Екатеринбур операциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Екатеринбур операциясе latin yazuında])
Екатеринбур операциясе
Төп низаг: Россия ватандашлар сугышы
Дата

5 июль20 июль 1919

Урын

Урал

Нәтиҗә

Кызыллар Екатеринбурны һәм башка Урта Уралдагы шәһәрләрне алалар.

Көндәшләр
ЭККА Россия байрагы Аклар хәрәкәте
Сәргаскәрләр
Василий Шорин
Сергей Меженинов
Россия байрагы Радола Гайда
Россия байрагы Анатолий Пепеляев
Яклар көчләре
2-нче армиясе,
3-нче армиясе:

46 000 штык һәм кылыч
961 пулемёт
226 орудие
Себер армиясе:
39 200 штык һәм кылыч
538 пулемёт
154 орудие
Югалтулар
билгесез билгесез

Екатеринбур операциясеватандашлар сугышы барышында 1919 елның июльдә узган ЭККА Көнчыгыш фронтының Себер армиясе көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше.

Операция барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Армиянең һөҗүме Пермь операциясенең уңышлы тәмамланудан соң ДедюхинПермьКөнгерКызылъяр сызыгыннан 5 июльдә башлана. Кызылларның 3-нче армиясе Чулман һәм Сөлил елгалар рубежында урнашканнар, ә 2-нче армиясе Сөлил һәм Караидел елгаларның субүләрне сугышып ала. 2-нче армиясенең туры һөҗүме акларның Удар корпусы тарафыннан кире кайтарыла. Шул вакытта кызылларның 28-нче укчылар төмәне (командир Владимир Азин) тау сукмаклары буенча аклар позицияләрне читләтеп үтәләр һәм арттан һөҗүм итәләр. 13 июльдә кызыллар ЧиләбеЕкатеринбур тимер юлын кисәләр, ә 15 июльдә 3-нче армиянең частьләре Екатеринбурга керәләр.

20 июльгә 2-нче армия частьләре Югары Өфәле — Михайловский сызыгына чыгалар, ә 3-нче армия частьләре Түбән Тагилны, Түбән Тураны һәм Верхотурьены алалар. Себер армиясенең калган өлешләре ЯулытораТубыл сызыгы кадәр чигенгәннәр.

Литература[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Совет хәрби энциклопедиясе, өченче том, 305-нче бит.