. Георгий Монах. Временник. I, 13 2018 елның 13 сентябрь көнендә архивланган
  19. Лукиан Самосатский. О сирийской богине, 4.
  20. WikiMapia: «Похищение Европы». әлеге чыганактан 2011-08-25 архивланган.
  21. Площадь Европы. Optima Tours. әлеге чыганактан 2011-10-19 архивланган.
  22. Кирилл Яблочкин. Оазис прохлады в раскалённом городе. Самые красивые московские фонтаны. «Аргументы и факты». әлеге чыганактан 2019-09-25 архивланган.
  23. Simon Marius. University of Arizona, Students for the Exploration and Development of Space. әлеге чыганактан 2006-08-21 архивланган.
  24. Simone Mario Guntzenhusano. Mundus Iovialis anno M. DC. IX Detectus Ope Perspicilli Belgici. — 1614.
  • Европа, в греческой мифологии // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Europa // Реальный словарь классических древностей / Авт.-сост. Ф. Любкер ; Под ред. членов Общества классической филологии и педагогики Ф. Гельбке, Л. Георгиевского, Ф. Зелинского, В. Канского, М. Куторги и П. Никитина. — СПб., 1885.
  • Европа / А. Ф. Лосев // Мифы народов мира : Энцикл. в 2 т. / гл. ред. С. А. Токарев. — 2-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1987. — Т. 1 : А—К. — С. 419—420.