Елена Грошева
| Елена Грошева | |
|---|---|
| Туган | 12 апрель 1979 (47 яшь) Ярославль, РСФСР, СССР |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | спорт гимнасты |
Елена Николаевна Грошева (1979 елның 12 апрелендә туган, Ярославль) ― спорт гимнастикасы буенча Россиянең атказанган спорт мастеры. Ул Канадада яши.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ул егерме елдан артык Ярославль икмәк пешерү цехларының берсен җитәкләгән Николай Алексеевич Грошев гаиләсендә туа. Ул 5 яшеннән гимнастика белән шөгыльләнә.
Аның иң беренче мөһим чыгышы 1994 елда Европа яшьләр чемпионатында булды, һәм шул ук елның ахырында ул Дөнья чемпионатына барды, анда Россия командасы бронза медаль яулады. Ул Россия чемпионатында тигез булмаган брусьяларда (1993), тигезлек бүрәнәсендә (1994) һәм ирекле күнегүләрдә (1995) көмеш призер булды, ә күпкырлы күнегүләрдә (1995), тигезлек бүрәнәсендә (1996) һәм ирекле күнегүләрдә (1996) бронза призеры булды.
1996 елда ул Россия Кубогында күптармак буенча икенче урынны алды һәм Олимпия җыелма командасына кертелде. Атлантадагы Олимпиадасында Россия командасы икенче урынны алды. 1997 елгы дөнья чемпионатында команда ярышында көмеш призер булды.
Җәрәхәт аркасында Грошева спортны ташлап, "Дю Солей" цыркына кушылды, 15 тән артык илдә 1500 тамашада чыгыш ясады. Елена Канада университетында укыды, анда француз телен өйрәнде. 2006 елның 16 июнендә Ярославльдә ул канада композиторы Стив Баракатка кияүгә чыкты. 2007 елның 9 мартында ул һәм аның ире Канададан ЮНИСЕФның изге ният илчеләре итеп билгеләнде, бу ЮНИСЕФ тарихында бергәләп бу мактаулы исемне алган беренче пар булды. 2008 елның 3 августында аның Виктория исемле кызы туды. Хәзер ул продюсер.
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1996 елда XXVI җәйге Олимпия уеннарында дәүләткә хезмәтләре һәм югары спорт казанышлары өчен II дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены медале (1997 елның 6 гыйнвары)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Статистика (ингл.)
- Елена Грошева - Sports-reference.com (ингл) сайттагы олимпийская статистикаатистика