Екатерина Волкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Екатерина Волкова latin yazuında])
Екатерина Волкова
Туган 16 март 1964(1964-03-16) (60 яшь)
Самар, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре патофизиолог
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Екатерина Волкова (16 март 1964 ел) — патофизиолог. Югары мәктәп укытучысы. Биология фәннәре докторы (2004), профессор (2005).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Екатерина Станиславовна Волкова 1964 елның 16 мартында Куйбышев өлкәсендәге Куйбышев (хәзер Самар) шәһәрендә туган.

1992 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1989 елдан Хезмәт медицинасы һәм кеше экологиясе Фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1997 елдан — 2-нче Уфа медицина училищесында, 2000 елдан Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта.

2009 елдан — Башкорт физик культура институтының кеше морфологиясе һәм физиологиясе кафедрасы мөдире.

«Экспериментальное моделирование патологии печени и механизмы ее коррекции» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый[1].

Фәнни тикшеренүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни тикшеренүләре кешенең спортта экстремаль һәм патологик хәлен өйрәнүгә багышланган. Е. С. Волкова тарафыннан биологик актив матдәләр һәм дару препаратлары (крезацин, оксиметилурацил һәм башкалар.) кулланып авыл хуҗалыгы малларының продуктлылыгын арттыру (Башкортстан Республикасының авыл хужалыгында кертелгән); саулыгында кимчелекләре булган спортчыларның морфофункциональ торышын тикшерү буенча тәкъдимнәр эшләнә.

136 фәнни хезмәт (шул исәптән 3 монография); 30 укыту-методик хезмәте, 1 уйлап табу авторы[2].

Төп гыйльми хезмәтләре

Морфофункциональные изменения в печени животных после действия ксенобиотиков. Уфа, 2001 (автордаш);

Реактивные изменения в организме животных при патологии. Уфа, 2001 (автордаш);

Экспериментальные токсические гепатопатии и их коррекция. М., 2003.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Волкова Екатерина Станиславовна // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.