Елена Гнесина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елена Гнесина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Елена Гнесина
Елена Фабиановна Гнесина.jpg
Туган телдә исем рус. Елена Фабиановна Гнесина
Туган 18 (30) май 1874
Расту, Екатеринослав губернасы, Россия империясе[1]
Үлгән 4 июнь 1967(1967-06-04)[1][2] (93 яшь)
Мәскәү, РСФСР, СССР[1]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре көйязар, музыка педагогы, пианист
Кардәшләр Елизавета Фабиановна Гнесина-Витачек[d][3], Гнесина, Евгения Фабиановна[d][3], Гнесина, Мария Фабиановна[d][3] һәм Гнесина, Ольга Фабиановна[d][3]
Могила Елены Гнесиной.JPG

 

Елена Фабиановна Гнесина (18 май [30 май1874, Дондагы Ростов4 июнь, 1967, Мәскәү) — СССР һәм Рәсәй пианисты, педагог. РСФСРның атказанган артисты (1925), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1935). Музыка училищесын апалары белән берлектә ача (хәзер Гнесиннар исемендәге Мәскәү балалар музыка мәктәбе, Гнесиннар музыка училищесы, Гнесиннар исемендәге Рәсәй музыка академиясе).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Елена Гнесина раввин Гнесин Фабиан Осипович гаиләсендә туган; әнисе - Флетзингер-Гнесина Исаевна[4], җырчы, С.Монюшконың укучысы. Үзенең музыкаль белемен Дондагы Ростовта ала[5]. 1893 елда Елена Фабиановна Мәскәү консерваториясен В.И.Сафонованың фортепиано классы буенча тәмамлый; укытучылары арасында А.С. Аренский һәм И.С. Танеев була. Апалары Евгения һәм Мария белән бергә 1895 елның февралендә музыкаль училище оештыра, соңыннан ул Гнесиннар исемендәге музыка училищесы һәм Гнесиннар исемендәге Рәсәй музыка академиясе була. Училищеның директоры, сәнгать җитәкчесе, профессоры була, ә 1944 елда — Гнесиннар исемендәге дәүләт музыка-педагогия институтында Фортепиано классын, шулай ук фортепиано укыту методикасын алып бара. «Фортепиано өчен әлифба» һәм башка методик хезмәтләрнең авторы булып тора.

Мәскәүдә Новодевичье зыяратында Е.Гнесин кабере

Гнесина Елена Фабиановна 1967 елның 4 июнендә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнә. Елена Фабиановна рус фортепиано мәктәбенең иң яхшы традицияләрен үстерә. Аның укучылары билгеле пианистлар Л. Н. Оборин, композитор А. И. Хачатурян, дирижер Е. Ф. Светланов, дирижер Г. Н. Рождественский

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 елда Е. Ф. Гнесинаның Музей-фатиры оештырыла[6].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдә Елена Гнесинага Гнесиннар исемендәге Русия музыка академиясенең Концерт залы алдында һәйкәл куела.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Гнесина Елена Фабиановна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. FemBio: Банк інформації про видатних жінок, Frauendatenbank, Банк данных о выдающихся женщинах
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 сёстры Гнесины
  4. Еврейский мемориал. Виртуальный некрополь.. jewish-memorial.narod.ru. Дата обращения 31 октября 2019.
  5. Музыкальное училище имени Гнесиных Российской академии музыки имени Гнесиных
  6. Мемориальный музей-квартира Ел.Ф. Гнесиной. www.museum.ru. Дата обращения 31 октября 2019.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мильштейн Я. И. Гнесина Е. Ф. // Музыкальная энциклопедия / под ред. Ю. В. Келдыша — М.: Советская энциклопедия, Советский композитор, 1973. — Т. 1.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гнесина Елена Фабиановна // Большая советская энциклопедия : [в 30 к.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969-1978.