Мисыр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мисыр latin yazuında])
(Египет битеннән юнәлтелде)
Мисыр
Байрак
Илтамга
Шигарь مصر أمّ الدنيا Edit this on Wikidata
Башкала Каһирә
Халык саны 94 798 827 (28 март 2017, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 28 февраль 1922 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00, UTC+03:00
Рәсми тел гарәп теле
География
Мәйдан 1,010,407.87 км²
Координатлар 27°N 29°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Мисыр президенты
Дәүләт башлыгы Габделфәттах әс-Сиси
Хөкүмәт башлыгы Мостафа Мәдбули
Карта
Икътисад
ТЭП 424 672 миллион US$ (2021), 476 748 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Мисыр фунты
Туу күрсәткече 3.338 (2014)[1]
КПҮИ 0.731 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 71.484 ел (2016)[3]
Джини коэффициенты 31.5 (2017)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[5]
Челтәр көчәнеше 220 вольт
Телефон коды +20
ISO 3166-1 коды EG
ХОК коды EGY
Интернет домены .eg

Мисы́р (гарәп. مصر‎‎‎ – Миср, мәсри مصرМаср), рәсми атама Гарә́б Мисы́р Җөмһүрияте́ (гарәп. جمهورية مصر العربية‎‎‎ – Җүмһүрийәт Миср әл-Гарәбиййә, мәсри جمهورية مصر العربية – Гөмһөрейәт Мәср әл-Гарәбеййә) – төньяк-көнчыгыш Африкада һәм Синай ярымутравында урнашкан дәүләт. Исраил, Фәлистыйн, Судан һәм Ливия белән чиктәш. Төньякта Урта диңгез белән, ә көнчыгышта Кызыл диңгез белән юыла.

Җәгърафи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иярчен фотосурәте

Мисырның мәйданы — 1 001 450 км². Ләкин илнең климатик корылыгы аркасында, халык күбесенчә Нил елгасы буенча яши. Ягъни Мисыр халкының 99 проценты җирнең якынча 5,5 процентын гына куллана.

Мысыр көнбатышта — Ливия, көньякта — Судан, төньяк-көнчыгышта Фәлестыйн һәм Исраил илләре белән чиктәш. Төньяктан ул Урта диңгез, көнчыгыштан — Кызыл диңгез сулары белән юыла. Согуд Гарәбстаны һәм Үрдүн белән Мысыр диңгез аша чиктәш.

Мысыр урнашкан урын әһәмиятле геополитик роль уйный, чөнки ул Синай ярымутравы аша Африка һәм Азия күпере булып тора. Шулай ук Сүәеш каналы да Урта диңгез белән Һинд океанын тоташтыра.

Мисырның бөтен җирләре аша дөньяның иң зур елгаларының берсе — Нил ага.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Борынгы Мисыр

Мисыр дәүләт һимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Мисыр һимны‎

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Мисыр халкы
Мисыр демографиясе

2011 ел фаразларына күрә Мисырда 80 миллион 800 меңнән артык кеше яши. Бу күрсәткеч белән ил дөньяда 16 нчы урында тора. Ел саен халык саны 2 %-ка арта.

Уртача гомер озынлыгына килгәндә, ир кешеләрдә бу күрсәткеч — 69,8 ел, хатын-кызларда — 75,1 ел.

Милли состав: гарәпләр — 98 %, калган халыкны нубиялеләр, бәрбәрләр һ. б. халыклар тәшкил итә.

2005 ел мәгълүматларына караганда ирләрнең 83 %-ы белемле булса, хатын-кызларның 59 %-ы — белемле.

Халыкның 43 %-ы шәһәрләрдә яши. Иң Эре шәһәрләр — Каһирә, Искәндәрия, Җизә, Шубра әл-Һәймә, Порт-Сәид, Сүәеш.

Мисырлылар(ингл.) ил халкының ~91 % тәшкил итә. Иң эре этник азчылык — төрекләр, греклар, абазлар һәм бәдәви гарәп кабиләләре, сива һәм нубиялеләр.

Рәсми тел — гарәп теле, инглиз һәм француз телләре киң таралыш алган [6].

Чит илләрдә 2,7 миллионга якын мисырлы яши. Согуд Гарәбстаны, Ливия, Иордания һәм Күвәйт кебек гарәп илләрендә Мисыр иммигрантларының 70 % ы яши. Калган 30 % ы Европа һәм Төньяк Америкада (90 000 Италиядә, 110 000 Канадада һәм 318 000 Америка Кушма Штатларында) гомер итә.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның 90 % — мөселманнар (сөнниләр), 9 % — христианнар (коптлар). Илдә ислам тарафдарлары ~90 % (нигездә, сөнниләр), христианнар — 10 %, яһүд дине вәкилләре — 200 кеше. 2000 кешедән кимрәк булган Бәһаи җәмгыяте хөкүмәт тарафыннан танылмый[7].

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Egypt Demographics(ингл.)
  7. Egypt Religion, Economy and Politics(ингл.)