Екатерина Шорохова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Екатерина Шорохова latin yazuında])
Екатерина Шорохова
Туган 10 июль 1922(1922-07-10)
Волгоград өлкәсе
РСФСР яки СССР
Үлгән 7 февраль 2004(2004-02-07) (81 яшь)
Мәскәү, Россия яки Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре психолог, фәлсәфәче
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Екатерина Шорохова (10 июль 1922 ел7 февраль 2004 ел) — ССРБ һәм Россия галим-психологы һәм философы. Фәлсәфә фәннәре докторы (1962), профессор (1963). РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1986).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Екатерина Васильевна Шорохова 1922 елның 10 июлендә Волгоград өлкәсенең Березовка авылында крестьян гаиләсендә туган[1].

1940 елда урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 1947 елда Ленинград дәүләт университетының фәлсәфә факультетының психология бүлеген тәмамлый.

1947 елдан 1951 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең фәлсәфә институтында аспирантурада укый, шуннан соң «Материалистическое учение И. П. Павлова о сигнальных системах» темасына кандидатлык диссертациясе яклый

1947 елдан 1972 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең фәлсәфә институтында гыйльми хезмәткәр, өлкән гыйльми хезмәткәр, 1955 елдан 1957 елга кадәр институтның гыйльми секретаре, 1960 елдан 1972 елга кадәр академик С.Л. Рубинштейн вафатыннан соң — психологиянең фәлсәфә проблемаларның секторын җитәкли. 1962 елда докторлык диссертациясе яклый. 1963 елда Е. В. Шорохова профессор исемен ала.

1972 елдан 1988 елга кадәр — СССР Фәннәр академиясенең психология институты директоры урынбасары һәм социаль психология лабораториясе мөдире. 1988 елдан 2004 елга кадәр Россия Фәннәр академиясенең психология институтында баш гыйльми хезмәткәр.

Төп эшчәнлегеннән тыш Шорохова Е.В. 1963 елда ССРБ психологлар җәмгыятенең вице-президенты була. Психологический журнал» (1980-2002) һәм «Вопросы психологии» (1965—1989) журналларының мөхәрририят әгъзасы булып тора.

2004 елның 7 февралендә Мәскәүдә вафат була[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шорохова Екатерина Васильевна. №4 (2004). 2020-03-21 тикшерелгән.
  2. Шорохова Екатерина Васильевна.Психологический журнал. №4(2004).Дата обращения 21 марта 2020.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • История психологии в лицах : персоналии / Психологический лексикон: энциклопедический словарь в 6 т. // ред.-сост. Л. А. Карпенко. — М. : Per Se, 2005 г. (Екатеринбург : ГИПП Урал. рабочий). — 783 с. — ISBN 5-9292-0136-6
    • Философы России XIX-XX столетий : Биографии, идеи, труды / П. В. Алексеев. — 4 изд., перераб. и доп. — М. : Академ. проект, 2002 г. — 1159 c. — ISBN 5-8291-0148-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шорохова Екатерина Васильевна (неопр.). Институт психологии РАН. Дата обращения 21 марта 2020.