Екатеринбур операциясе
Екатеринбур операциясе | |||
Төп низаг: Россия ватандашлар сугышы | |||
![]() | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын |
Урал | ||
Нәтиҗә |
Кызыллар Екатеринбурны һәм башка Урта Уралдагы шәһәрләрне алалар. | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Екатеринбур операциясе — ватандашлар сугышы барышында 1919 елның июльдә узган ЭККА Көнчыгыш фронтының Себер армиясе көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше.
Операция барышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кызыл Армиянең һөҗүме Пермь операциясенең уңышлы тәмамланудан соң Дедюхин — Пермь — Көнгер — Кызылъяр сызыгыннан 5 июльдә башлана. Кызылларның 3-нче армиясе Чулман һәм Сөлил елгалар рубежында урнашканнар, ә 2-нче армиясе Сөлил һәм Караидел елгаларның субүләрне сугышып ала. 2-нче армиясенең туры һөҗүме акларның Удар корпусы тарафыннан кире кайтарыла. Шул вакытта кызылларның 28-нче укчылар төмәне (командир Владимир Азин) тау сукмаклары буенча аклар позицияләрне читләтеп үтәләр һәм арттан һөҗүм итәләр. 13 июльдә кызыллар Чиләбе — Екатеринбур тимер юлын кисәләр, ә 15 июльдә 3-нче армиянең частьләре Екатеринбурга керәләр.
20 июльгә 2-нче армия частьләре Югары Өфәле — Михайловский сызыгына чыгалар, ә 3-нче армия частьләре Түбән Тагилны, Түбән Тураны һәм Верхотурьены алалар. Себер армиясенең калган өлешләре Яулытора — Тубыл сызыгы кадәр чигенгәннәр.
Литература
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Совет хәрби энциклопедиясе, өченче том, 305-нче бит.
Бу — Россия ватандашлар сугышы турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, ![]() |