Екатерина Шульман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Екатерина Шульман latin yazuında])


Екатерина Шульман
Туган телдә исем рус. Екатерина Михайловна Шульман
Туган 19 август 1978(1978-08-19) (45 яшь)
Тула, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Русия дәүләт хезмәте академиясе[d] һәм Колледж им. Дж. Брауна[d]
Һөнәре сәясәт белгече, университет профессоры, публицист
Эш бирүче Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты һәм Фонд им. Роберта Боша[d]
Җефет Михаил Юрьевич Шульман[d]
Гыйльми дәрәҗә: сәясәт фәннәре нәмзәте[d] (2013)
Гыйльми исем: профессор

 Екатерина Шульман Викиҗыентыкта

Екатерина Шульман Сахаров үзәгендә 2017 елда узган «АнтиСталин» чарасында доклад укый.

Екатерина Михайловна Шульман (1978 елның 19 августы, Тула) — Россия сәясәтчесе һәм публицисты, законнар чыгару мәсьәләләре буенча белгеч[1]. Сәяси фәннәр кандидаты (2013).

Мәскәү югары социаль һәм икътисадый фәннәр мәктәбенең сәяси һәм хокукый белемнәр кафедрасы доценты, РАНХиГС иҗтимагый фәннәр институтының дәүләт идарәсе һәм гавами сәясәт кафедрасы укытучысы. РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы (2018—2019)[2].

2016 елдан башлап 2022 елга кадәр «Эхо Москвы» радиостанциясендә «Статус» авторлык программасын алып бара, станция ябылганнан соң — YouTube каналларында.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Е. М. Шульманның «Популизм грамматикасы» лекциясе, 2016

1978 елның 19 августында Тула шәһәрендә педагоглар гаиләсендә туа[3]. Әнисе — Ольга Владимировна Заславская, профессор Галина Лубянская һәм доцент Владимир Мошкевич кызы, Тула педагогика институтының филология факультетын тәмамлаган, профессор, педагогика фәннәре докторы[4]. Әтисе — Михаил Петрович Заславский, Тула икътисад һәм информатика институты (ТИИИ) проректоры, 2012 елдан — «ВПА халыкара полиция академиясе» проректоры, техник фәннәр кандидаты[5].

1995 елда Тула шәһәренең 73 нче мәктәп-лицеен көмеш медаль белән тәмамлый[6]. Лицейны тәмамлаганнан соң Джордж Браун исемендәге көллияткә (Торонто, Онтарио, Канада) укырга керә, анда инглиз телен һәм чит ил мәдәниятен өйрәнә[7].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт хезмәте өлкәсендә — Тула шәһәренең гомуми Сәясәт идарәсендә 1996 елдан эшли.

1999 елда Мәскәүгә күчеп килә. 1999 елның мартыннан сентябрь аена кадәр РИА «Новости» мәгълүмат агентлыгында эшли[8].

1999 елдан 2006 елга кадәр «Яблоко» партиясеннән депутат Юрий Нестеров ярдәмчесе, аннары «Ватан — Бөтен Россия» фракциясе аппараты хезмәткәре[9], РФ Дәүләт Думасы үзәк аппаратының аналитик идарә эксперты вазыйфасын башкара[10].

2005 елда РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый, анда юриспруденцияне өйрәнә[11].

2006 елдан 2011 елга кадәр PBN Company консалтинг компаниясенең законнарны тикшерү буенча директоры була[12].

2018 елның 3 декабреннән 2019 елның 21 октябренә кадәр граждан җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы Совет составына керә. Совет әгъзасы сыйфатында «Мәскәү эше» фигурантларына юридик ярдәм күрсәткән[13].

2022 елның апрелендә Роберт Бош исемендәге фонд стипендиаты сыйфатында Алманиягә командировкага китә[14].

2022 елның 15 апрелендә Россия юстиция министрлыгы ММЧ — «чит ил агентлары» реестрына Шульманны кертә[15].

Мәгърифәтчелек һәм фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елдан 2018 елга кадәр — «Ведомости» газетасы колумнисткасы[16]. Шулай ук «Грани.ру», Republic һәм Мәскәү Карнеги үзәгендә басыла.

