Екатерина Зарина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Екатерина Зарина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Екатерина Зарина
Zarina EI main.jpg
Туган 1 октябрь 1837(1837-10-01)
Анапа, Россия империясе
Үлгән 25 гыйнвар 1940(1940-01-25) (102 яшь)
Пушкин, Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Күмү урыны Казан зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Һөнәре язучы, тәрҗемәче

Зарина Екатерина Ивановна (кыз фамилиясе Новикова; 1 октябрь 1837 ел— 25 гыйнвар 1940) — рус язучысы, мемуарлар язучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Екатерина Ивановна Зарина 1837 елның 1 октябрендә Анапа шәһәрендә туган (кайбер мәгълүматлар буенча 1835 елда.)[1]. Озак вакытлар Сердобск һәм Пенза губернасының Сердоба өязе Пяша авылында яши. Пензада дворян пансионында белем ала. 1859 елда Санкт-Петербургка күчеп килә. «Современник» журналы, «Русь» гәзите, «Русский паломник» журналы белән хезмәттәшлек итә. Екатерина Ивановна күп кенә хикәя, повесть, пьесалар авторы. Аның төп эшләренең берсе — «Николая Бронский» романы. Хәтирәләрендә Пензага багышланган битләр бар.

Зарина Екатерина Ивановна әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, тәрҗемәче Зарин Ефим Федоровичта кияүдә була.

Язучы һәм әдәбият белгечләре Андрей Ефимович (1862-1929) һәм Федор Ефимович (1870— 1941) Зариннарның һәм архитектор Сергей Ефимовичның әнисе[2].

Әдәби эшчәнлеген Некрасовның «Современник» журналында башлый: 1863 елның декабрендә аның беренче әсәре, «Питомцы» хикәясе имзасыз басылып чыга.

Олыгайгач мемуарлар яза. 900 биттән торган кулъязмада мемуарлары әлегә кадәр нәшер ителмәгән. Екатерина Ивановна ярты гасырдан артык Петербургның әдәби даирәләренә якын була. Башлыча, ул «Отечественные записки» журналы нәшерче А.А.Краевский белән еш очраша.

Zarina EI.jpg

Зарина Екатерина Ивановна 103-нче яшендә 1940 елның 25 гыйнварында Ленинград янындагы Пушкин шәһәрендә вафат була.

Басмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Новикова-Зарина Е. И. Кавказскіе разсказы: (был)ь. — Изд. Д. А. Наумова, 1897. — 223 с.
  • Зарина-Новикова Е. И., Туганов Р. У., Желиховская В. П. Кавказский легион: повести и рассказы русских писателей XIX века. — Издательский центр «Эль-Фа». — Т. 1. — 550 с. — (КЛИО). — ISBN 5881950690.
  • роман «Разбитая жизнь», СПб., 1894
  • «За честь», М., 1898
  • «Неприступная», 1898
  • роман «Князь Борис Тишин», СПб., 1904
  • «В плену у горцев», М., 1915
  • рассказ «Питомцы», 1863
  • роман «Николай Бронский»
  • «Три друга» М., 1910, 1917

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Савин О. М. Зарины // Пензенская энциклопедия. — М.: Большая Российская энциклопедия, 2001. — С. 191—192.
  • Некролог // Лит. газ. — 1940. — № 7 (858; 5 февр.). — С. 6.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]