2013 елда РАНХиГСта сәяси фәннәр докторы, профессор Елена Морозова җитәкчелегендә «Хәзерге Россиядә закон чыгару процессын үзгәртеп коруның сәяси шартлары һәм факторлары» темасына сәяси фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. Рәсми оппонентлар — сәяси фәннәр докторы, профессор Владимир Буренко һәм сәяси фәннәр докторы Юрий Коргунюк. Әйдәп баручы оешма — М. В. Ломоносов исемендәге МДУның политология факультетының Россия сәясәте кафедрасы[17][18].

Сәяси фәннәр кандидаты, РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университетының иҗтимагый фәннәр институтының дәүләт идарәсе һәм гавами сәясәт кафедрасы доценты[19].

2016 елда үз YouTube каналын эшләтеп җибәрә, ул 2022 ел башына 920 меңнән артык кеше аудиторияне җыйган[20].

2017 елның сентябреннән «Эхо Москвы» радиостанциясендә «Статус» тапшыруын алып бара, 2022 елда радиостанция ябылганнан соң программа Youtube та чыга.

«Туры сүз» лекториясендә даими лектор булып тора. 2016 елдан YouTube канал алып бара, анда политология өлкәсендә ачык лекцияләр укый[21]. 2021 елның февралендә протест акцияләрендә массакүләм тоткарлыклар фонында Екатерина YouTube та хәйрия стрим үткәрә, 2 сәгать эчендә 3 млн сумнан артык акча җыя.

2022 елның 20 мартында «ВКонтакте» социаль челтәре администрациясе Генераль прокуратура таләбе буенча Шульманның фан-төркемен ябып куйган. Ведомствоның гаризасында төркемдә «Россиянең Украинага бәреп керүе турында ялган мәгълүматлар» басылуы әйтелгән[22].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият белгече, В.В. Набоков иҗаты буенча белгеч Михаил Юрьевич Шульман (1966) белән никахта тора[23].

Балалары: Ольга (2008), Юрий (2012), Мария (2015)[24].

Танылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елда «Левада-Центр» сораштыруы буенча 40—55 яшьлекләр төркемендә россиялеләрне иң рухландыручы кеше була[25].

Шул ук елны Glamour журналы версиясе буенча «Ел хатын-кызы» бүләген ала[26].

2021 елның 13 апрелендә Федераль адвокатлар палатасының «Хокукый дәүләт үсешенә өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнә, бүләкне адвокатлар хокукларын яклау буенча РФ ФП Советы комиссиясе рәисе урынбасары Вадим Клювгант тапшырган[27].

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шульман Е. М. К вопросу об эволюции политических условий законотворческого процесса в российском парламентаризме последних десяти лет // Известия Тульского государственного университета. Гуманитарные науки. — Тула: ТулГУ, 2011. — Вып. 1, № 3. — С. 326—331. — ISSN 2071-6141.
  • Шульман Е. М. Законотворческий процесс в ракурсе политологического анализа // Вестник университета. — М.: ГУУ, 2011. — № 11. — С. 111—116. — ISSN 1816-4277.
  • Шульман Е. М. Возможности неоинституционализма и теории общественного выбора в политическом анализе российской законотворческой практики // Вестник Российской академии государственной службы при Президенте Российской Федерации: электронное научное издание. — М.: РАГС, 2011.
  • Шульман Е. М., Шульман М. Ю. Светокопии и оригиналы: право собственности как иллюзия // Статус документа: Окончательная бумажка или отчужденное свидетельство? Сборник статей / Под ред. И. М. Каспэ; Нац. исслед. ун-т «Высшая школа экономики»; Ин-т гуманит. историко-теортит. исслед. им. А. В. Полетаева. — М.: Новое литературное обозрение, 2013. — С. 375—379.
  • Шульман Е. М. Фракции, комитеты, аппарат: участие парламентских партий в законотворческом процессе // Политическая наука. — М.: ИНИОН РАН, 2015. — № 1. — С. 172—185. — ISSN 1998-1775.
  • Шульман, Е. М., Марача, В. Г., Кацаурова, С. Ю. Привлечение Экспертного и Гражданского Участия Как Путь Совершенствования Законотворческого Процесса: Методы и Механизмы. — Москва: РАНХиГС при президенте Российской Федерации, 2017. — 7 июня.
  • Балобанов А. Е., Атнашев Т. М., Мореева С. Н., Шульман Е. М. Методологические и Нормативно-Правовые Подходы К Достройке Контура Стратегического Управления и Его Интеграции С Контурами Программного и Бюджетного Управления. — Москва: РАНХиГС при президенте Российской Федерации, 2018. — 13 июня.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2020 — «Просто представь, что мы знаем» (сериал) — элеккеге хезмәттәш

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Оценены шансы изменить закон в России после решения ЕСПЧ о домашнем насилии.
  2. Режиссёр Сокуров, политолог Шульман, адвокат Резник и ещё 14 новых лиц пополнили СПЧ. ТАСС (2018-12-03).
  3. Тулячка Екатерина Шульман (2 марта 2020).
  4. Эксперт Конференции - Заславская Ольга Владимировна, главный редактор тульского научно-методического журнала «Эффективная педагогика» (1—2 декабря 2014).
  5. Ректорат. АНО ВО «Международная полицейская академия ВПА» (2017-10-18).
  6. Екатерина Шульман. Facebook.
  7. Ekaterina Schulmann (ru). Free Press. 2022-04-15 тикшерелгән.
  8. Иванов, И (2020-04-13). «Раздавать людям деньги в кризис выгодно государству» — политолог Екатерина Шульман (ru). «Москвич».
  9. Екатерина Шульман: «Пропаганда – это второе ядерное оружие» // «Скажи Гордеевой».
  10. Екатерина Шульман. Политолог (ru). Открытый Университет.
  11. Новости РАНХиГС: Александр Асмолов и Екатерина Шульман вошли в состав Совета по правам человека. РАНХиГС.
  12. Елисеев, A. (2018-08-20). Зигзаги режима (ru). Seans Magazine. әлеге чыганактан 2020-07-09 архивланды. 2022-05-14 тикшерелгән.
  13. Barisheva, Elena (2019-10-22). Почему Путин обновил СПЧ: реакция на «московское дело» или ротация? (ru). Deutsche Welle.
  14. Екатерина Шульман уехала в Германию для научной работы.
  15. Федотова М. (2022-04-15). Минюст объявил Дудя и Шульман иноагентами. «Коммерсантъ».
  16. Екатерина Шульман на сайте газеты Ведомости2013—2020 2020 елның 14 апрель көнендә архивланган.
  17. Шульман Е. М. Политические условия и факторы трансформации законотворческого процесса в современной России / диссертация … кандидата политических наук : 23.00.02. — М.: Российская академия народного хозяйства и государственной службы при Президенте Российской Федерации, 2013. — 172 с.
  18. Шульман, Екатерина Михайловна. Политические условия и факторы трансформации законотворческого процесса в современной России : автореф. дис. … канд. полит. наук: 23.00.02 / Шульман Екатерина Михайловна; [Место защиты: Рос. акад. нар. хоз-ва и гос. службы при Президенте РФ]. — Москва, 2013. — 23 с. 2017 елның 15 декабрь көнендә архивланган.
  19. Новости РАНХиГС: Александр Асмолов и Екатерина Шульман вошли в состав Совета по правам человека. РАНХиГС.
  20. Шихман, Собчак и «Подруги»: 10 популярных женских каналов в русскоязычном YouTube (ru). Forbes (2020-04-28).
  21. YouTube канал Екатерины Шульман.
  22. «ВКонтакте» заблокировала фан-группу Екатерины Шульман (ru). РБК (2022-03-20).
  23. YouTube канал "Екатерина Шульман" (8 декабря 2019). "Набоков, писатель": презентация книги Михаила Шульмана на non/fiction. 06 декабря 2019.
  24. Максим Петров (2017-03-13). Екатерина Шульман: политолог с особым мнением.
  25. Ринат Таиров (2020-06-11). Россияне назвали Путина и Навального самыми вдохновляющими людьми. әлеге чыганактан 2020-11-06 архивланды.
  26. Журнал Glamour назвал Оксану Пушкину, Zivert и Екатерину Шульман "Женщинами года".
  27. Награды за деятельность во благо адвокатуры, государства и общества.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]